Чиновник – халыкка: «Без сезгә бала табарга кушмадык...»

Чиновник – халыкка: «Без сезгә бала табарга кушмадык...»

Краснодарда урын җитмәү сәбәпле балаларын өй янындагы мәктәпкә урнаштыра алмаган ата-аналар, хакимиятнең игътибарын җәлеп итү өчен митингка чыккач, интернетта петиция булдыргач, ниһаять, вице-губернатор Анна Минькова белән очрашуга ирешкән. Ләкин чиновник хатын: «Бала табу – сезнең үз карарыгыз», – дип, җаваплылыкны ата-аналарның үзләренә аударып калдырган.

МӘКТӘП СОРАГАНГА ҖАВАП

Җирле 93.ru сайты язуынча, очрашу барышында бер хатын-кыз иренең башка төбәктә эшләвен, хәзерге вакытта өйдә ике бала белән үзе генә яшәвен, аларны еракта урнашкан мәктәпкә йөртү мөмкинлеге булмавын сөйләгән. Иң якын урнашкан 102 һәм 104нче мәктәпләрдә урыннар калмаган, шул сәбәпле йөзләгән бала һаман да беренче класска кабул ителмәгән. Югыйсә кабул итү кампаниясе апрельдә үк башланды бит инде. Ә өч километр ераклыктагы 17нче мәктәпкә бара торган юл промзона аша һәм төзелеш кайнап торган җирдән үтә, анда хәтта тротуар да юк икән (бу белем бирү йорты әле кулланылышка да тапшырылмаган). Мәгариф департаменты балаларны йөртү өчен автобус бирүдән баш тарткан. Вице-губернатор Анна Минькова җыелган ата-аналарга: «Өйдән 1500 километр ераклыкка йөреп эшләү һәм балаларны тәрбияләүдә катнашмау – ирегезнең карары. Балалар табу – сезнең үз карарыгыз», – дигән.

Бездә кабул ителгән матур гадәт буенча, чиновник хатын соңрак гафу үтенгән, билгеле. Ата-аналарның күзенә карап түгел, социаль челтәр аша. Аның телеграм-каналында мондый язма чыккан: «Очрашу өч сәгатьтән артык барды, бик күп вариантларны карадык, диалогта катнашучылар ата-аналарны борчыган сорауларга гадел һәм һәр сүзен үлчәп җавап бирергә тырышты. Минем кайбер фразаларым кискенрәк яңгыраган булырга мөмкин, берәүне дә үпкәләтергә яки гаепләргә теләмәдем. Аралашу чынлап та киеренкерәк килеп чыкты. Сүзләрем кемнедер үпкәләткән булса, гафу итүегезне сорыйм. Краснодар крае балалары һәм ата-аналары, шулай ук безнең төбәккә яшәргә килгән барлык кешеләр өчен дә кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Мөмкин булган кадәр күп мәктәп төзибез. Барлык федераль программаларда катнашырга гариза бирәбез. Ата-аналар очрашуда әйткән һәр проблеманы аңлыйм. Тик без бөтен теләгән кешене дә билгеле бер мәктәпкә генә урнаштырып бетерә алмыйбыз. Тагын бер баланы алам дисәң, мәктәптән берәрсен чыгарып җибәрергә туры киләчәк. Бозарга ярамый торган нормативлар бар. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: проблема кискен, һәм без чыгу юлларын эзләүне дәвам итәчәкбез».

«Российская газета» язуынча, 1нче сентябрьдән 17нче мәктәп урнашкан бистәгә автобус йөри башлаячак, мәктәп балалары анда бушлай йөри алачак. Шул рәвешле проблема хәл ителгән булып саналадыр инде. Вице-губернатор Анна Миньковага хәтта шелтә дә белдерелмәде. «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов кына: «Чиновникның тупаслыгы өчен җәза – штраф яки бер елга кадәр дәүләт эшеннән читләштереп тору. Әгәр Краснодар җитәкчелеге үзе бу мәсьәләдә нәрсә дә булса хәл итмәсә, шушы норманы кулланырга кирәк. Анысы да эшләнмәсә, край прокуратурасына язарбыз – нишләп төбәктә Административ хокук бозулар Кодексының тиешле маддәсе эшләми икән», – дип сөйләнеп маташты («Блокнот» цитатасы). Тик эшнең ул этапка кадәр барып җитүе икеле. Гражданин чиновникка кискенрәк сүз әйтсә яисә социаль челтәрдә язса да, көне-сәгате белән җәза бирелә. Ә менә чиновниклар гадәттә шелтә белән генә котыла, шау-шу бик зурга киткән очракта үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язарга мәҗбүр була, анда да урамда калмый – башка эшкә күчерелә. Әле берәүгә дә Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә штраф салынганын яисә эшеннән читләштерү җәзасы бирелгәнен ишеткән юк. Карга карганың күзен чукымый дигән «закон» әйбәт эшли.

МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР, ҖАВАП ТОТМЫЙЛАР

Ил җитәкчелеге демографияне яхшырту буенча федераль программалар кабул иткәндә, гаилә кору һәм бала табуны популярлаштыру буенча төрле ярдәм чаралары уйлап табып торганда, урындагы чиновниклар халыкны «нәрсәгә таптыгыз соң ул баланы?» дип кимсетүен дәвам итә. 2018нче елда Иваново өлкәсенең Заволжск шәһәре хакимияте башлыгы Александр Предтеченскийның бер хатын белән сөйләшү видеосы интернетта таралган иде. Ятимә хатынга шәһәр хакимияте бушлай фатир биргән, ләкин торак начар хәлдә, анда бала белән яшәү мөмкин түгел икән. Шулай дип зарланган хатыннан хакимият башлыгы тупас рәвештә: «Ә нәрсәгә тудырдыгыз соң ул баланы?» – дип сораган. Бу хәл төбәкнең югары җитәкчелегенә барып җиткәч, шәһәр башлыгы әлеге хатынга шалтыратып гафу үтенгән. Аннан соң үз вазифасында эшләп йөрде әле. Бүген Заволжск шәһәре хакимияте башлыгы – бүтән кеше. Александр Предтеченскийның кая киткәнен белеп булмады.

2018нче елда Карелиянең Суоёки бистәсендә яшәүче бер хатын республика башлыгының «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми сәхифәсендә бистәдә балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең ябылуына зарланып шәрехләмә калдырган. Аңа Карелия башлыгы Артур Парфенчиков исеменнән: «Бала саны аз булган мәктәпләр киләчәктә дә ябылачак. Әбиләр белән килешү төзегез, няня яллагыз, яисә балагызны Суоярви шәһәренә (ә ул бистәдән 26 км ераклыкта) йөртегез, балагыз турында аның атасы, бабасы кайгыртсын», – дигән җавап килгән. Бераздан бу «киңәш» бетерелә, ләкин зарланып язган хатын аны саклап калган була – язышу интернетта таралды. Берничә айдан Артур Парфенчиков шул ук «ВКонтакте» аша хәбәр итте: проблемадан чыгу юлын тапканнар, муниципалитет гаилә бакчасы оештырган, шулай ук балаларны бистәдән район үзәгендәге мәктәпкә йөртү өчен автобус бирелгән. Парфенчиков бүген дә Карелия башлыгы. Социаль челтәрендә: «Мин аралашуга һәрвакыт ачык», – дип белдерә. Җавапларының кискенрәк булу ихтималлыгы турында кисәтмәгән.

Свердлау өлкәсенең яшьләр сәясәте департаменты директоры, нәфис гимнастика буенча 2004нче елда Олимпия Уеннары чемпионы Ольга Глацких эше белән түгел, югары класс укучылары һәм студентлар белән очрашу барышында: «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Сезгә ата-аналарыгыз тиеш. Дәүләт сезне тудырырга кушмады», – дигән сүзләре белән танылган иде. Глацких үзе бу сүзләрен «контексттан өзеп бирелгән», яла ягу дип атады, шулай да «фикерен дөрес итеп җиткерә алмаганы өчен» гафу үтенде. Тавыш зурга киткәч, Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев аңа шелтә белдерде, берничә айдан Глацких үз теләге белән эштән китү турында гариза язды. Аннан соң Екатеринбург спорт сарае директоры урынбасары булып эшләп алды. Шулай ук балаларны өйрәтә торган хосусый үзәге булуы да билгеле. Әле шушы көннәрдә генә URA.RU аның төбәктәге Урыс экология фонды директоры итеп билгеләнүен хәбәр итте. Атамасыннан аңлашылганча, фонд экология проблемалары белән шөгыльләнәчәк.

Чиновникларның мыскыл итү объектлары балалар һәм ата-аналар белән генә чикләнми. Саратов өлкәсенең Хезмәт, мәшгульлек һәм миграция министры Наталья Соколованың: «Кешегә нормаль туклану өчен аена 3500 сум да җитә. Диетик меню төзеп бирә алам, токмачның бәясе һәрвакыт бер тирә», – дигән сүзләрен, ләкин үзенең министр статусына ишарә ясап, ул суммага тукланудан баш тартуын да; Чувашиянең элеккеге башлыгы Михаил Игнатьевның Матбугат көне белән котлаганда «иртәдән кичкә хәтле тәнкыйтьләүче журналистларны манчырга кирәк» дигәнен дә, икенче тапкырында МЧС хезмәткәрләренә яңа техника тапшырганда, ачкычны өскә күтәреп, аны алыр өчен кешеләрне сикерергә мәҗбүр иткәнен дә хәтерлибез. Хәер, «бәдрәфтә манчырбыз» («мочить в сортире») дигән сүз беренче тапкыр Владимир Путин авызыннан чыккан иде (1999нчы елда әле Хөкүмәт рәисе чагында Русия авиациясенең Чечня башкаласы Грозныйны бомбага тотуын шәрехләп әйткән сүзләре. – Ф.М.). Шуннан соң ул канатлы сүзгә әйләнде. Михаил Игнатьев та илбашыннан үрнәк алырга булгандыр, күрәсең. Шулай да бу сүзләре һәм МЧС хезмәткәрләре белән кыланмышы аңа кыйммәткә төште: 2020нче елның гыйнварында, «ышанычны югалту сәбәпле» дигән шәрехләмә белән, вазифасыннан алынды. Шул ук елның июнендә, ковидтан өзлегеп, больницада вафат булды.

Сүз уңаеннан, 2019нчы елда кабул ителгән «фейк хәбәрләр» турындагы (паника тудыра яки зыян сала торган дөрес булмаган мәгълүмат, шулай ук җәмгыятьне, дәүләт символларын һәм Русиянең хакимият институтларын мыскыл итә торган материал тарату) законны бозган дип табылган беренче кеше шул ук елны җәзага тартылган иде. Ул – Новгород өлкәсенең Кече Вишера шәһәрендә яшәүче беркайда да эшләмәүче 33 яшьлек Юрий Картыжев. Аңа «хакимиятне мыскыл итү» маддәсе нигезендә минималь җәза – 30 мең сум штраф билгеләнде (Административ хокук бозулар Кодексының 20.1 маддәсе, 3нче кисәге нигезендә, күп дигәндә 100 мең сум штраф каралган). Ул «ВКонтакте» челтәрендә дәүләт башлыгын сүгенү сүзләре белән мыскыл иткән, диелде. «Русия Конституциясе миңа үз фикеремне белдерү хокукы бирә. Социаль челтәрдә ачуланып яздым, моны таныйм. Ләкин анда турыдан-туры мыскыл итү юк иде. Анда күп нокталар куеп язылган иде. Аннары минем сәхифәмне «ватып» кергәннәр һәм күп нокталарны алып атканнар», – дип акланып караган Юрийның сүзләрен суд исәпкә алмады. «Сәхифәмне ватып кергәннәр, минем исемнән язганнар» – чиновникларның да яратып куллана торган аклану сүзе.

 

2020нче ел азагында Русия Дәүләт Думасы гражданнарны мыскыл иткән чиновникларга административ җәза бирү турындагы законны кабул итте (дөресрәге, Административ хокук бозулар Кодексының моңарчы булган 5.61нче маддәсенә төзәтмәләр кертелде). Ул 2021нче ел башыннан эшли башлады. Ләкин бу маддәнең әлегәчә бер тапкыр да кулланылганы юк.

Закон нигезендә, гражданнарны мыскыл иткән хакимият вәкиле бер елга, ә хурлау кабатланган очракта ике елга эшеннән (дәүләт хезмәтеннән) читләштерелә. Шулай ук 50-100 мең күләмендә штраф билгеләнә ала. Хокук бозу кабатланса, штраф күләме 100-150 мең сумга кадәр арта. Чиновник гражданинны үзенең эш урынында гына түгел, бакчада, чиратта торганда яисә социаль челтәрдә мыскыл итсә дә, шушы ук маддә нигезендә җавапка тартылачак, диелде.

Юристлар һәм политологлар законга төзәтмәләр кертелгән вакытта ук аңлаткан иде: чиновникларны яңа маддә нигезендә җаваплылыкка тарту җиңел булмаячак. Административ хокук бозулар Кодексында мыскыл итү дип башка затның намусын һәм абруен әдәпсез яки гомум кабул ителгән әхлак нормаларына каршы килә торган башка рәвештә мәсхәрәләү кабул ителә. Ягъни мыскыл итү дип квалификацияләү өчен, моны расларга кирәк. Болар барысы да – бәяләү төшенчәләре, шуңа күрә теге яки бу сүзнең намусны һәм абруйны әдәпсез рәвештә мәсхәрәләгәнме, юкмы икәнен лингвистлар билгеләргә тиеш. Практика күрсәткәнчә, судлар «әдәпсез рәвештә» дигәнгә сүгенү сүзләрен, куллану килешми торган лексиканы гына кертә. Шуңа күрә тупаслык һәм тәрбиясезлекне административ хокук бозу составы белән бутарга ярамый. Шәхсән сезгә ошамый торган ниндидер сүзләрдә чынлыкта хокук бозу составы табылмаска да мөмкин. Законга кертелгән төзәтмәләр – хакимият сайлап кына куллана ала торган бик әйбәт инструмент, дип ачыклык керткән иде белгечләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии