Русиядә бер сәгать эшләүнең бәясе – ярты бургер

Русиядә бер сәгать эшләүнең бәясе – ярты бургер

«Рубль иң бәяләп бетерелмәгән валюта дип табылды». Матбугат чараларында шундый баш исеме астында хәбәрләр күргәнсез, ишеткәнсездер. «Бигмак индексы» игълан ителгәннән соң, долларның якынча 23 сум торырга тиешлеге аңлашылды (РФ Үзәк Банкы курсы буенча, бүгенгә бер доллар – якынча 76 сум).

Ләкин бөтен мәгълүматны бигмак, ягъни кабартма эченә тыгылган ике кәтлитле, сырлы, салат яфраклы бургер сыман рәт-рәт тезеп карагач, нәрсәнең нәрсә икәне аңлашыла. Рубльдән бигрәк, кеше хезмәте дөрес бәяләнми икән бездә.

«The Economist» журналы «бигмак индексы»н 1986нчы елдан бирле алып бара. Матбага журналистлары уенын-чынын бергә кушып уйлап чыгарган күрсәткеч бу. Икътисадчылар телендә «шаян индекс» дип йөртелсә дә, хәбәрләрдә зурлап сөйләргә сәбәп биреп тора. Ул ничек исәпләнә соң? «Макдоналдс»та сатыла торган бургерның төрле илләрдә ничә сум торуын карыйлар. Бер үк ризык булгач, бөтен дөньяда бәясе бер чама булырга тиеш, диләр. Ә инде бәяләрдә аерма шактый икән, монда валюта курсының гадел булмавын «гаеплиләр». Үрнәк итеп АКШ бургеры алына, калган илләрдәге бәяләр шуныкы белән чагыштырыла.

Яңа тикшеренү нәтиҗәсенә килгәндә, АКШта бигмак 5,81 доллар (якынча 442 сум, бер долларны 76 сум дип тигезләп алып) тора, ә Русиядә – 1,77 доллар (якынча 135 сум). 5,81 долларны 1,77гә бүләбез һәм «русияле» бургеры 3,38 тапкырга арзанрак килеп чыга. 76ны (доллар курсы) 3,38гә бүләбез һәм «рубльнең гадел курсы» барлыкка килә – 22 сум 48 тиен (бу сан «уйнап» тора, чөнки доллар курсы да сәгать саен үзгәрә, газета типографиягә тапшырылганда шушындый саннар иде. – Ф.М.). Ягъни бер доллар рубльдә шуның хәтле булырга тиеш янәсе. Болай итеп бигмакларда исәпләсәң, русиялеләрне шактый бай дип әйтеп була! Америкалылардан өч тапкырга азрак түлибез икән бит.

Шушы исәпләү формуласына карап, «рубль иң бәяләп бетерелмәгән валюта» дип язалар да инде. Бу бер быел гына әйтелгән сүз түгел. Ачык мәгълүматларны анализлап карасаң, 2016нчы елдан бирле якынча 70 процентка «бәяләп бетерелмәгән валюта» инде бездә. Ә Норвегия һәм Швеция кроны, Швейцария франкы һәм Венесуэла боливары, киресенчә, «арттырып бәяләнгән». Аларда, димәк, бигмак АКШтагыга караганда кыйммәтрәк. Менә шундый индекс.

Валюталар курсын бигмакка карап билгеләсәләр икән ул! Чынлыкта болай итеп исәпләү бик үк дөрес картинаны күрсәтми, әлбәттә. Бургер бәясе төрле факторлардан формалаша: чимал , аренда хакы, эшче көчкә түләү, җитештерүнең күләме һәм башкалар. Хәтта чималны гына алсак та, бөтен дөньяны бер бургерда бәяләп булмавы аңлашыла. Мәсәлән, Һиндстанда сыер изге хайван санала, анда бургер ясаганда да тавык кәтлите кулланалар – формулага туры килми булып чыга, чөнки индекс АКШ бургеры (ә анда сыер итеннән ясалган кәтлит кулланыла) нигезендә чыгарыла бит. Җитештерүгә киткән чыгымнар, салымнар, хезмәткәрләргә түләү шулай ук һәр илдә төрлечә, бер калыпка салып булмый.

Икътисадчылар рубльне жәлләгәнче, бигмак бәясен хезмәткә түләү ягыннан исәпләп карарга киңәш итә. Мәсәлән, бер бургер сатып алу өчен Русиядә һәм Америкада күпме эшләргә кирәк? Бигмак – тиз әзерләнә торган ризык, халыкның күпчелегенең аны сатып алу хәленнән килә дип санала (сүз уңаеннан, Казанда бер кафе хуҗасы «сездә ташлама каралган дип язылган, нишләп безгә ясамадыгыз?» дип сораган кешеләрне «түли алмасагыз, хәерчеләр ашый торган «Макдоналдс»ка барыгыз» дип куып чыгарган иде. – Ф.М.). Шуңа күрә анда эшләргә дә аягы-кулы йөргән теләсә кемне алалар, квалификациясенә карап тормыйлар, хезмәт хакын да минималь күләмдә (МРОТ) түлиләр. Русиядә 2022нче елда федераль МРОТ 13890 сумга тигез. Атнасына 5 көн, җәмгысы 40 сәгатьлек эш дип исәпләсәк, аена 168 сәгать килеп чыга. 13890ны 168гә бүләбез, сәгатенә 83 сум була (якынча 1,09 доллар). Ягъни бер бигмак алыр өчен Русиядә ике сәгатькә якын эшләргә кирәк дигән сүз (бигмакның 135 сум булуын онытмыйбыз). Бер сәгать эшләгәнгә ярты бургер тия.

Хәзер АКШ мисалында. Анда безнең МРОТка охшаган минималь түләү – «federal minimum wage» бар, ул сәгатенә 7,25 долларга (якынча 551 сум) тигез. Аларда бигмакның 442 сум торуын исәпкә алсак, бер сәгатьтә америкалылар бер бөтен һәм тагын ярты бургерлык эшли ала дигән сүз. Ике сәгать эшләсәң – өч бургер.

Федераль МРОТтан тыш, төбәкләрдә үзләренең минималь хезмәт хаклары бар, ул күбрәк тә булырга мөмкин. АКШ штатларында да шулай. Ләкин ничек кенә исәпләсәң дә, бигмакларда америкалыларның хезмәт хакы безнекеннән өч тапкырга күбрәк килеп чыга.

Уртача хезмәт хакларын, хәзер еш кулланыла торган «медиан» хезмәт хакын (халыкның 50 проценты шушы суммадан азрак алуын күрсәтә торган акча), тагын әллә нәрсәләрне чагыштырып карарга була. Бу чынбарлыкны үзгәртми: Русиядә кеше хезмәте тиешенчә бәяләнми. Танылган икътисадчы Денис Ракша да «Комсомольская правда» радиосына, «бигмак индексы»на аңлатма биреп: «Хикмәт валютада түгел. Валюта, бигмак кебек үк, икътисадта кеше хезмәтенең ни дәрәҗәдә лаеклы, арзан яки кыйммәт бәяләнүен генә күрсәтә. Русиядә хезмәт түбән бәяләнә», – дип белдерде. Икенче бер икътисадчы Дмитрий Голубовский «Инфореактор» порталына: «Бигмак индексы» Русиянең бургерлар җитештерү өчен яхшы җир булуын күрсәтсә генә инде. Әйтик, Япония һәм Кытай электрон җиһазлар җитештерү өчен кулай илләр саналган кебек. Ә кайбер илләрдә автомобиль җитештерү арзан, анда студентларның да машина сатып алырга мөмкинлеге бар», – дип аңлаткан.

Халыкның икътисади хәлен бургерларда гына үлчәмиләр. Мәсәлән, Русиядә «оливье салаты индексы» бар. Аны, гадәттә, яңа ел алдыннан игълан итәләр. Исеменнән аңлашылганча, Яңа ел өстәлендә урын ала торган оливье салатына кирәкле азык-төлекнең бәясе күпмегә артканын күрсәтә ул. Декабрь ахырында чыккан мәгълүматка ышансаң, бер ел эчендә «оливье индексы» 15 процентка күтәрелгән, диелде. 500 г бәрәңге, 200 г кишер, 5 йомырка, 300 г колбаса, 100 г суган, 400 г консервланган яшел борчак, 400 г маринадланган кыяр, 200 г майонез, 30 г укроп яки петрушкадан торган җыелма (4 кешегә исәпләнгән) уртача 482 сум булган (элекке елгыдан 62 сумга кыйммәтрәк).

Ярты ел тирәсе элек бөтен ил белән «борщ җыелмасы» турында сөйләшеп алган идек. Монысын да чиновниклар, имештер, инфляцияне күзәтеп бару өчен уйлап тапты. Борщ пешерү өчен кирәкле азык-төлекнең күпмегә артканын анализладылар. Әлеге ашны һәр гаилә үзенчә пешерә, шуңа күрә, чыганагына карап, җыелма да төрлечә булды. Тик берсендә дә ит юк иде! Иң тулы җыелма, мөгаен, Үзәк Банк игълан иткәне булгандыр. Итсез, әлбәттә, ләкин бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кәбестәгә өстәп, сарымсакны да исәпләде алар. Сайлау алдыннан «борщ җыелмасы арзаная, инфляция кими» дип мактанып хисаплар тоттылар. Августта кишер белән чөгендернең арзанаюын зур казаныш итеп күрсәткән чиновниклар, сайлау үткәч, борщны телгә алмас булдылар. Ай буе «пешереп», туйдылар, ахрысы. Әле яңарак кына «борщ җыелмасы»на, шулай ук икмәк һәм сөт ризыкларына бәяләрне арттыруны 5 процент белән чикләргә җыеналар» дигән хәбәр күзгә чалынды. Ул «чикләү, тезгенләү, бәяләрне туңдырып тору» – барысы да җырланган җырлар инде...

Шушы схема буенча, үзең теләгән, үзең яраткан ризыкның индексын исәпләп чыгарырга мөмкин. Татарлар, мәсәлән, «өчпочмак индексы» булдыра ала (хәер, Татарстан Милли банкы 2020нче елда токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия индексларын чыгарган иде. 10 кешегә җитәрлек өчпочмак әзерләү өчен 426 сумлык азык-төлек алырга кирәк булган. Әлеге күрсәткечне шул бер тапкыр гына исәпләделәр кебек). Икътисади хәл яхшыра дисәләр, нәрсәдә дә исәпләр идек әле...

 

Русиядә 2022нче елда федераль минималь хезмәт хакы (МРОТ) 13890 сум. Атнасына 5 көн, җәмгысы 40 сәгатьлек эш дип исәпләсәк, аена 168 сәгать килеп чыга. 13890ны 168гә бүләбез, сәгатенә 83 сум була (якынча 1,09 доллар). Ягъни бер бигмак алыр өчен Русиядә ике сәгатькә якын эшләргә кирәк дигән сүз (бигмакның 135 сум булуын онытмыйбыз). Бер сәгать эшләгәнгә ярты бургер тия. АКШта безнең МРОТка охшаган минималь түләү – «federal minimum wage» бар, ул сәгатенә 7,25 долларга (якынча 551 сум) тигез. Аларда бигмакның 442 сум торуын исәпкә алсак, бер сәгатьтә америкалылар бер бөтен һәм тагын ярты бургерлык эшли ала дигән сүз. Ике сәгать эшләсәң, өч бургер тия.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Уфада яшәүче рәссам Евгения Сковарт азык-төлек җыелмасыннан Русия Премьер-министры Михаил Мишустинның портретын ясаган. Эш барышын үзенең инстаграм сәхифәсенә (@evgenia_skovart) элгән.

– Мин Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинны ашадым!

Бу ел башыннан Русиядә пенсияне, төрле социаль төркемнәр өчен пособиене, шулай ук яшәү минимумын арттырдылар. Уртача алганда, яшәү минимумы мең сумга артты. Инфляцияне һәм бәяләрнең даими үсеп торуын исәпкә алсаң, бу арту сизелми дә, ди икътисадчылар.

Мәсәлән, әбием узган елгыга караганда 1300 сумга күбрәк пенсия алды. Хәлбуки кулланучы кәрҗине җиңеләйде, анда керә торган азык-төлек азайды, бу пенсиянең артуына караганда кимүен аңлата.

Ә бүгеннән Русиядә аерым категория гражданнар өчен пособиеләрне арттырдылар! Бу арту сигез проценттан бераз гына күбрәк булган. Әлеге санны хөкүмәт инфляциягә бәйләп аңлата. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр 4746 сум түләнәчәк – бу узган елгыга караганда 368 сумга күбрәк.

Сүзнең дөресе кирәк, без, гади халык, инфляция дәрәҗәсен җылы кабинетларда утырып түгел, азык-төлек, бензин бәяләренә, торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә һәм башкаларга карап билгелибез. Һәм минем тоемлавымча, инфляция 20 проценттан да ким түгел.

Әлеге портретны ясауга тотылган азык-төлек кәрҗине 1028 сумлык булды. Анда кәбестә, бәрәңге, сушки, Һиндстан чәе, ипи, дөге, кишер, суган, сосиска, тиз пешерелә торган токмач, шоколад, шикәр, тоз, эретелгән сыр, токмач, карабодай, солы ярмасы керде.

Портретны ясап бетергәч ашадык. Электрон версиясе сатуга куелды. Сатудан кергән акчаның күпчелек өлеше аз керемлеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итә торган хәйрия фондларына тапшырылачак. Мин рәссам һәм «сизелерлек» өстәмәләр проблемасына үзем белгән ысул белән игътибарны юнәлтергә теләдем. Михаил Мишустин, бу портретны күреп, иртәгә үк акчаларны арттырыр дигән иллюзияләрем юк. Ләкин җитәр-җитмәс азык-төлектән ясалган үз портретына карагач, ким дигәндә оят булыр, дип өметләнәм», – дип язган Евгения Сковарт.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии