Маддәсе булса, гаеплесе табылыр

Маддәсе булса, гаеплесе табылыр

Русиядә «ярамый»лар күп. Чорына, вазгыятькә карап, аларның бер ише «аеруча ярамый» дәрәҗәсенә үк барып җитә. Бу инде аларны бозган очракта җәза тагын да катгыйлана дигән сүз. Соңгы вакытта шундый ике «ярамый» турында сүз алып барыла. Беренчесе – махсус хәрби операциядә катнашучыларны кимсетергә ярамый. Икенчесе – Русияне һәм урысларны җәберләргә ярамый.

ҖИНАЯТЬЧЕ ДИП АТАРГА ЯРАМЫЙ

Узган атнада Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның абруен төшерә, аларга ышанычны какшата торган гамәлләр кылган, алар турында ялган мәгълүмат тараткан (дискредитация) өчен җинаять җаваплылыгы бирү турындагы законга үзгәрешләрне икенче укылышта кабул итте. Андый закон бар иде инде: Владимир Путин 2022нче елның 4нче мартында Русия Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза бирә торган законнарны имзалады. Халык теленә алар гади генә «фейклар турындагы закон» дип кереп калды. Искә төшерәбез, Русия Федерациясе һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен, халыкара тынычлыкны һәм иминлекне яклау максатларында Кораллы көчләрне файдалануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр өчен (РФ Җинаять Кодексының 280.3нче маддәсе) 100 меңнән миллион сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный (беренче тапкыр булса, Административ хокук бозулар Кодексының 20.3.3нче маддәсе нигезендә 30 мең сумнан башлап штраф яный, ә инде икенче тапкырында Җинаять Кодексы эшкә керә). РФ Кораллы көчләре турында белә торып ялган мәгълүмат тараткан (ҖК 207.3нче маддәсе) өчен иң югары җәза – 5 млн сум штраф яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Законда әйтелгән «дискредитация»нең нәрсә икәне, ягъни нинди гамәлләрнең, сүзләрнең армиянең абруен төшерү булып саналуы аңлатылмады. Моны яши-яши беләбез. Хәзергәчә чыгарылган суд карарларыннан теләсә нинди сүз һәм гамәлдән «дискредитация» табып булуын күрәбез.

Әлеге законнарда Русия Кораллы көчләре турында гына әйтелгән. Ләкин хәрби операциядә хәрбиләрдән һәм мобилизациягә эләккән егетләрдән торган армия генә катнашмый. Эшмәкәр Евгений Пригожинның «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе кебекләр дә бар. Алар законда берничек тә телгә алынмаган, ягъни берничек тә якланмаган иде. Евгений Пригожин гыйнвар азагында бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Аның «Конкорд» компаниясе матбугат үзәге Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә язылган хатны бастырды. «Фронтның иң куркыныч участокларында көн саен гомерләрен куркыныч астына куя һәм Ватаннары өчен үлә торган кешеләрне «икенче сорт» итеп тәкъдим итәләр, аларга җәмәгатьчелек алдында үз гаепләрен юуу хокукы бирмиләр. Кайбер матбугат чаралары, блогерлар һәм телеграм-каналлар ихтыяри ялланып хәрби операциядә катнашучыларны ачыктан-ачык дискредитацияли. Ә бу – беренче чиратта Русия дошманнарының тегермәненә су кою. Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында нинди дә булса тәнкыйть сүзе яки негатив эчтәлектәге язма, 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы алганнарның үткәндә закон бозулары турында мәгълүматны чыгаруны тыярга кирәк», – дип язылган иде Пригожинның хатында. Володин икенче көнне үк оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов белән иминлек һәм коррупциягә каршы тору буенча комитет рәисе Василий Пискаревка Җинаять Кодексына тиешле төзәтмәләрне кертү мәсьәләсен өйрәнергә кушты. Өйрәнү күп вакытны алмаган, 2нче мартта төзәтмәләр кертү турындагы закон проектын икенче укылышта кабул да итеп куйдылар. Өченче укылыш 14нче мартта булыр дип көтелә.

Билгеле булганча, «Вагнер»га җинаять кылып, төрмәдә утыручыларны да алалар. Дөрес, барысын да түгел. Мәсәлән, Евгений Пригожин элегрәк матбугатка аңлатканча, «Вагнер»га түбән социаль статуста булганнарны (әйтик, гомосексуалларны), педофилларны, маньяклар, наркоманнарны алмыйлар. Хөкем ителгәннәрне гаепләрен ярлыкау белән кызыктыралар. Сайлау гади: йә кылган җинаятең өчен бирелгән җәзаны үтисең – 10-15 ел төрмәдә утырасың, йә «Вагнер» белән килешү төзеп, фронтка китәсең һәм берничә ай хезмәт итеп, ярлыкау алып, медальләр тагып, кесә тулы акча белән өеңә кайтасың. Дөрес, цинк табутта кайту ихтималлыгы да зур – Пригожин үзе дә моны әйтә килә. Ләкин «исән калу ихтималлыгы да юк түгел». «Вагнер» белән килешү төзеп хәрби операциягә кушылган беренчеләр быел гыйнвар башында кайттылар инде. Кире төрмәгә түгел, өйләренә – аларга ярлыкау бирелде. Һәм хәзер менә законга төзәтмәләр кертелә калса, «Вагнер» белән килешү төзеп хәрби операциядә катнашкан кешеләргә сүз әйтергә ярамаячак. Җинаятьчене – җинаятьче, хәтта элеккеге җинаятьче дип атаган, аның начар үткәнен телгә алган, берәр тәнкыйть сүзе әйткән, бәлки, кырын караган өчен дә (нәрсәне дискредитация дип табалар инде!) ул җинаятьчегә бирелгәннән дә күбрәк – 15 елга кадәр төрмә җәзасы биреп куюлары бар. Шундый заман җитте.

«МАДДӘ БАРМЫ, ӘЛЛӘ ТАГЫН БЕРӘРНЕ ӨСТИКМЕ?»

«Ярамый»ның икенчесе – Президент каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет рәисе Валерий Фадеев «русофобия» белдергән өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте. Ул беренче кеше түгел, элегрәк бу мәсьәләне депутат Леонид Слуцкий күтәреп чыккан иде инде. Гомумән, бу хакта сөйләшүләр Көнбатыш дөньясы «урыс культурасын» кире кагарга тотынгач башланган иде. Менә хәзер Валерий Фадеев болай дип аңлата: «Ә нәрсә соң ул русофобия? Без интуитив рәвештә аның нәрсә икәнен аңлыйбыз, ләкин хокукый телдә аны ничек билгеләргә, ничек квалификацияләргә соң? Безнең бүгенге бурычыбыз – русофобиянең нәрсә икәнен юридик телдә аңлатырга тырышу, Җинаять Кодексында тиешле маддәләр бармы, әллә яңаны өстәргә кирәкме икәнен ачыклау» (цитата «Интерфакс»тан алынды).

«Википедия» русофобияне менә ничек аңлата: «урыс халкына, Русиягә, рус теленә карата алдан ук ялгыш булган караш, шикле, начар, дошманнарча мөнәсәбәт». Генераль прокуратура Кеше хокуклары буенча Совет рәисенең тәкъдимен күтәреп алды. ТАСС язуынча, Генпрокуратураның бүлек җитәкчесе Юрий Хохлов Көнбатыш илләрендә русофобия белдерү очракларын экстремизмга тиңләргә кирәк, дигән. Русиядә экстремистик эшчәнлеккә чакырган өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Шулай ук Русия Җинаять Кодексында дискриминация, ягъни кешенең җенесенә, расасына, милләтенә, теленә, килеп чыгышына, диненә, байлыгына карап, аның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган өчен җәза бирә торган 136нчы маддә дә бар – аның буенча да 5 елга кадәр төрмә җәзасы каралган. Русиялеләрне бу маддәләр нигезендә хөкем итәләр инде, хәзер чит илләрне дә утыртып бетерү кирәк булган, күрәсең. Моны ничек итеп эшләрләр – әлегә аңлашылып бетми. Эшләргә теләүләре үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, мәсәлән, халыкара трибуналга җәзалауларны гына түгел, русофобия фактларын да теркәп барырга стимул бирергә кирәк, дигән идея белдергән.

Нәкъ менә «русофобия» турында сөйләшүләр барган көннәрдә Русиядә дә бер низаг чыкты. Мәскәүдәге Русия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) традиция буенча төрле илләрнең мәдәниятләре күргәзмәсен оештырганнар. Чит ил студентлары үзләренең мәдәнияте турында почмак әзерләгән, мондый чарада гадәти хәл – әләмнәрен, милли символларын да элгәннәр. Күргәзмәдә Украинаны да онытмаганнар, чөнки ул илдән университетта 150ләп студент белем ала икән. Ләкин күп әләмнәр арасында Украинаныкы да эленеп торуы кайбер студентларга ошамаган һәм алар бу хәлне кирәк җиргә җиткергән. Нинди дә булса илнең байрагын элү – Русиядә закон тарафыннан тыелмаган. Тик бүген – сары һәм зәңгәр төсләрдә киенсәң дә, «дискредитация» дип, органнарга әләк яза торган кешеләр, сарылы-зәңгәрле түбәңне сүттерү өчен полициягә жалу яза торган күршеләр заманы.

«Коммерсантъ» газетасына бер чыганак сөйләгәнчә, Украина байрагы күргәзмәдә 10 минуттан да озаграк эленеп тормаган, студентлар янына барып әйткәч, алар аңлап, әләмне җыеп куйган. Ләкин бу да җитә калган. Хәзер Югары белем һәм фән министрлыгы университетта тикшерү уздыра. Министр урынбасары Константин Могилевский «Коммерсант»ка: «Күргәзмәдә украиннарның – әле кайчанга кадәр генә безгә тугандаш булган халыкның мәдәнияте тәкъдим ителгән. РУДНда белем алучы студентларның моңа хокукы бар. Аларга белем бирүнең әһәмиятле өлеше – үз халкының мәдәнияте турында сөйләтү. Тик әләмнәр белән арттырып җибәргәннәр, провокациягә охшап тора», – дип белдергән.

Казый башласаң, әллә нәрсәләр чыга бит ул. Менә бу очракта да РУДНның тагын бер «гөнаһы»н казып чыгарганнар. Уку йортында бик күп илләрнең, шулай ук Русия төбәкләренең якташлыклары бар, ә менә урыс якташлыгы юк икән. Русиядә, урыс мохитендә, урыс телендә белем бирә торган университетта Конституциягә аерым статусы язып куелган урысларның якташлыгын төзергә рөхсәт бирмәүләрен күр әле син! Кайбер чыганаклар монда да «дошман кулы уйнавын» күргән. Урыс студентлары якташлык булдырырга тели, тик җитәкчелек кирәген күрми, ди! Студентлар советы җитәкчесе Антон Каторгин «ВКонтакте» сәхифәсендә нәрсә дип язган әнә: «Безгә урыс якташлыгы төзергә кирәкми, чөнки без Русиядә укыйбыз, безнең туганнарыбыз, дусларыбыз Русиядән. Якташлык безгә икенче өй булмаячак, чөнки без болай да өйдә». Башка заман булса – хуп. Яшәгәннәр бит әле моңарчы якташлыксыз да. Тик «дискредитация, дискриминация» заманында мондый җавап канәгатьләндерерме икән?..

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

«Известия» мәгълүматы буенча, 2023нче елның февраленә Русия армиясе турында фейк тарату маддәсе нигезендә 150дән күбрәк эш ачылган. 136 кеше җаваплылыкка тартылган, 53 эш судта.

Язма башында әйтелгәнчә, Русия армиясенең абруен төшерү, аңа карата ышанычны какшатуга нәрсәләр кергәнен беркетмәләр төзелгәч, эш судка барып җиткәч кенә беләбез. Хәер, бер ел эчендә нәрсәнең ярый, нәрсәнең ярамый икәнен чамалый башладык инде. Менә кайбер «Эшләр».

Пензада укытучы ханым укучыларга Европаның ни өчен Русиягә карата санкцияләр кертүен аңлатканы өчен 5 елга шартлыча ирегеннән мәхрүм ителде. Аның аңлатмасы рәсми аңлатмалардан аерылып торган, укучы кызлар укытучыны яздырып алып – әти-әниләренә, ә алары тиешле органнарга тыңлаткан.

Читада төшенә Украина президенты Зеленский кергәнен сөйләгән блогерга, Русия армиясен дискредитацияли дип, 30 мең сум штраф суктылар.

Җырчы Юрий Шевчукка (шушы очрактан соң «ят агент» исемлегенә кертелде. – Ред.) концертта «Ватан ул – вокзалда бәрәңге сатып торучы хәерче әби» дигән сүзләре өчен шушы ук маддә нигезендә 50 мең сум штраф җәзасы бирделәр.

Әле шушы арада гына булган хәл: Самара губерна Думасы депутаты (КПРФ) Михаил Абдалкин Путинның Федераль җыенга юлламасын колагына токмач элеп тыңлаган. Шул кыяфәтен фото һәм видеога төшереп, интернетка куйган, «Тулысынча хуплыйм, барысы белән дә килешәм, искиткеч чыгыш. Соңгы 23 елда мондый чыгыш тыңлаган юк иде әле!» дип язып та калдырган. Бу видеога Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн игътибар иткән. Һәм узган атнада Абдалкинга, Русия армиясенең абруен төшергән дип, административ беркетмә төзегәннәр, штраф билгеләгәннәр, дип язды «Коммерсантъ».

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии