Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан тәкъдим: депутатлар мөлкәтен яшерсен

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан тәкъдим: депутатлар мөлкәтен яшерсен

Ел саен 9нчы декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне алдыннан бу юнәлештә эшләнгән эшләр буенча хисап тоту оештырыла. Узган атнада Татарстанда коррупциягә каршы көрәшүчеләр дә хисап тоттылар. Бер җөмлә белән генә эчтәлеген әйтсәк, ришвәтчелек буенча беренче урында барабыз дип, республикага бәйләнмәскә куштылар, бәлки, безнең тәртип саклау органнары калган төбәкләрнекенә караганда яхшырак эшли, шуңа күп очраклар ачыкланадыр, медальнең икенче ягы да бар, диделәр.

Республикада коррупция белән ничек көрәшкәннәр соң? «Татар-информ»да Президент идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашында узган матбугат очрашуында менә нәрсә дип хисап тоттылар.

Быел коррупциягә каршы таләпләрнең үтәлү-үтәлмәвен ачыклау йөзеннән 245 масштаблы тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 240 закон бозу очрагы табылган, төрле дәрәҗәдәге 231 вәкаләтле зат җаваплылыкка тартылган. Әлеге күрсәткеч кимегән әле. Моны коррупционерлар азайган дип аңларга кирәкми. Хәзер җаваплылыкка тартуның гадиләштерелгән ысулы кулланыла. Әйтик, керем һәм милек турында декларациядә хаталар, төгәлсезлекләр табылса һәм вәкаләтле зат үзе дә аларны таныса, мәсьәләне шауламый гына хәл итәләр, димәк, бу хәл коррупция статистикасына да эләкми. Ягъни чынлыкта үз вәкаләтеннән файдаланучы вазифаи затлар күбрәк.

Чиновникларның керем һәм милек турында декларацияләрен тикшерү – коррупциягә каршы көрәш чараларының иң киң кулланыла торганы. Азнакай, Актаныш, Әлки, Кайбыч, Саба, Сарман, Чирмешән, Югары Ослан районнары һаман да үз хезмәткәрләренең декларацияләрен тикшереп бетермәгән икән әле. Республика ведомстволарыннан Мәгариф министрлыгы, дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бу эшне башкармаган. Ә Биектауда тикшерүгә керешмәгәннәр дә. «Район башлыгының декларацияләр белән шөгыльләнә торган ярдәмчесе булмаган. Тик закон бөтен кешегә дә бер төсле», – дип оялттылар районны. Эшләсәләр дә, җиренә җиткереп эшләмиләр дип, Балтач, Лаеш, Ютазы районнарына, Мәдәният министрлыгы, инвестицион үсеш агентлыгы, дәүләт сатып алулары буенча комитетка да «эләкте».

Закон бозу очрагы ачыкланса, гади хезмәткәр яки бүлек башлыгы гына җәза алып калмый, җитәкчеләр дә җаваплылыкка тартыла, дип күрсәтергә тырышты коррупциягә каршы көрәшүчеләр. Салават Рәхимов әйтүенчә, җитәкчеләргә карата 33 тикшерү үткәрелгән, 27 кеше җаваплылыкка тартылган. Өч кеше «ышанычны югалту сәбәпле» эшеннән куылган. Мәсәлән, Әлки районының бер авыл җирлеге башлыгы 7 сутый җирен, 60 квадрат метрлы торагын декларациядә күрсәтмәгән, җитмәсә, аның ире исемендә дә кайчандыр арендага бирелгән, аннары законсыз рәвештә шәхси милек итеп күчерелгән 35 сутый җире булуы ачыкланган. Хәзер эш тикшерүчеләр кулында, ди. Ә Яңа Чишмә районында 8 депутатны тикшереп, 7сен җаваплылыкка тартканнар. Берсе өч машинасын (әле шуларның берсе – «КАМАЗ»), икенчесе 9 банк хисабын, өченчесе һәрберсе фәлән гектарлы 6 җир участогын яшереп калдырган. Ә сигезенче депутатны җаваплылыкка тартырга өлгерми калганнар, эшләрнең кая таба баруын аңлап алып, ул үзе мандатыннан баш тарткан. Депутат булмагач, аны тикшерү һәм җаваплылыкка тарту хокукы юк.

Дәрәҗәсе ягыннан зуррак фигуралардан ике министр урынбасары җаваплылыкка тартылган. «Бизнес Онлайн» ачыклык керткәнчә, икесе дә – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. Берсе – ике җир участогын һәм Мәскәүдәге фатирда өлеше булуын, икенчесе финансларын һәм банк хисапларын күрсәтмәгән. Моның өчен аларга нинди җәза бирелгәндер – әйтелмәде. Ә менә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең машинасын дәүләт файдасына тартып алганнар, чөнки ул аны нинди акчага сатып алганын исбатлап бирмәгән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең (УФСИН) бер хезмәткәренә шундый ук дәгъва ачылган, ул 27 млн сумлык мөлкәтенең нинди акчага алынганын аңлата алмаган, бер өлеше башка туганнары исеменә язылган булган.

Коррупциягә каршы көрәшүчеләр шулардан да эрерәк «балык» тотмаган. Хәер, эресе-вагы дип тормый, барыбер план үтәлешенә санала бит. Шулай булгач, 7 сутый җирен декларациядә күрсәтми калдырган авыл башлыгын тотып, «ата коррупционер» дип таныту җиңелрәк, аннары «бездә коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш алып барыла» дип нәтиҗә ясап куярга да була. Бу урында, «эреләр», бәлки, үз эшләрен намус белән башкара торгандыр, дип тә әйтеп куярга мөмкин. Медаль ике яклы бит...

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан федераль дәрәҗәдә эшләнгән эш турында да әйтеп китик. Узган атнада бер төркем депутат һәм сенатор Дәүләт Думасына депутат буларак акчага түгел, иҗтимагый нигездә генә эшләүчеләрне керем һәм милекләре турында декларация тапшырудан азат итәргә кирәк дигән закон проекты кертте, дип язды «Коммерсантъ». Аның авторлары – Павел Крашенинников, Андрей Клишас («Бердәм Русия»), Валерий Гартунг («Гадел Русия – Дөреслек өчен») һәм Алексей Диденко (ЛДПР). Әлегә акчага эшлиме ул, бушкамы – депутат үзенең, хәләл җефетенең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәрен һәм милкен күрсәтеп, декларация тапшырырга тиеш. Авыл җирлеге депутатлары гына бу «тиеш»тән азат ителде. Хәзер иҗтимагый башлангычларда эшләүчеләрне, ягъни төп эше башка булып, депутатлык белән бушка шөгыльләнүчеләрне дә сайлау алдыннан һәм эре сатып алу башкарганда гына (анысы гомуми суммасы гаиләнең соңгы өч елга булган кеременнән артып китә торган бәягә күчемсез милек, транспорт, кыйммәтле кәгазьләр сатып алынган очрак дип билгеләнгән) хәбәр бирдертә торган итмәкчеләр. Андый чыгымнары юк икән, бу хакта телдән белдерү дә җитәчәк, декларация тапшырып торасы булмаячак. «Хәзерге вакытта милек декларациясе тапшыру мәҗбүрияте булу сәбәпле күп кешеләр, бигрәк тә бизнес вәкилләре депутатлыкка барырга теләми. Бу – икътисади, социаль һәм сәяси киртә, керем турында декларацияләр сайлауларда кандидатларга басым ясау өчен кулланыла. Минемчә, безгә иҗтимагый нигездә эшләргә теләүчеләрнең баш авыртуын киметергә кирәк», – дип аңлаткан бу үзгәрешнең кирәклеген Павел Крашенинников. Моның белән генә бетми. Декларация тапшыра торган депутатларның, ягъни депутатлык төп эше булган, моның өчен хезмәт хакы түләнгән затларның да керем һәм милек турында мәгълүматларын гомумиләштереп һәм шәхесен ачыкламыйча гына чыгарырга тәкъдим итәләр. Шул ук Крашенинников «Коммерсантъ»ка аңлатканча, шәхси мәгълүмат ул – шәхси тормыш, шуңа күрә аны гомуми рәвештә генә бирү зарур. Бу закон проекты КПРФ фракциясендә генә яклау тапмаган, ул депутат статусының табигатенә каршы килә, дигәннәр.

 

Быел Татарстанда коррупцион җинаятьләрнең яртысы ришвәт бирү һәм алу белән бәйле. Шундый 557 очрак ачыкланган: 193е –алу, 265е – бирү, 99ы – арадашчылык. Ришвәтнең уртача суммасы быел өч тапкырга кимегән һәм 182 сум тәшкил иткән. Гомуми суммасы 101 млн сумнан артып киткән. Бу хакта Татарстан прокуратурасының коррупциягә каршы тору буенча законның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Тимур Нуриев белдерде. Коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча, Татарстан, Мәскәү, Башкортстан һәм Краснодар краеннан гына калышып, дүртенче урында бара.

 

ФИКЕР

Русия чиновникларының төрле елларда коррупция турында әйткән кызыклы фикерләрен барладык. Өземтәләр ачык чыганаклардан алынды. Тик шунысы бар: кичә бер төрле сөйләгәннәрнең бүген бөтенләй икенче төрле уйлавы да ихтимал, андый мисалларны беләбез. Шуңа күрә әлеге чиновникларның кичәге сүзләре бүгенге карашларына туры килми икән, алдан ук гафу үтенәбез. Ләкин ташка басылган (ягъни кычкырып әйтелгән, кәгазьгә язылган) сүзләр барыбер тарихта кала бит.

***

«Соңгы елларда коррупция турында еш һәм күп сөйләшәбез. Сезне тынычландыра алам: коррупция булмаган ил юк. Тик аның турында туры бәреп әйтмәгән һәм аңа каршы ачык көрәш башламаган бер генә ил дә коррупцияне җиңә һәм нәтиҗәле үсешкә бара алмый. Коррупция күләме күп нәрсә турында сөйли. Бу күренешнең тамырына балта чабу, ә баштагы чорда, ичмасам, бераз булса да киметү өчен бик күп эшлисебез бар әле» (Владимир Путин, 2003нче ел).

***

«Коррупция – безнең илнең бик зур системалы проблемасы, һәм безгә бу хәлне төзәтү өчен шактый тырышырга кирәк әле. Кытай Халык Республикасы тәҗрибәсен дә игътибар белән күзәтәбез» (Дмитрий Медведев, 2013нче ел).

***

«Коррупцияне, әйтик, чәчәк авыруын яки испанка чирен җиңгән кебек, әле берәүнең дә җиңә алганы юк. Коррупциягә каршы көрәшү дигәндә, аның ниндидер чикләрен билгеләү турында сүз бара: уенның бөтен кеше дә буйсына торган кагыйдәләрен булдыру турында. Бөтен мәсьәлә – коррупциянең масштабында» (Александр Хинштейн, 2013нче ел).

 

СТАТИСТИКА

«Transparency International» коммерцияле булмаган халыкара оешмасы (Русия Юстиция министрлыгы аны «ят агент» функцияләрен башкаручы коммерцияле булмаган оешмалар исемлегенә кертте – ред.) 1995нче елдан башлап, ел да коррупцияне тоемлау индексы (инглизчә кыскартылмада – CPI) төзи. Ул аналитиклар һәм эшмәкәрләрнең теге яки бу илдә коррупция дәрәҗәсен ничек бәяләүләренә карап чыгарыла. Соңгы елларда 100 баллы шкала буенча исәпләнә: 0 балл – максималь коррупцияне, ә 100 балл илдә коррупциянең бөтенләй булмавын аңлата, ягъни баллар күбрәк булган саен яхшырак. Әлеге индексны тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек, ул фараз рәвешендә генә, коррупциянең күләмен тәгаен ачыклап булмый, диләр. Әмма кулда булганы белән эш итәбез инде: бүгенгә бу индекс – күпчелек илләр колак сала торган иң популяр күрсәткеч.

2022нче елга индекс әле чыкмады, ә узган 2021нче ел нәтиҗәләре буенча Русия 29 балл җыйган иде. Исемлектә 180 ил, без 136нчы урында булганбыз. Рейтингтагы күршеләр – дөньяда иң фәкыйрь илләрдән саналган Африка дәүләтләре – Ангола, Либерия һәм Мали. Аларның да 29ар балл булган. Үзбәкстан (28 балл), Кыргызстан (27), Гыйрак (23), Төрекмәнстан (19), Әфганстан (16), Төньяк Корея (16), Венесуэла (14), Сүрия (13) бездән артта, шул ук вакытта Того (30 балл), Кения (30), Джибути (30), Нигер (31), Габон (31) – барысы да Африканың фәкыйрь дәүләтләре – бездән өстәрәк булган. Иң күп балл җыйган илләр – Дания, Яңа Зеландия, Финляндия, Сингапур, Швеция, шулай да алар да 100не үк җыя алмаган, коррупцияне тоемлау индекслары күп дигәндә 85-88 балл белән күрсәтелгән. 100не үк җыя алган ил, ягъни коррупция бөтенләй булмаган җир юк.

1997нче елдан (Русиядә коррупция индексын шул елдан исәпли башлаганнар. – Ф.М.иск.) бирле нәтиҗәләрне карасак, Русиянең коррупция күләме буенча (рейтингның субъектив икәнен онытмыйк) һаман шул бер тирәдә тирбәлүен күрәбез. 2012нче елда индексны 100 баллы системада исәпләүгә күчкәч, балларыбыз да гел шул 27-29 тирәсендә булган. 2020нче елда Русия 30 балл җыйган иде, бу – соңгы ун елда иң яхшы күрсәткеч.

Тикшеренү нәтиҗәләрендә әйтелгәнчә, Русиянең шулай аз балл җыюында «ят агентлар» турындагы законның да өлеше зур. Хакимият дәүләт идарәсендә коррупцияне тикшергән журналистларның һәм активистларның фатирларында, эш урыннарында тентүләр уздырды, язмалар чыгару мөмкинлеген чикләп һәм финанс хисабы тапшыру кебек артык мәшәкатьле бурычлар йөкләп, аларны «ят агентлар» дип игълан итте.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии