Балалардан яклау кирәк

Балалардан яклау кирәк

1нче июньдә бөтен дөньяда балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен бәйрәм чаралары оештырабыз, аларны яклау һәм саклау турында сөйләшәбез, «фәлән-фәләннәр эшләнде һәм эшләнә» дип хисап тотарга да онытмыйбыз. «Балаларны кемнән якларга?» дигән темага фикер алышулар да була. Матур бәйрәм көнен бозасы килмәде, шуңа да бу хакта язу өчен 1нче июньнең узып киткәнен көттек: балаларны (һәм хәтта олыларны да!) балаларның үзләреннән дә якларга һәм сакларга кирәк әле.

Соңгы елларда балалар җинаятьчелеге арта – тәртип саклау органнарыннан алынган статистика шуны күрсәтә. Һәм җәй, каникуллар – үсмерләрнең бәйдән ычкына торган вакыты. Әле 1нче июнь алдыннан гына Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин «Российская газета»га интервью бирде, шунда статистика саннарын китерде. Узган ел бөтен ил буенча балигъ булмаган 10 627 җинаятьчегә ачылган 8243 җинаять эше судка тапшырылган. Криминалга катнашы булганнарның күпчелеге – 16-17 яшьтә. 4700 балигъ булмаган үсмергә ачылган җинаять эше, җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәүләрен сәбәп итеп, туктатылган яисә бөтенләй ачылмаган. Димәк, фактта алар кылган җинаятьләре өчен җәзасыз калган дигән сүз. 2021нче ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 7 процентка арткан. Үсмерләр тарафыннан иң еш (42 процент) эшләнә торган җинаять – урлау һәм мошенниклык. 17 процент – талау һәм янап акча алу, 12 процент – законсыз рәвештә транспорт чарасын алып китү, 11 процент – наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр, 4 процент – авыр тән җәрәхәтләре ясау, 3,9 процент – көчләү яки җенси кагылгысызлыкка карата кылынган башка гамәлләр. Үсмерләр тарафыннан кеше үлеменә яки сәламәтлеккә җитди зыян салуга китергән очраклар гомуми саннан якынча 1,3 процент тәшкил итә. Шунысы да бар: җинаятьне имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар гына кыла дип уйлау – ялгыш. Бастрыкин сүзләренчә, Җинаять Кодексы законнарын бозган үсмерләрнең өчтән бере имин гаиләләрдә яшәгән һәм беркайчан да профилактик исәптә тормаган.

Җинаять Кодексына ук барып җитми, административ хокук бозу буларак карала торган очраклар да байтак. Федераль яңалыклар агентлыгы (ФАН) быел мартта: «Узган ел 170 меңнән күбрәк үсмер административ хокук бозган», – дигән статистика чыгарган иде. Әлеге санның тәртип сакчыларына килеп ирешкән мәгълүматлар буенча гына исәпләнгәне аңлашыла, аларга килеп җитмәгәне күпмедер. 170 меңнән һәр бишенче үсмер – җаваплылык яшенә җитмәгән, ягъни күп дигәндә профилактик исәпкә куелып, бармак янау «җәзасы» гына алган. Икенче тапкыр административ хокук бозган очракта җинаять җаваплылыгы яный, ләкин норма 16 яше тулганнарга гына кагыла. Ул яшькә җитмәгәннәр теләгән кадәр хокук боза ала дигән сүз.

Бер баланың яки төркемнең икенче баланы кыйнавы турында хәбәрләр дә еш килә. Әллә кая караңгы почмакка алып барып түгел, мәктәптә тәнәфес вакытында гына хәл итәләр «эшләр»ен. Балалар явыз була инде, дип акларга тырышучылар бар. Ләкин бөтен бала да болай эшләми. Быел февральдә Мәскәү янындагы Химки мәктәбендә коточкыч хәл булды: бишенче класста укучы ике кыз мәктәп бәдрәфендә эләгешеп китеп, берсе икенчесенә 126 тапкыр (!) пычак белән кадады. Яралы бала исән калды, табиблар дәвалану тагын бер-ике елга сузылырга мөмкин, ди. Кызга бик күп пластик операцияләр дә кичерергә туры киләчәк. Әле монда тән җәрәхәтләре турында гына сүз бара, ә бит баланың психологиясе дә какшаган. Аның әти-әнисе мәктәптән 20 млн сум компенсация таләп итә. Адвокатлары Виктория Дергунова «РИА Новости»га: «Максатыбыз – компенсация алу гына түгел. Килеп чыккан хәл законда буш урыннар булуын күрсәтә, без шул хәлне дә үзгәртергә телибез», – дип сөйләгән. Хәзерге вакытта укытучыларның, белем бирү йортының тәртибендә тайпылышлар күзәтелгән укучыларга йогынты ясарга тулы хокуклары юк. Хәтта мәктәп психологы да (ул булса әле), ата-ананың ризалыгы булмый торып, балага якын да килә алмый. Шул ук вакытта компенсацияне белем бирү йорты түләргә тиеш.

Кечкенә җинаятьчеләрне туктату өчен бер-бер чара табарга кирәк, дип тә күптән әйтелә инде. Быел яз көне ДәүДума депутаты Айрат Фәррахов белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин балигъ булмаган хулиганнарны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштыру өчен нигез булырдай сәбәпләрне арттыру турында закон проекты әзерләгән иде. Бер яктан, законны санга суга торган тәртипле гражданнар буыны үстерәбез дип сөйләү, икенче яктан җинаять кылучыларга, яше җитмәгән әле дигән булып, бармак янау белән генә чикләнү дөрес түгел, дип аңлатты алар.

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да «Российская газета»га: «Профилактика системасының нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаганнарның тәртип бозулары һәм аларны яклау турында федераль закон проекты әзерләүдә катнашабыз», – дип сөйләгән. Хуҗасыз этләр язмышын хәл итә торган закон булдырдылар, балаларга да игътибар бирү чираты җитсен иде инде.

 

НИНДИ ҖӘЗА?

«Известия» газетасы, юристлар белән сөйләшеп, икенче берәүне кыйнаган өчен балаларга һәм үсмерләргә нинди җәза каралганын аңлаткан.

Үсмергә 16 яшь тулган булса, административ җаваплылык билгеләнә. Ул яшькә җитмәгән икән, профилактик сыйфаттагы чаралар кулланыла. Кыйнау очрагын тикшергәннән соң, административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында күрсәтмә чыгарыла (кыйнаучыга 16 яше тулмаган очракта), эш материаллары балигъ булмаганнар мәсьәләләре буенча комиссиягә һәм район хакимиятенә тапшырыла. Балага алай эшләргә ярамаганлыгы турында кисәтү ясалырга мөмкин. Шул ук вакытта үсмерне профилактик исәпкә кую мәсьәләсе хәл ителә, гадәттә алты айга исәпкә куялар, ул вакыт эчендә баланың тәртибе контроль астында була, мәктәптә аның белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. 16 яше тулган үсмергә бу чаралар белән беррәттән штраф та билгеләнә ала. Ул штрафны үзе түли алмаса – ә эше һәм үз милке булмаган килеш ничек түләсен инде – суд әти-әнисеннән түләттерә.

Борыны җимерелгән яки башка берәр җире имгәнгән баланың ата-анасы гражданлык тәртибендә судка мөрәҗәгать итеп, кыйнаучыдан компенсация (дәвалану өчен тотылган чыгымнар һәм әхлакый зыян) таләп итә ала. Суд дәгъваны канәгатьләндерсә, бу компенсацияне дә сугыш чукмарының әти-әнисе үз кесәсеннән түли. Шулай ук мәктәптән дә түләттерергә мөмкиннәр. «Мәгариф турында»гы Федераль законның 28нче маддәсе, 7нче бүлеге буенча, укучының белем бирү процессы вакытындагы гамәлләре өчен уку йорты җаваплы. Мәсәлән, быел март аенда Төмәндә суд тәнәфес вакытында кыйналган һәм баш мие селкенгән 10 яшьлек малайга мәктәп 40 мең сум компенсация түләргә тиеш дип карар чыгарды. Прокуратура әлеге очракның нәкъ менә уку йорты җаваплылыгында булганын исбатлаган. Узган ел азагында Архангельск мәктәбендә 12 яшьлек баланы яшьтәше кыйнаган, борынын сындырган иде. Анда суд әхлакый зыян өчен аның законлы вәкилләреннән – 15 мең сум, ә уку йортыннан 50 мең сум түләттерергә дигән карар чыгарды.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

1нче июнь – Балаларны яклау көне булса, 25нче май – югалган балалар көне, ә 4нче июньдә шулай ук халыкара дәрәҗәдә гаепсез балалар – агрессия корбаннары көне билгеләп үтелә. БМО Генераль Ассамблеясы 1982нче елда Фәләстыйн мәсьәләсе буенча гадәттән тыш сессиягә җыелгач, Израиль агрессиясе корбаны булган Фәләстыйн һәм Ливан балаларын искә алу максатыннан, шундый көнне календарьга кертә. 4нче июнь – Ливан башкаласы Бейрутка һәм тагын берничә торак пунктка Израиль авиациясе һөҗүм ясаган көн ул. Анда бер гаепсез тыныч кешеләр, шул исәптән балалар да күпләп һәлак була. Шуңа хәзер 4нче июнь көнне бөтен планетада сугышларда, шулай ук үтерүчеләр һәм террорчылар кулыннан һәлак булган балаларны искә алалар. БМО мәгълүматы буенча, бүген кораллы низаглар барган илләрдә һәм җирлекләрдә 250 миллион тирәсе бала яши.

 

СҮЗ УҢАЕННАН

Ата-аналардан бигрәк, балаларны сөендерә торган хәбәр: Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясе) мәктәп укучыларына өй эше бирүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Депутатның: «Улым минем депутат булганны белгәч тә, өй эшен бетерә торган закон язуымны сорады. Мәскәүдә ата-аналар белән очрашкач, вакыт җиткәнен аңладым. Бу – дөньякүләм кулланыла торган тәҗрибә. Балаларның һәм укытучыларның эшен киметү бөтен кешегә дә файдага булыр дип уйлыйм», – дигән сүзләрен «РИА Новости» китерде.

Өй эшләрен гамәлдән чыгару турында элегрәк тә сүз булганы бар иде. Тик депутат уйлаганча, бөтен кеше дә бу тәкъдимгә сөенмәде. Беренчедән, Владислав Даванковны үз-үзенә пиар ясауда гаепләделәр. Ул киләсе сайлауда Мәскәү мэры кәнәфиенә дәгъва кылырга җыена. Ә сайлаулар алдыннан, белгәнебезчә, тормышка ашармы-юкмы дип уйлап тормастан, файдасын исәпләп бетермәстән, әллә нинди вәгъдәләр бирү гадәте бар. Иң мөһиме – киң җәмәгатьчелек битараф булмаган тема табу. Даванковны пиарда ДәүДуманың гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) гаепләде. Хәер, анысының да төп максатын белеп бетереп булмый. Ник дисәң, коммунистлар партиясе лидеры Геннадий Зюгановның оныгы Леонид та Мәскәү мэры булырга тели, ягъни кече Зюганов белән Даванков арасында турыдан-туры көндәшлек бар, һәм бу уенда партияләр дә катнашмый калмас.

Икенчедән, Владислав Даванковның тәкъдиме барлык ата-аналарны да сөендермәгән. Мәсәлән, «Шалтай-Бабай» телеграм-каналы социаль челтәрләрдән кайбер фикерләрне китерде. «Димәк, болай 1) өй эшен бетерү; 2) мәктәп программасына кергән фәннәрне киметү; 3) калган фәннәр буенча да уку программасын гадиләштерү; 4) балаларны әллә ни укытасы да калмагач, мәктәптә белем алу вакытын кыскарту; 5) урта белем алуны теләк буенча гына калдыру. Нәтиҗәдә, белем «йөге» төялмәгән, үз имзасын да көч хәлгә куя торган яшьләр чыгачак. Көтү белән идарә итү җиңелрәк бит», – дип язган берәү.

«Бу – зыянлы, мәсьәләне тирәннән белми торган яки ачулы кешеләргә юнәлтелгән тәкъдим. Һичшиксез, өй эше күләмен киметергә кирәк, ләкин аны бөтенләй бетерү мөмкин түгел. Контурлы карта буенча өй эше эшләми булмый – андый биремне балалар дәрестә генә эшләп өлгерми. Әдәби әсәрләр дәрестә түгел, өйдә укыла. Дәрестә чит телдән текстлар да тәрҗемә итеп утырып булмый. Аргументлар бик күп. Балаларга йөкләмә зур – монысы аңлашыла. Өй эшләре чаманы белеп бирелергә тиеш, ә бу – мәктәпнең, укытучыларның эше», – дип фикерен белдергән икенчесе.

Русиядә берзаман өй эшләрен гамәлдән чыгарган булганнар инде. 1917нче елда белем алу мәҗбүри итеп куелгач, эшчеләр һәм крестьяннар уку белән эшне бергә алып барган һәм аларның өй эше эшләп утырырга вакыты калмаган.

Чит илләргә килгәндә, Япониядә башлангыч класста гына өй эше бирелми. Израильдә 1-6нчы класс укучыларына өйдә эшләргә бер эш тә кушмыйлар. Канада һәм Финляндиядә өй эше иң мөһиме түгел, шуңа аны сирәк бирәләр. Нидерланд, Испания һәм Италиядә аннан бөтенләй баш тартканнар. Бөекбритания һәм АКШның күпчелек мәктәпләрендә дә өй эше юк.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии