Көтүен көттек, ләкин язга әзер идекме?

Көтүен көттек, ләкин язга әзер идекме?

Яз җитте бит, җәмәгать! Һава торышына караганда, кыш китәргә бик ашыкмаса да, календарь буенча – март. Язның беренче көннәре.

Ә кыш, чыннан да, китәргә ашыкмый кебек. Мартның беренче көннәре бураннар белән истә калды. МЧС әнә тагын көчле җил һәм кар турында кисәтә. Күпләрнең телефонына «Юлларда сак булыгыз, буран булуы көтелә» дигән смс-хәбәрләр дә килгәндер. Көчле җил һәм явым-төшемгә өстәп, юлларда бозлавык та әле. Шуңа күрә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чараларын искә төшерә. «Буран вакытында асты шумый торган аяк киеме киегез, урамда ашыкмыйча һәм сак йөрегез. Өлкән яшьтәгеләр урамга чыкканда очына резина беркетелгән таяк белән чыгарга тырышсын. Актив ял итәргә яратучылар үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор алып йөрсен. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт тормозга басудан сакланырга, мөмкин булган очракта шәһәрдән читкә чыкмый торырга кирәк», – дип кисәтә министрлык.

ТҮБӘДӘН КАР ТӨШМӘСЕН…

Буранга карамастан, күңелләргә яз кәефе керде инде. Кыш озакка сузылды бит, тизрәк калын өс киемен салып ташлап, җиңелгә күчәсе, күкрәк тутырып яз һавасын сулыйсы килә. Яз җитүгә тормыш та яхшырыр кебек. Югыйсә, яз килү белән тормыш яхшыру арасында турыдан-туры бәйләнеш тә юк инде. Шулай да: «Кышны исән-имин чыксак, язын ничек тә чыдар идек», – дип сөйләшәбез, яхшыга өметләнәбез.

Язын гел яхшыны гына сөйләшәсе килсә дә, без теләгәнчә генә булмый шул. Нәкъ менә яз алып килгән хәвеф-хәтәрләр дә җитәрлек. 2нче март көнне Лениногорск районы, Тимәш авылында, өстенә түбәдән кар төшеп, бер пенсионер үлде әнә. Мәрхүмә Рәйсә Шәрәпова җәй көне 80 яшен тутырасы булган. «Интертат» электрон газетасы язуынча, 2нче март көнне Рәйсә апаның кызы белән кияве эш буенча шәһәргә киткәннәр. Әйләнеп кайткач, түбәдән төшкән 2 метр тирәсе биеклектәге кар көртенә тап булалар. Ни кызганыч, әниләренең гәүдәсен дә кар астыннан табып алалар. Пенсионер ханым кар астында якынча өч сәгать яткан һәм тыны кысылудан үлгән, дип фаразлана. «Үзенә генә өйдән чыгып йөрмәскә кушкан идек», – дип өзгәләнә хәзер мәрхүмәнең кызы. Ләкин вакытны кире кайтарып булмый шул.

Монысы – шәхси хуҗалыктагы вакыйга. Шәхси йортның түбәсеннән карны чистарту – хуҗаның үз җаваплылыгында. Әле муниципалитет карамагындагы биналарның, күп катлы йортларның да түбәләрен тиешенчә чистартмыйлар. Язгы кояш астында ул карның куркыныч тудыруын аңлап бетермиләр, күрәсең (әллә аңларга теләмиләрме?). Казанда да беләк буе боз сөңгеләре асылынып торган түбәләр бар. Өстән кушмагач (Казан мэры дүшәмбе саен диярлек юлдан күпме кар чыгарулары турында хисап тота, димәк, шунысын гына контрольдә тота бит – шулай булгач, түбәдәге карда эш юк), үзе эреп беткәнен көтәләрдер, мөгаен. Ярый да эреп бетсә яки кешесез җиргә төшсә…

Узган саныбызда күп катлы йорт түбәсеннән төшкән карның «Лада» машинасын яньчүе турында язган идек инде. Менә тагын бер хәл: Яшел Үзән шәһәрендә бер ир-ат Фрунзе урамы, 9а йорты түбәсеннән төшкән кар астында кала язган. Бу хәлнең видеосы интернетта таралды. Видеокадрлардан күренгәнчә, ир-ат болдырга чыгып, телефоннан сөйләшеп тора, тәмәке тарта. Кинәт нәкъ ул басып торган җиргә түбәдән кар килеп төшә. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана. Кар төшеп беткәч күрәбез: ир-арт чигенеп калгандыр, күрәсең, телефоннан сөйләшүен дә туктатмаган, тәмәкесен дә ташламаган – бернәрсә булмагандай басып тик тора. Әллә Яшел Үзәндә шулай итеп түбәдән кар төшү гадәти хәлме, шуңа бер дә исе китмәде микән?..

«ЙӨЗЕП» ЙӨРЕР ЧАК ҖИТӘ

Язгы кояшның тагын бер зыяны: Чаллыда кояш нурлары аркасында биш катлы йортка ут капкан. «ЗЯБ бистәсендә 17а /17нче йортта янгын чыккан», – дип яза «Татар-информ». Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына караганда, бер фатирның балконындагы су салынган банкага кояш нурлары төшкән һәм ул көйрәп китүгә сәбәп булган (урманнардагы янгыннар да, күп очракта, коры вакытта ташланган пыяла шешәләр аркылы килеп чыга). Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Монда яшәүчеләр төтен баскан подъезддан үзләре чыгып китә алган. Янгын сүндерүчеләр 6 минут эчендә утны тулысынча сүндергән. Бер фатирның йокы бүлмәсендәге тәрәзә һәм җиһазларга, балконның агач тышлыгына һәм кухнядагы тәрәзә рамнарына ут кабарга өлгергән булган. Язгы кояшның менә шундый яклары да бар ул.

Әле тиздән балыкчыларның бозда агып китү хәбәрләре күренә башлар. МЧС ел саен «язгы бозга кермәгез» дип кисәтеп тора, кагыйдәне бозучыларга штрафлар белән дә янап карый, «фәлән кадәр балыкчыны коткардык, фәлән кадәресен коткара алмадык» дигән хәбәрләр дә биреп бара – юк, барыбер язгы бозга керүдән тыелмый балыкчылар.

Хәер, елгада боз кузгалу гына түгел, кар да куркыныч тудыра ала аларга. 3нче март көнне Әгерҗе районы коткаручылары ике балыкчыдан хәбәр алган: 1970нче һәм 1962нче елгы ике ир-ат снегоход белән карда батып калганнар. Хәтерләсәгез, ул көнне бик көчле җил иде, буран булды. Ярый әле балыкчылар үзләре турында хәбәр итә алган, җирле эзләү-коткару отряды ярдәмгә килгән.

Язның тагын бер начар ягы – су басулар. Республика хакимияте язгы су басуларга әзерлекне февраль урталарында ук башлады инде. Татарстанның рәсми порталында китерелгән мәгълүматка караганда, быел 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Чагыштыру өчен: узган ел андый торак пунктлар 222 булган. Быел су басу куркынычы янаган торак пунктларның күпчелеге Казан шәһәре тирәсендә, шулай ук Биектау һәм Лениногорск районнарында урнашкан.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин су басуга каршы көрәш эшенә 15 меңләп кеше җәлеп ителгән дип хисап тотты инде. Әзерлек эшләренә 477 миллион сум акча тотылган.

Быел кар мулдан булды, әле һаман да явып тора. Шуңа күрә язгы су да мулдан булачак, ди белгечләр. Су апрельнең беренче яртысында арта башлар дип көтелә. Кешеләрне эвакуацияләргә туры килсә дип, Казанда 12 вакытлыча яшәү пункты әзерләнгән. Аларга 2910 кеше сыя, диелә.

Елгаларда су күтәрелүгә әзерләнеп куйганнардыр анысы, тик язын су Казан читендәге бистәләрне генә түгел, шәһәр үзәген дә баса. Хәер, язын гына түгел, яңгыр күбрәк явып ташласа, җәен дә, көзен дә су эченнән йөри Казан халкы. Рәхәт ичмасам, әллә кайдагы Венециягә барып йөрисе дә юк – үзебездә Венеция. Язын бигрәк тә яман: башта кар көртләре эреп, юлларда боламык хасил була, берзаман ул эри башлый. Ә яңгыр суы ага торган чокырлар (ливневка) тиешенчә эшләми – йә чистартылмаган алар, йә дөрес урнаштырылмаган – су тауга таба акмый бит, йә бөтенләй юк. Ярый да карны вакытында түгеп барсалар – ул хәтле күп су җыелмас иде. Тик бездә карның үзе эреп беткәнен көтәләр бугай шул. Барыбер эри бит. Хакимияттәгеләр утырып йөри торган машиналарга су үтми, шулай булгач, шәһәрнең суда батып утыруында аларның эше юк.

Хәер, шәһәр хакимияте көн саен «фәлән кадәр кар чыгардык» дип хисап биреп бара үзе. Бу кышта, мәсәлән, Казаннан 700 тонна кар чыгарылган икән. Хакимияттәгеләр сүзенә ышансаң, шәһәрдә бер бөртек кар калмаган булырга тиеш инде. Без төрле Казаннарда яшибез, күрәсең. Ник дигәндә, без яши торган Казанда кар чыгара торган машина кыш буена күп дигәндә бер-ике тапкыр гына күренгәндер. Үзәк урамнарда да кар көртләре гаскәр кеби тезелеп тора әле.

Шушындый хәлләргә карамастан, яздан барыбер яхшыны өмет итәбез. Хакимияткә ышаныч кимегәндә, язга булса да ышанасы килә…

ШУШЫ ТЕМАГА

Күптән түгел Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан «язгы» хәбәр килеп иреште. «Язгы» дигәч тә, бер дә сөенечле түгел ул. Бу язда ук 115 мең русияле эшен югалтырга мөмкин икән – министрлык тикшеренү үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән. Мәгълүматларга караганда, автомобиль төзелеше өлкәсендә эшләүчеләрнең эшеннән колак кагу ихтималлыгы бик зур. Бу өлкәдә 25 мең хезмәткәрне кыскартырга мөмкиннәр. Икенче урында – транспорт компаниясендә эшләүчеләр, бу өлкәдә 23 меңгә якын кешене кыскартулары көтелә, ди министрлык. Өченче урында – финанс өлкәсендә эшләүчеләр. Бу тармакта хезмәт куючы 15 меңнән артык кеше эшен югалтырга мөмкин. Моңа банк хезмәткәрләре дә керә.

Бу саннарны игълан иткәннән соң, министрлык халыкны тынычландырырга ашыкты: илдәге эшсезлек дәрәҗәсе үзгәрмәячәк икән. «Эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы дәрәҗәдә түбән калачак», – диелгән министрлык хәбәрендә. Тик эшеннән колак каккан кешеләрне бу «рекорд» бер дә сөендермәс, мөгаен.

Әле моның белән генә кыскартулар бетмәячәк. Язгы кыскартудан соң – җәйгесе, аннан соң – көзгесе көтелә, ди экспертлар. Rabota.ru хезмәте үткәргән тикшеренү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, 2019нчы ел ахырына илдә җәмгысе 3,8 млн эшсез кеше булуы ихтимал. Бу – хезмәт биржаларында теркәлгән рәсми эшсезләр генә. Ил буенча караганда, артык зур сан түгел, шуңа күрә министрлык «эшсезлек түбән дәрәҗәдә» дип тынычландыра да. Теркәлмәгән эшсезләрнең исәбен алып бармый бит алар.

Чыганак: versia.ru

ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ

Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.

Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә – арыш уңа.

Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса – ашлык уңар.

Апрель азагында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.

Май ае салкын булса – игенгә туклык.

Майның алтысында төшсә чык – ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.

Майның егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ

Бәйгебезнең яңа темасы – «Ай-һай хәлләр: яз җитте». Гел-гел негатив булмасын, позитивны да языйк әле. Яз турында матур шигырьләр көтеп калабыз сездән. Ә инде язгы пычрак, юллар юклыгы һәм башка хәлләр турында язасыгыз килә икән – рәхим итегез, бездә тулы ирек! Иң мөһиме – шигырь яз темасын ачып бирә торган булсын. Шуны да искәртәбез: газета бите чикле, озын-озын шигырьләр биреп булмый. Бер укучының күп дигәндә ике куплет шигырен генә бастыра алабыз. Сайтыбызга исә иҗат җимешләрегезне кыскартмыйча, тулысынча эләбез.

Шигырьләр 25нче мартка кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии