Кичә Казан, бүген Ижау... Сабак кайчан алырбыз?

Кичә Казан, бүген Ижау... Сабак кайчан алырбыз?

Узган дүшәмбе, 26нчы сентябрьдә, Ижау шәһәрендә булган фаҗига ничектер тиз онытылды, башка вакыйгалар күләгәсендә калды. Ә бит корбаннар саны ягыннан ул – ел ярым элек Казанда булган һәм бөтен илне тетрәндергән очракны да ике тапкырга диярлек узып китте...

Соңгы мәгълүматлар буенча, Ижаудагы 88нче мәктәптә булган атышта 17 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 11е – балалар, 3есе – хатын-кыз укытучылар, калганнары – каравылчылар, мәктәп хезмәткәрләре. 20дән күбрәк кеше яраланган. Аларның бер өлешен махсус борт белән Мәскәүгә озаттылар, кайберләре турында һаман да «гомеренә куркыныч янамый» дип тулы ышаныч белән әйтеп булмый ди әле. Ә ничә кешедә бу вакыйга гомерлек психологик яра калдырган – анысын исәпләп бетерү дә мөмкин түгел.

Кайчандыр үзе укыган мәктәпкә килеп кереп, бусагадан ук ата башлаган һәм ахыр чиктә үз-үзен атып үтергән зат – 34 яшьлек Артем Казанцев, диелде. Ул мәктәптән ике адым ераклыкта гына яшәгән. Шуңа күрәме икән, хәрби ядрәләр белән ата торган итеп яраклаштырылган ике травматик пистолет тотып, свастика төшерелгән кием киеп мәктәпкә юнәлүен берәү дә күрмәгән, хәер, күреп тә дәшми узып китүчеләр булса да аптырамассың. Күршеләре, таныш-белешләре аны «тыныч кеше иде» дип тасвирлаган – монысына да шаккатмадык, элек булган очраклар буенча «тыныч кешеләр»нең нәрсәгә сәләтле икәнен күрдек бит инде. Казанцев үзе белән шактый ядрә алган булган, аларның бөтенесен дә атып бетерсә, 1200 бала укыган мәктәптә нинди хәл булган булыр иде – уйларга да куркыныч. Болай да, укытучылар булмаса (аларның кайберсе тиз генә класс ишеген бикләп куеп, балаларны качырган, тынычландырырга тырышкан, кайберсе ядрәне үз күкрәгенә кабул итеп, атучыны күпмедер мизгелгә тоткарлап калган) корбаннар саны тагын да күбрәк булыр иде, дибез. Күкрәге яралы булса да, директор кабинетына барып җитеп, мәктәптә кораллы кеше йөрүе турында хәбәр иткән 10нчы класс укучысына рәхмәт укыйбыз. Менә шулай «әле ярый болай булган», «корбаннар саны тагын да күбрәк була алыр иде» дип шөкерана кылуга калдык. Кайчан бездә мәктәпне, балалар бакчаларын канга манчулар гадәти хәл буларак кабул ителә башлады соң әле?..

Хәзер тикшерү бара. Атыш оештыруда турыдан-туры гаепле кеше үзен-үзе атып үтерсә дә, аны моңа нәрсә этәргән, артында башка кешеләр дә торганмы дип тикшерәчәкләр. Тикшерүчеләрдән узып, Казанцевны болай эшләргә Украина котырткан, дип әйтүчеләр дә бар, Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков та шуңа ишарәләп куйды. Ләкин без бүгенге язмада «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап эзләмибез, ни өчен ел ярым элек Казанда, аннан соң Пермь университетында, әле быел яз гына Ульяндагы балалар бакчасында булган хәлләрдән сабак алынмады, шушындый хәл тагын кабатланмасын өчен нәрсә эшләп була, дигән темага фикер йөртергә булдык.

Иң элек 2021нче елның маенда Казанның 175нче гимназиясендә булган атыштан соң нинди чаралар күрелгәнен искә төшереп китик. Күп санлы тикшерүләр үтте. Бөтен мәктәп һәм балалар бакчалары хәвеф төймәләре белән җиһазландырылган, дип хисаплар бирелде. Коралга ия булучылар тикшерелде. Федераль законга үзгәреш кертелде: хәзер коралны элеккечә 18 яшьтән түгел, 21дән генә алып була. Дөрес, искәрмә буларак күрсәтелгән очракта, мәсәлән, ау мылтыгын 18дән алу рөхсәт ителә. Хәер, Артем Казанцевның корал тотуга бөтенләй рөхсәте булмаган әле, чөнки ул психоневрологик диспансерда исәптә торган, әмма барыбер җаен тапкан бит. Федераль дәрәҗәдә күрелгән тагын бер чара: «Колумбайн» хәрәкәте террористик дип табылды һәм Русиядә тыелды.

Авыз тутырып «бернәрсә эшләнмәде» дип тә әйтеп булмый, ләкин бу чараларның гына җитмәгәнлеге дә аңлашылды. Ижауда булган фаҗигадән соң, Русиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, мәктәпләрне Росгвардия хезмәткәрләре сакларга тиеш, дигән мәсьәләне күтәрде. Бу тема Казандагы атыштан соң да куерып алган иде инде. Хәтта закон проекты әзерләп, Думага кертеп тә карадылар – ул яклау тапмады. Һәм хисләрне бер читкә куеп, аек акыл белән уйлап карасаң, ни өчен икәнен дә аңларга мөмкин. Отставкадагы хәрби, ике бала атасы белән сөйләштек (исемен язмауны сорады): «Закон гомумбелем бирү оешмаларында кораллы сакчыларның торуын тыя, һәм бу дөрес тә. Кеше, бигрәк тә балалар күп булган җирдә корал, саклыйсы урында, бөтенләй кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ә коралы булмаса, ишек төбендә Росгвардия хезмәткәре торды ни, пенсиядәге әби утырды ни. Корал тотып килгән кешене алпавыттай гәүдәң белән генә туктатып кала алмыйсың. Ә хәвеф төймәсенә басуны игътибарлы әбиләр дә башкара ала дип уйлыйм. Төймәгә басып өлгерсәң, Росгвардия хезмәткәрләре 5-6 минут эчендә килеп җитә. Аларга шуннан да артыгын тапшырырга кирәкми. Бу турыда кат-кат сүз куертканчы, ни өчен барлык мәктәпләрне дә ядрә белән ватып булмый торган капкалар, ишекләр белән җиһазландырмыйлар, уку йортының ишеген фәкать таныш кешеләргә генә ача торган итеп эшләмиләр – мин шуны аңламыйм», – дип сөйләде ул. Шунысы да бар: һәр балалар бакчасы һәм мәктәп ишеге төбенә берничә Росгвардия хезмәткәрен куя башлау бик кыйммәткә төшәчәк. Ә ил күләмендә бердәм сак хезмәтен җайга салуга да акчасы булмаган дәүләтнең (бүген күпчелек мәктәпләрдә сак хезмәтен ата-аналар акчасына яллыйлар) моңа акчасы булырмы икән? Әнә, Ижау мәктәбендәге атышта ядрә йөзен үтәли тишеп чыккан, Мәскәүдә теш казналыгы-йөз хирургы операциясе таләп ителгән, җитмәсә артериясе дә зарарланып, хәзерге вакытта комада ятучы, 4 яшьлек чагында әнисен югалткан, бүген әтисе белән генә яшәүче беренче класс кызын дәваларга да дәүләттән түгел, халыктан акча җыялар. Тик халыкның да үз хәле хәл шул әле: дәүләт мобилизацияләгән якыннарын беренчел кирәк-ярак белән тәэмин итүгә акча табасы бар...

Тагын бер нәрсә турында – халыкның психологик сәламәтлеген кайгырту турында сөйләшмиләр бездә. Һәрхәлдә дәүләт дәрәҗәсендә. Сүз психик авырулар турында гына түгел, соңгы вазгыятьләр аркасында хәвефләнүе, борчылуы, агрессиясе арткан, психологик тотрыклылыгын җуйган ил халкы турында. Иң күп дигәне – корал тотуга хокук алганда психиатрларның бер-ике сорау биреп кенә үткәреп җибәрүе, җентекләп тикшереп тормавы турында сүз булды. Кемдер мәктәп психологының – ул булса, әлбәттә – балалар белән эшләргә вакыты да, көче дә калмый, чөнки кәгазь тутырып утырасы бар, дип язды. Шуның белән бетте. Ә шул вакытта психологлар, вәхши булып үсеп җиткән олыларның бала чакта психологик травмалары булган, дип тәкрарлап тора. Ләкин безнең җәмгыятьтә ниндидер проблемаң булса, психолог, психотерапевтка баруга һаман да кырын карыйлар әле. Мәктәпләрдә психологик сәламәтлек турында сөйләшә торган бер дәрес юк, класс сәгатьләре булса да, аерым укытучыларның башлап йөрүе сәбәпле генә оештырыла. Аның каравы укучылар белем бирү йортында беренче класстан ук башка «мөһим нәрсәләр турында сөйләшәләр»...

 

Ашыгыч консультация-психологик ярдәм күрсәтү хезмәтенең Казандагы телефон номеры – 277-00-00 (мөрәҗәгатьләр тәүлек әйләнәсе кабул ителә). Шалтырату бушлай, анонимлык саклана.

Балалар өчен аерым бердәм ышаныч номеры да бар: 8-800-200-01-22. Әлеге номерга Русиянең теләсә кайсы торак пунктыннан бушлай шалтыратып була. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең исеме аноним саклана. Авыр хәлдә калган бала яки яшүсмер әлеге номерга шалтыратып, психологик ярдәм сорый ала, профессиональ психолог аның эмоциональ халәтен бәяләп, психологик киеренкелектән котылырга ярдәм итә.

 

ПСИХОЛОГ СҮЗЕ

«Вәхши» дигән сүз белән генә тасвирлап була торган олылар әллә каян барлыкка килми, алар – бала чагында җәберләнгән, тиешле назны, яратуны тоймый үскән, шул яшьтән үк психологик травмалары формалашкан кешеләр.

12-16 яшьләр аралыгында каты күңеллелек, рәхимсезлек – бик хәвефле билге. Бу яшьтә үсмернең кешеләргә һәм хайваннарга булган мөнәсәбәтен аеруча игътибар белән күзәтеп, билгеле бер нәтиҗәләр ясый, алдан чарасын күрә алабыз. Асоциаль (кызгану, хәлгә керү хисләре хас булмаган, яхшылык белән яманлык төшенчәләре арасындагы чик юылган) яшүсмерләр хайваннарны җәберләп кенә калмый, аларны төрлечә мыскыл итүдән тәм таба. Олылар булсынмы, аңлырак яшьтәше булсынмы мондый күренешкә тап булса, кичекмәстән әлеге яшүсмернең әти-әнисенә һәм педагогларына хәбәр итәргә тиеш. Дөрес, әти-әнисенең рөхсәте булмый торып, педагоглар баланы хәтта мәктәп психологына да җибәрә алмый. Шуңа күрә бу очракта зур җаваплылык ата-ана җилкәсенә төшә. Әгәр яшүсмер хайванны җәберли, өстәвенә, моны камерага төшереп тора икән, ул «хайп», «лайклар» артыннан куа дип кенә уйларга ярамый. Әйе, яшүсмерләрнең үзләрен күрсәтәсе килә һәм алар «лайклар»ны ярата, күбрәк булуын тели. Тик моңа ирешү өчен барысы да хайванны мыскыллаганын камерага төшереп, социаль челтәргә кертми бит. Шуңа күрә мондый күренешләргә игътибарлырак булсак иде.

Пубертат яшьтә, ягъни җенси өлгерү чорында баш сөяге эчендәге басымның югары булуы дигән күренеш тә бар. Мондый халәттәге яшүсмер үз-үзен контрольдә тота алмый, һәм бу аның гаебе түгел, бу – үсеш чорына хас билгеле бер авырту. Дөрес, «авырту» дип диагноз куйганчы, ул башта даими халәт буларак кына санала әле, һәм андый вакытта балага үләннәрдән ясалган дарулар, чәйләр биреп тә тынычландырып була. Ә инде вакытында игътибар биреп, чарасын күрмәгәнсең һәм «поезд киткән» икән, баланың бу халәте параноидаль шизофрениягә китереп җиткерә ала.

Кеше – бала булсынмы ул, әллә олымы – аерма юк, ниндидер идея белән янып йөргәндә, нәрсә турындадыр хыялланганда, үзенекенә охшаш идеяне тормышка ашырган кешеләр белән кызыксына, аларны күзәтеп бара. Шуңа күрә үлем, үтерүчеләр белән кирәгеннән артык кызыксынучылар, аларның сурәтләрен җыючылар, гел шул турыда гына кинолар караучылар, тематик сайтларда утыручылар да шомландырырга тиеш. Бу яшерен депрессиянең билгесе була ала. Мондый очракта да ата-аналардан, баланың якыннарыннан игътибарлылык таләп ителә.

«Бу баланың киләчәктә бик яман гамәлләр кылуы ихтимал» дип танып була торган тагын нинди билгеләр бар соң?

– Бала – буллинг корбаны, ягъни аны мәктәптә, урамда, яшьтәшләре арасында җәберлиләр, төрлечә мыскыл итәләр;

– Депрессия яки күңелсез эмоцияләр. Тора-бара алар агрессиягә сәбәп була ала, бала үзенең гамәлләрен контрольдә тота алмый башлый;

– Баланың социаль челтәрдә ялган исем белән ачылган сәхифәсе булу, аларда шикле аудио, фото һәм видеоязмалар урнаштырып баруы;

– Ниндидер яман нияте булуы турында серле рәвештә яки турыдан-туры әйтүе. Кайвакыт «бала нәрсә сөйләмәс» дип игътибар итеп кенә бетермибез, ә ул әти-әнисенә, иптәшләренә, классташларына нияте турында әйткәләгән булып чыга. Аларны колак читеннән генә уздырырга ярамый. Мәсәлән, Казанда атыш оештырган егет телеграм-канал ачкан, планнары турында шунда язган булган бит.

Александр ЙОСЫПОВ,

гаилә психологы

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии