Русия үзенең яраткан бәйрәменә ничек әзерләнә – сүз Җиңү салюты турында түгел

Русия үзенең яраткан бәйрәменә ничек әзерләнә – сүз Җиңү салюты турында түгел

Җиңү көне җитә. Русия өчен зур бәйрәм. 74 ел элек булган җиңүдән бигрәк, бүгенге сугышчан хәле, хәрби машиналары һәм көче белән мактану бәйрәме.

Безнең 9нчы май турында бик күп язган бар инде. Бу юлы «бәйрәмме-түгелме» дип акыл сатасы килмәде. Русия үзе бик яратып бәйрәм итә торган Җиңү көненә ничек әзерләнә икән – шуңа күзәтү ясарга булдык.

Майның беренче көннәреннән үк шәһәрләрдә Җиңү көне уңаеннан уздырылачак хәрби парадның репетицияләре башланып китте. Казанда да шул репетиция өчен дип берничә юлны яптылар, автобусларның маршруты үзгәрде. Әби-бабайлар (алар арасында, бәлки, сугыш ветераннары да бардыр), сукрана-сукрана, барасы җирләренә берничә транспортта барырга яки бөтенләй җәяү тәпиләргә мәҗбүр. Барысы да сезнең өчен, кадерле ветераннарыбыз өчен! Шуңа күрә атна-ун көнгә генә түзегез инде, әйләнечтән йөреп торыгыз.

Ә парад, елдагыча, шәп булачак. Русиянең Саклану министры мәгълүматыннан күренгәнчә, быел Мәскәүдәге парадта гына да 100 мең берәмлек хәрби техника катнашачак. Авиация парады 74 очкычтан торачак. Тантана азагында шәп итеп салют бирәчәкләр. Русиянең нинди көчле ил булуын башка планеталардан да күрерлек итеп. Шул башка планеталар өчен дип кенә эшләсәң инде, болай да санаулы гына калган ветераннарга ул парадның җирдәгесе дә, күктәгесе дә кирәкми бит. Аны бөтенесе дә күрә дә алмаячак әле. Кемнеңдер инде парадларга барып йөрерлек хәле дә, сәламәтлеге дә юк. Сәламәтлеге булганнарның да барысын да чакырып бетермиләр. Әнә Татарстанда да һәр авыл җирлегеннән берешәр ветеранны Казан парадына алып килергә кушылган, ди. Бер җирлектә ике ветеран булса жирәбә саласыдырмы…

Шул ук вакытта «Левада» үзәге сораштырган русиялеләрнең яртысыннан күбрәге – 52 проценты Җиңү көнендә ветераннарга салют түгел, кадер-хөрмәт бүләк итәргә кирәк, дип саный икән. 23 процент кеше генә парад, салютны хуплаган.

Ростов өлкәсе полиция хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан НКВД хезмәткәрләре формасыннан фотога төшкән. «Шул рәвешле совет полициясенең ниләр хис итүен аңлауларын теләдек», – дип хәбәр итә җирле Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Әле клип та төшерергә җыеналар икән.

Мәскәүдә оныгының бурычлары өчен коллекторлар ике бүлмәле фатирын тартып алган 93 яшьлек сугыш ветераны үлгән. Вафатына кадәр, Анатолий Доронин берничә ай урамда яшәгән, хәер сорашырга мәҗбүр булган. Фатирын кайтарсыннар өчен судка биреп караган да бит, тик оттырган.

Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче 92 яшьлек Иван Конченков менә инде 75 ел Советлар Союзы Герое исемен ала алмый тилмерә икән. Ул югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләгенә 1943нче елда ук тәкъдим ителгән булган, бүләкләү турында кәгазе дә бар, тик кайбер документлары югалу сәбәпле, «Алтын йолдыз» медале бирелмәгән. Һаман да Саклану министрлыгына хатлар язып тора ди ветеран.

Санкт-Петербургта пенсионерларга социаль ярдәм күрсәтү фонды генераль директорын тоткарлаганнар. Ул һәм аның кул астындагы тагын берничә кеше ялгыз ветераннарның фатирларын законсыз рәвештә үзләштерүдә шикләнелә. Ветераннарны алдап-йолдап документларга кул куйдырганнар, фатирларын сатканнар, ә тораксыз калганнарны Ветераннар йортына җибәргәннәр.

Алтайда тыны кысыла башлаган һәм бик каты ютәлләгән пенсионерга табиблар ярдәм итмәгән. Руханига бар, дигәннәр. Үзен бик начар хис иткән ир-ат табибның сорауларына җавап бирә, кайсы җире авыртканын аңлата алмаган икән. Табибның шуңа ачуы чыккан. Шулай да бу әйбәт табиб булгандыр, «еракка» җибәрмәгән бит картны, попка барып кара, дигән. 40 минуттан пенсионер үлгән – аның ашказаны өзелгән булган икән. Бу табиб та 9нчы май көнне, күкрәгенә Георгий тасмасы тагып, «исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дигән сүзләрне кабатлый-кабатлый парадка чыгар микән? Чыгар – бюджет оешмасында эшли бит, ә аларга парадка чыгарга кушыла.

Казан эченнән выжт итеп очып үткән машиналарның арткы тәрәзәсендә «1941-1945. Можем повторить!» дигән наклейкалар шәйләнә. Нәрсәне «можем повторить»? Сугышнымыни? Җиңү – ул бәйрәм, матур парад, корал һәм машина белән мактану, дигән фикер сеңдерелгән буын үсеп җитте, дигән сүз бу. Ул буын Георгий тасмасын да машина дворнигын, сумка яки аяк киеме бавын бизәргә тиешле әйбер дип белә. Димәк, безнең системада нәрсәдер дөрес түгел… дип казына башларга булыр иде, тик бәйрәм алдыннан андый күңелсез уйларга бирелмик инде…

Бүген Татарстанда 38380 сугыш ветераны яши, шуларның 1214е – сугышта турыдан-туры катнашкан кешеләр – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында үткән утырышта шундый мәгълүмат бирде. Бөек Ватан сугышына 700 мең татарстанлы киткән булган, яртысы яу кырында ятып калган, һәр өченче кеше хәбәрсез югалган.

2019нчы ел башына Русиядә 80300 сугыш ветераны исәпләнгән

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Казанда Җиңү көнен билгеләп үтү 45,8 млн сумга төшәчәк. Шул суммага тендер дәүләт сатып алулары сайтына куелган. Акча шәһәр казнасыннан бүлеп биреләчәк.

9нчы май көнне төп тантаналы чара узачак Меңьеллык мәйданында (Кремль астында) 2800 урынлы трибуна урнаштырылачак, шулай ук турыдан-туры трансляция өчен экраннар куелачак. Дәүләт сатып алулары сайтындагы документтан аңлашылганча, сәхнә төрле эффектлар ярдәмендә бизәләчәк: подрядчы анда утлы багана эффекты барлыкка китерү өчен газ ягу җайланмасы, төтен җибәргеч, конфетти-машина урнаштырырга тиеш була. Ике телдә – татар һәм урыс телләрендә барачак концерт 2,5 сәгать дәвам итәчәк, диелә.

Моннан тыш, «Пирамида» концертлар залында да 2 сәгатьлек тантана һәм концерт программасы булачак. Ә Җиңү Паркында 4 сәгатьлек концерт, «Җиңү фанфаралары» фестивале, аналар һәм толлар һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы көтелә.

Бәйрәм чаралары өчен 120 мең Георгий тасмасы, 2,7 мең кызыл канәфер һәм 14 мең чакыру открыткасы алырга заказ бирелгән.

Кич белән Казансу буенда 4 минутлык салют булачак. Халык «Комета», «Чалма чәчәк», «Пальма», «Хризантема», «Яңгыр» һәм «Таҗ» дигән эффектларны күрә алачак, дип хәбәр итә «АиФ-Казан».

Чаллыга Җиңү бәйрәме арзангарак чыгачак. Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендерның башлангыч бәясе – 1,8 млн сум. Акча шәһәр казнасыннан бүлеп биреләчәк.

Төп сәхнәне баннер белән бизәүгә – 150 мең, «Җиңү Салюты» аэродинамик конструкциясен урнаштыру – 200 мең, Яр буе паркын бизәүгә – 350 мең, театраль программада катнашучыларның реквизитларын төзекләндерүгә – 414 мең, аларга яңа костюмнар тектерүгә – 350 мең, тамаша өчен фонограммалар яздыруга 142 мең сум бирергә ниятлиләр. Җиңү салюты 400 мең сумга төшәчәк.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

БМО кабул иткән резолюциядә «Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәргә киңәш ителә» диелгән. «Киңәш» кенә диелсә дә, күпчелек илләр Җиңү көнен рәсми рәвештә Хәтер көне дип игълан итә һәм билгеләп үтә башлыйлар. Бездәге кебек миллионнар түгеп, чамадан тыш купшы итеп түгел, билгеле.

Әйтик, Франциядә 8нче майда зур булмаган хәрби парад уза. Германиянең үзендә дә тыйнак кына искә алу чаралары үтә, ветераннарны котлыйлар (кайсы якта сугышкан булулары мөһим түгел – барлык ветераннарны да), сугыш корбаннары истәлегенә куелган мемориалларга чәчәкләр салалар. Бельгиядә 8нче майда ил халкын Җиңү көне белән котлыйлар, тыйнак кына концерт үтә.

Русиядәге кебек зурлап Җиңү көне Украинада гына үтә торгандыр, мөгаен. Әле анда да «зурлап» дигәндә фәлән миллионлык парадлар, салютлар күздә тотылмый. Украинада Җиңү көне ике көн билгеләп үтелә: 8 һәм 9нчы май көннәрендә. Җиңү көнне Бөек Ватан сугышы корбаннарын түгел («Ватан» дигән сүзе төшеп калды), Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннарын искә алалар, һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Георгий тасмасы тагу рәсми рәвештә тыелмаган, тик хупланмый да.

Менә Үзбәкстанда Георгий тасмасы тагуны дәүләт дәрәҗәсендә тыйдылар. Казахстан һәм Белоруссиядә соңгы елларда Җиңү көне уңаеннан парад уздырмый башладылар.

ШУШЫ ТЕМАГА

«Ветераннарның кадерен белеп каласы килә»

Бөтен нәрсә акчага гына кайтып калмый. Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Җиңү көне уңаеннан бер проект башлап җибәргән әнә. Сугышта һәлак булган татар шагыйрьләрен барлый торган видеолар циклы. Табыш китерә торган видеолар түгел, киресенчә, үз акчасына эшләткән аларны Әлфия ханым.

«Мин үзем шигъриятне бик яратам. Шуңа шагыйрьләрдән башларга булдым. Насыйп булса, сугышта һәлак булган башка шәхесләребезне дә шулай барларга исәп. Без алар турында бик аз беләбез, кайберләре турында бөтенләй дә белмибез бит. 20-25 яшьлек яңа гына иҗат итә башлаган егетләр фронтка киткән һәм кайтмаган… Шуңа йөрәгем әрнеде. Аларның исемнәрен халыкка кайтаруда үземнән өлеш чыгарасым килде», – дип сөйләде Әлфия ханым.

Видеоны төшерергә, монтажларга, аннары тавыш яздырырга кирәк – барысы да акча. Читтән ярдәм булмаган икән. «Коммерцияле проект булса, спонсор табу җиңел булыр иде, ә монда барысын да үзебезнең акчага эшлибез, үзебезнең акчага яздырабыз», – ди Әлфия Хәбибуллина.

Җырчы Альбина Кармышева белән ветераннар йортларында хәйрия концертлары да куеп йөри әле алар. Күптән түгел иҗат кичәләре булды. Аннан кергән акчаның да бер өлешен ветераннарга бүләк алырга тотачакбыз, дигән иде Әлфия ханым. «Казандагы Ветераннар йортындагыларның икесе генә сугышта катнашкан ветераннар. Калганнары – сугыш чоры балалары. Инде алар да кимеп бара. Дәүләттән бер тиен ярдәм алмый китеп баралар. Шуларны бераз булса да күңелен күрик, дип, әзрәк күчтәнәчләр алып, концерт белән барып кайтабыз. Исән калган ветераннарның кадерен белеп каласы килә», – дип сөйләде нәфис сүз остасы.

СҮЗ УҢАЕННАН. Татарстан Язучылар берлегендә торган 53 әдипнең 25е беренче елларда ук фронтка киткән. 1942-1945нче елларда тагын 15ләп әдип татар фронт газеталары редакцияләренә командировкага җибәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. 35 язучының сугышта гомере өзелгәнлеге мәгълүм.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Бу айда укучыларыбызга Җиңү көне турында язарга тәкъдим итәбез. Бәлки, сугыш сезнең гаиләгә дә кагылгандыр – истәлекләрне шигъри дүртьюллык итеп язарга мөмкин. Бәлки, Җиңү көнен күккә миллионнар очырып бәйрәм итү турында фикерләрегез бардыр – аны да язарга була. Тулы ирек. «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип күрсәтергә генә онытмагыз. Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Шигырьләр 27нче майга кадәр кабул ителә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии