Депутатлар да елый…

Депутатлар да елый…

Без гел депутатлардан зарланабыз, аларны сүгәбез. Ләкин алар да кеше. Аларның да зарлары, борчулары бар. Әллә бик җиңел дип беләсезме сез аларның эшләрен, тормышларын?! Дәүләт Думасы депутаты Вера Ганзя да түзмәде әнә – узган атнада хезмәт хакының әз булуына зарланды.

Без бу депутатны жәлләр дә идек… әгәр аның хезмәт хакы 380 мең сум икәнен белмәсәк. Илдә уртача хезмәт хакы 37 мең сум, диләр, ләкин ул 37 мең дә кайберәүләрнең төшенә генә керә. Ә мескен депутат ханым 380 мең сум алуына зарлана. Ул акчага яшәрлек түгел, ди. Салымын тотып калгач һәм бер өлешен партиягә күчергәч, Вера ханым әҗәткә дә бата икән әле.

Бу хәбәрне укыгач, әлеге кыю ханымның (депутат башы белән хезмәт хакының әзлеген таныгач, кыю дими хәл юк!) биографиясен өйрәнәсе иттек. Бәлки, моңарчы 500 мең сум алып эшләгәндер дә, хәзер шуңа күрә 380 меңгә «генә» канәгать түгелдер дигән идек. Алай түгел икән. Интернет чыганаклар язуынча, Вера Ганзя укытучы булып эшләгән. Укытучы булганда, 380 мең турында хыялланырга да җөрьәт итмәгәндер әле. Яңа кәнәфигә утыргач, ихтыяҗлары да арткан. 380 меңне дә әзсенә башлаган.

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Вера Ганзя акыллы ханым булып чыкты. Ялгыш сүз ычкындырганын бик тиз аңлап алып, тизрәк төзәтергә ашыкты. «Әгәр бу суммага вәкиллек чыгымнары (представительские расходы) да өстәлсә, «380 мең сум әз» дию гадел дә булмас иде. Ләкин безгә андый өстәмә бирелми, шуңа күрә 380 мең сум әллә ни күп тә түгел. Хезмәт хакының өчтән бер өлешен партия үзенә алып кала (Вера Ганзя – КПРФ партиясе депутаты. – Авт.). Аннан соң мин, әйтик, балалар йортына барам. Болай гына бармыйм бит. Миннән тузан суырткыч сорыйлар, тегесен сорыйлар, монысын таптыралар. Һәм мин аларны үз акчама сатып алам. Шул чыгымнарны чигерсәң, хезмәт хакы кредит картасында җыелган бурычларны капларга да җитми. Кайвакыт минем 100әр мең сум бурычым җыела», – дип, депутат ханымның сүзләрен китерә «Говорит Москва».

«Балалар йортына тузан суырткычлар алам» дигән җөмләсе белән генә аклана алмаячагын аңлап булса кирәк, «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюсында болай дип тә өстәгән Вера Ганзя: «Мин Дәүләт Думасына килгәч әзрәк кенә булса да баемадым. Мин Думага аның өчен килмәдем дә. Хезмәт хакын бөтенләй түләмәсеннәр шунда! Ул бары ачуны чыгара торган фактор гына. Министрларның күпме алуын белми, бөтен кеше ДәүДума депутатларын чәйни, безне дошман күрә».

Аңламассың бу хатын-кызны. Хатын-кыз депутатны – бигрәк тә. Әле генә 380 мең сумны да әзсенә, әле генә «анысы да кирәкми» дип белдерә.

Вера Ганзяга КПРФ вәкилләре дә, башка партияләр дә җавап бирмәде әле, һәрхәлдә җавап ишетелмәде. Ә гади халыкның җавабы булса да, алай өскә – депутат каланчасына кадәр үк менеп җитмидер ул. Шуңа күрә Вера ханымга үзенең коллегасы сүзләрен җавап итеп китерергә булдык әле. Коллега дигәннәре – Дәүләт Думасының Брянск өлкәсе буенча депутаты Николай Валуев (ул әле элеккеге боксчы да). Күптән түгел онлайн-конференция вакытында Кемерово өлкәсеннән Алевтина Макарова исемле пенсионер әби хәерчелеккә зарланган, онлайн-конференция бара торган сайтта «шундый бай Русиядә хәерче хәлендә яшәү бер дә күңелле түгел, хәтта оят та» дип язып калдырган иде. Рәсми декларациядә күрсәтелгән мәгълүмат буенча 2017нче елда 10,7 млн сум акча эшләгән депутат Валуев әбигә язучы Василий Шукшин сүзләре белән җавап бирде, шул рәвешле әбине «юатты»: «Хәерче булу оят түгел, арзанлы булу оят». Бу сүзләрне ничек тә булса Вера Ганзяга җиткерергә иде, «хезмәт хакым аз» дип борчылып ятмасын. Акчам әз, дип, тамагына да ашамый тормасын: өй борынча җыеп, итен-бәрәңгесен дә җибәрергә кирәк, безнең халык юмарт бит ул, авызыннан өзеп булса да бирер. Хәерчелеккә ничек тә түзәрбез, җәмәгать, иң мөһиме – арзанлы булмыйк!

АКШта Конгресс әгъзалары аена якынча 13 мең доллар ала (безнең акчага күчергәч, якынча 852 мең сум килеп чыга). Бу – илдәге уртача хезмәт хакыннан 3,7 тапкырга күбрәк (уртача хезмәт хакы – 3500 доллар, ягъни 229 мең сум тирәсе). Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә 2018нче елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы 37 мең сум булган, тик таныш белешләрегез арасында 37 мең сум алучылар бармы? Тикшереп карагыз. Росстат алдамыйдыр… Безнең депутатларның хезмәт хакы әлеге кәгазьгә язылган уртача хезмәт хакыннан да 9,4 тапкырга күбрәк

ШУШЫ ТЕМАГА

Татарстан җитәкчеләре күпме пенсия алачак?

Татарстан җитәкчелеге пенсия реформасын хуплады, ә үзләренең пенсиясен гади халыкныкы дәрәҗәсенә калдырырга теләмәде (хәзер республикада иминият пенсиясенең уртача күләме – якынча 13 мең сум). «Идел Реалии» электрон газетасы республика җитәкчелегенең, өстәмә түләүләрне дә кушып санагач, күпме пенсия алачагын исәпләп караган.

«Татарстан Республикасының дәүләт вазифалары турында»гы Закон буенча, республика җитәкчелеге – президент, хөкүмәт әгъзалары, даими нигездә эшләүче депутатлар картлык буенча иминият пенсиясенә кушып, ай саен өстәмә түләүләр дә алырга хокуклы. Ул өстәмә түләүләргә ия булу өчен, кеше дәүләт вазифасында кимендә бер ел эшләргә тиеш. Ышанычны югалту сәбәпле эштән җибәрелгәннәр генә бу өстәмәдән мәхрүм ителә.

Өстәмә түләүнең күләме стажга карап билгеләнә. Законда язылганча, әгәр депутат вазифасында бер елдан алып өч елга кадәр эшләгән икән, пенсиясенә өстәмә түләү аның айлык исәп түләвенең (ТР Президенты Указы буенча, айлык исәп түләве, ягъни расчетное денежное вознаграждение, чиновникка билгеләнгән окладтан 2 тапкырга күбрәк һәм ул окладка кушып бирелә. – Авт.) 45 проценты күләмендә булачак. Әгәр өч елдан артыграк икән – өстәмә түләү исәп түләвенең 65 проценты күләмендә булачак. Күп дигәндә чиновник айлык исәп түләвенең 70 проценты күләмендә өстәмә түләү алырга мөмкин. Моның өчен аның дәүләт вазифасында эш стажы 15 елдан да ким булмаска тиеш.

Катлаулы математик формулалар белән башыгызны катырмыйча, тәгаен саннарга күчик. Әгәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә пенсиягә чыкса, аның пенсиясенең иминият өлешенә 103740 сум өстәләчәк. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, мөгаен, пенсиясенә шуның хәтле өстәмә ала торгандыр.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин пенсиясенә 81900 сум өстәмә алыр дип фаразлана. Премьер-министр Алексей Песошинга пенсиягә кадәр ерак әле – аңа 54 кенә яшь. Шулай да хәзердән үк аның пенсиясенә күпме өстәмә аласын санап куярга була – 76050 сум. Тик бу әле актык сумма түгел, Песошин стаж, ә димәк, өстәмә түләү буенча Мөхәммәтшинны куып җитә ала.

Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның дәүләт вазифасында стажы бик зур. Шуны исәпкә алып, пенсиясенә өстәмә түләү 76440 сум булыр, дип гарантияләргә мөмкин. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтыновның өстәмәсе әзрәк булачак – 70980 мең сум. Икенче урынбасар Римма Ратникованыкы әлегә 65910 сум гына чыга, ләкин аның стажы, ә димәк, өстәмәсе дә артачак әле.

Вице-премьерлар да пенсияләренә якынча шуның хәтле алачак. Иң күп өстәмә иң озак хезмәт итүчедә – хөкүмәт рәисе урынбасары һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовта булачак инде.

Хөкүмәтнең «гади» әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутатлары әллә ни күпкә өмет итә алмый. Кемдер иминият пенсиясенә өстәмә итеп 35100, кемдер 54700 сум «гына» алачак. Бу актык саннар түгел, әлбәттә. Яңа указ чыгарып, өстәмәне тагын да арттыра алалар. Кем әйтмешли, закон үз кулларында.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Элек өч тиен торган даруны 100 сумга алдым кичә…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: акча» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу тема бигрәк үзәгегезгә үткән икән – шигырьләр бик күп килде. Хәтта 18 куплет язып җибәрүче дә бар! Кызганыч, аларның барысын да газетабызда биреп булмый, шуңа күрә һәр авторның да бер-ике куплетын гына сайлап алып бастырабыз. Гадәттәгечә, бу айда да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Ютазыдан Галия Хөснуллина һәм Казаннан Венера Мортазина. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Телевизордан сериалны

Пенсионер утырып карый.

Балалары, читтән кайтып,

Пенсия акчасын талый.

Совет дигән заманда

Банкка акча салдым.

Шул акчаны алалмыйча,

Бик зур хафага калдым.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Акча дигән «галиҗанәп»

Безне бугазлап алган.

Юань, доллар һәм евро

Чабалар безнең алдан.

Рубльнең хәле начар –

Арттан килә шуышып.

Инде шулай юкка чыгар,

Уйный торгач куышып.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ай-һай, дуслар, нихәл итим,

Дөнья мине кыйнады.

«Зверь»банкта акчаларым

Кычкырып утта янды.

Венера МОРТАЗИНА,

Казан шәһәре

Пенсия алган көн – бәйрәм,

Акча бирделәр бер уч.

Бер өем кәгазь өстәлдә –

Ай да түлисе бурыч.

Кешеләр кибеттә йөри –

Музейда йөргән кебек.

Бәядән чәч үрә тора,

Кыймылдый башта бүрек.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Тулы чакта кесәң

акча-макча белән,

дус-иш дигәннәрең

җәя юлга келәм.

Бушап калгач кесәң,

юк игътибар, сан да,

чатта юри генә

хәер сорасаң да.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Акча диеп утка керә,

Акча диеп суга керә,

Комарланып-комсызланып,

Акча җыя мәхлүк кеше.

Нәҗип КАМАЛОВ,

Удмуртия Республикасы, Сарапул шәһәре

Кеше кадере, кыйммәте

Тормый хәзер тишек тиен.

Барча нәрсә бәяләнә

Букча калынлыгы белән.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Түрәләр бай, акчасы күп, илдә

Чәчәк ата бит коррупция,

Депутатлар миллионлап урлый,

Ничек арта алсын пенсия?!

Байлар комсыз, соңгы сулышында:

«Акча, акча!» – диеп үләләр,

Үзе белән алып китә алмый –

Шыр ялангач килеш күмәләр…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Үткән-беткәнне сагынудан

Ни тәм табасын, дисәң –

Элек 3 тиенлек даруны

100 сумга алдым кичә…

Рафаил СИРАҖИ

Чүпрәле районы

Нефть-газдан акча керә –

Бюджетка бик булыша.

Күп өлеше бушка китә –

Чит ил белән сугышка.

Карт-корылар, инвалидлар

Пенсияне көтәләр.

«Бездә акча бер букча» дип,

Түрәләр ял итәләр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: депутат һәм халык» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 29нчы октябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии