Юлны кем «ашаган»?

Юлны кем «ашаган»?

Русиядә юлларны сүкмәгән кеше бармы икән ул? Юктыр. Чокыр-чакырыннан зарланасың да зарланасың инде, әле шоп-шома юлдан (андыйлар булса, әлбәттә!) җилдерүчеләр дә: «Бу юлга ничә миллион кереп китте икән?» – дип кыбырсый торгандыр. Безнең илдә шунсыз булмый. Ә юлларның начар булуында кем гаепле? Озакка сузылган кыш, тыз-быз йөреп торган машина агымы, кирәкмәгән вакытта яуган яңгыр – беткәнмени сәбәп. Асфальтның ватылуында теләсә кем һәм теләсә нәрсә гаепле, тик юл төзү өчен җавап бирүчеләр генә түгел.

Күптән түгел республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин журналистлар белән очрашуы барышында юлдагы чокырларның ничек барлыкка килүен аңлатып бирде. «Аңлагыз, юл ашалган гына», – дигәненнән ни көләргә, ни еларга белмәссең. Бактың исә, яңа салынган юлда берникадәр вакыттан соң кәлияләр барлыкка килүдә юл салучыларның бер гаебе дә юк икән. Министр сүзләренә ышансаң, алар үз вазифаларын җиренә җиткереп башкара (коеп яңгыр яуганда асфальт салып йөрүчеләрне берүк ачулана күрмәгез – шулай «тиеш» икән лә!). Казан урамнарында чокырлар хасил булуның сәбәбе шул: юл салганда вак таш-мастика асфальт бетонының 10нчы маркалысы (ЩМА-10) кулланылган. Юлны салып бетергәч кенә, әлеге марканың яраксыз булуы ачыкланган. «Тикшерү уздырып карадык: Казан үзәгендәге «боҗра»дан көненә 50 мең машина үтә икән! ЩМА-10 маркалы кушылма аның кадәрне чыдата алмый. Без бит моның кадәр машина агымы 2025нче елга гына булыр дип уйлаган идек!» – дип акланды Ленар әфәнде. Узган ел гына (аңа кадәр – Универсиада алдыннан, 2013нче елда) 3 млрд сумга төзекләндерелгән «боҗра»ны яңартуга быел тагын 2,5 млрд сум тотачаклар. Хәзер инде барысын да исәпләп, 20нче маркалы бетон кушылмасын кулланмакчылар. Өченче ел да, былтыр да, быел да һаман шул бер үк юлларны ямыйлар, ә аулактагы урамнар «минага тотылган хәлдә» ята бирә, бичаралар.

Узган ел, ЩМА-10 стандарты буенча асфальт җәяргә кирәк, дип техник бәяләмә биргән кешенең фамилиясе яңгырамады, аңлавымча, аңа бернинди дә җәза, кая ул, хәтта шелтә дә белдерелмәгәндер. Үзеннән-үзе «ашалган» асфальт өчен гаепләмәссең бит инде аны! Ашалгач, асфальт тигез итеп «ашалырга» тиештер инде ул, ягъни 50 мең машина үтә торган юлның буеннан-буена уйсулык барлыкка килергә, юл тоташ «утырырга» тиештер. Ә бездә бит мина төшкән шикелле: монда чокыр, тегендә ярык, анда тишек. Телемне тешләдем: юл белгечләре белән бәхәскә керер гыйлемем юк чөнки.

Ә республика юлларына быел 13,5 млрд сум тотылачак икән (узган ел бу сумма 12,75 млрд булган). Шуның 3,8 млрд сумы – юллар төзүгә һәм торгызуга, 5,9 миллиарды – төзекләндерүгә, 3,4 миллиарды – карап тотуга. Әле бу – федераль үзәктән бүлеп бирелгән акчаны кушмыйча, республика казнасыннан чыкканы гына. Ленар Сафин әйтүенчә, быел 44 торак пунктны трасса белән тоташтыру ниятләнелә. Тик министр бөтен юлга да асфальт тәтемәячәк (дөресрәге, акча җитмәячәк) диде. Кайдадыр вак таш кына җәеләчәк. Җәелсен иде инде ул, кәгазьдә генә калмасын. Югыйсә, XXI гасырда һаман тездән балчык ерып йөрергә мәҗбүр булган авылларыбыз да бар бит әле. Ә документта алар – асфальтлы.

Зур эшләрдән тагын Саескан тавы янында Кама аша салынган күпернең икенче өлешендә төзелеш тәмамлануы көтелә. Кама аръягында яшәүчеләр күптән, бик күптән көтә инде бу вакыйганы. Быел гына да күпердә төзелеш эшләре алып бару өчен федераль үзәктән 687 млн сум бүлеп бирелгән икән. «Сентябрьдә күпернең ике өлеше дә эшли башлаячак», – дип ышандырды министр. Яхшы яңалыкны кайчан әйтәсен белде ул: Кама күпере турында ишеткәч, министрның «юл ашалган» дип җилкә сикертүе дә арткы планга күчте.

Юллар төзелешенә багышланган утырышта Казанның авырткан урыны – су агып төшү юллары турында гына сүз булмады. Хәер, «ливневка»лар – аерым тема ул. Бу арада Казанда көчле яңгырлар яуганы юк, күптәннән «йөзеп» йөргән булмагач, нәрсә икәнлеге онытылган. Бер явып карасын әле – аннан соң ул мәсьәләгә дә әйләнеп кайтырбыз.

Сан

Быел Татарстанда юллар салу, төзекләндерү һәм аларны карап тоту өчен 13,5 млрд сум акча тотарга ниятлиләр. Бу әле федераль казнадан бирелгән субсидияләрне санамыйча гына.

Президент әйтте

(Рөстәм Миңнехановның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына һәм район башлыкларына төбәп әйткән мөрәҗәгатеннән)

«Без юл төзүгә һәм аны төзекләндерүгә бик күп акча бүлеп бирәбез. Тик аның тиешенчә кулланылмавы аяныч. Үзегез өчен юлны ничек саласыз, республика өчен дә шулай салырга тиешсез. Стандарт бөтен җирдә дә бер булырга тиеш: федераль трассага да, төбәк яки муниципалитет юлы өчен дә. Юл ул йә бар, йә юк – башкача була алмый. Асфальтта ярык барлыкка килүгә, шунда ук чарасын күрергә тырышыгыз. Ярыкны ямап куюы җиңелрәк бит. Юлларны вакытында «дәваларга» кирәк. Аннары кабат эшләргә, коточкыч зур чокыр-чакырны ямап йөрергә туры килмәсен».

Бер чеметем мәзәк

Чынлыкта, Русиядә бер генә бәла: начар юлны акыллы кешеләр салмый бит инде.

***

Төшкән чокырыңнан трактор ярдәменнән башка чыга алсаң, юл бик үк начар булып саналмый әле.

Районнарда ничек?

Их, юллары Нурлатның…

Нефтьле Нурлат «глава»сының

Сабыры алтын икән.

«Мировой» ир, бер сүзем юк,

Алдында башым иям!

Югыйсә, мондый юллардан

Ничекләр йөрмәк кирәк?

Мин җитәкче булсам әгәр,

Башны алып качар идем,

Ә ул маладис – түзә.

Анысы монда асфальтны

Бер дә жәлләп тормыйлар:

Ел саен көзге яңгырда

Тишекләрне ямыйлар.

Яратсаң ярат илеңне

Бөтен барлыгы белән,

Туймас корсак түрәләре,

Килде-китте законнары,

Тишек юллары белән!

А.Н.

Игътибар! Бәйге!

Яңа сәхифә белән бергә яңа бәйге дә игълан итәбез. Шарты бик гади: әлеге сәхифәдә кузгатылган темага дүртьюллык шигырь язып җибәрергә кирәк. Әйтик, бүгенге санда юллар турында яздык. Димәк, беренче бәйгебез «Ай-һай хәлләр: юллар» дигән темага булачак, конверт тышына яки электрон хатыгызның башына шулай дип күрсәтергә онытмагыз. Бу темага дүртьюллыкларны ике атна дәвамында гына (ягъни 17нче августка кадәр) кабул итәбез, аннары йомгак ясап, җиңүчене билгелибез. Аннары яңа тема бирәчәкбез. Игътибар: шул дүртьюллык шигырьдә теманы ачып бирергә тырышыгыз. Язмагызны үзегездәге юлсызлык күренешләре төшерелгән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Иң кызыклы әсәрләр газетабызда басылачак. Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии