Сабантуй мизгелләре

Күп гасырлардан бирле үткәрелә торган Сабан туе кебек күңелле бәйрәм тагын бармы икән? Юктыр. Бразилиядә урам бәйрәме бар, анда алар шәрә дип әйтерлек, плавкига охшаган нәрсәнең арт ягы бөтенләй юк диярлек, алгы яктан да ике-өч бармак киңлегендә чүпрәк. Хәтта Олимпия уеннары да бездәге Сабан туе кебек күңелле түгел.

Сугыштан соңгы чорларда күрше авыллар белән бер атна буена бер-берсенә йөрешеп, бигрәк тә авыл яшьләре пар атлар җигеп, дирбияләрен җиз төймәләр, кыңгыраулы сөлгеләр белән бизәп, гармуннар тартып, авыл урамына килеп керерләр иде дә, аларны олысы-кечесе каршылар иде. Ул елларда Сабан туе һәр елны июньнең өченче атна азакларында үткәрелеп, бөтен СССР буенча таралышкан татар халкы җәйге ялын шул вакытка ала иде.

Ә хәзер бәйрәм булырга бер ай кала хәбәр итәләр дә, ерактагы туганнары белмичә дә кала. Тагын авыл өчен бер начар нәрсә: уеннарда катнашасың килсә, алдан язылырга кирәк, хәтта балалар көрәшенә дә. Бу инде күп уеннарда халыкны катнаштырмау кебегрәк килеп чыга. Элек һәр авылда Сабан туе булган, хәтта кечкенә авылларда да. Колхозлар таралгач, һәр авылда да үткәрелми. Үткәрелгәннәрендә дә чүлмәк вату, катык салынган казаннан авыз белән тиен акча алу, аркан тартышу (күмәкләшеп түгел), таяк тартышу кебек уеннар онытылып бара.

Соңгы елларда без Минзәлә районының Калморза авылы Сабан туена кайтабыз, хатыным Сәвия шул авыл кызы. Менә быел да кайттык. Беренче көнне заманында районда зур авылларның берсе саналган күрше Бикбау авылында булдык. Халык бәйрәмдә бик теләп катнашты, ул бүләкнең күплеге, әйтеп бетерерлек түгел. Уеннарда катнашканнарның берсе дә бүләксез калмады.

Ә икенче көнне Калморза авылы Сабан туе иде. Көн матур, шулай ук бүләкләр дә күп, Минзәлә һәм Чаллыдан җырчылар килгән. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: мәйдан уртасында зур һәм бер кечерәк тәкә басып тора. Башта 6-7нче класс балалары көрәште. Бикбауда да, Калморзада да Камил Шәрипов дигән укучы калды, ә теге кечкенә тәкә өчен Калморза мәктәбендә генә укыган малайлар көрәште. Камилне кертмәделәр, чөнки әтиләре Минзәләгә күчеп киткәч, ул инде авыл малае дип саналмый, моңа беркем дә ризасызлык белдермәде, бәлки зурлар арасында да шундый тәртип кирәктер. Икенче тәкә өчен читтән килгән спортчылар көрәште. Мин бу күренешне авыл егетләрен кимсетү дип саныйм. Икенче ят күренеш – ике авылда да шома баганага менүче булмады, ләкин Калморзада бер бала җитез генә яртысыннан күбрәккә менде, әгәр аның озын чәч толымы күренмәсә, ул яшь кенә кыз бала дип уйламас та идек. Әле менәргә генә түгел, төшәргә дә көч кирәк. Ун еллар элек Әлмәт Сабан туенда бер егетне, төшәргә хәле калмыйча ярты баганадан җиргә егылып, өч көннән соң үлде, дигәннәр иде, шуннан соң гына бау куйдылар.

Бу Сабан туенда «Озын толым» бәйгесе дә оештырдылар. Анда катнашырга теләп дүрт-биш хатын-кыз, 7-8 яшьлек дүрт бала да чыкты. Чәчләре билләренә кадәр төшеп торганга күрә, без дә оныгыбызны чыгардык, ләкин бүләкне зур хатын-кызларга гына бирделәр. Нишләп сезгә бүләк бирмәделәр, дип сораган идек, ул: «Балаларга бүләк бирелми, дип әйттеләр», – диде. Җәмәгать, ничек шулай дип, бала күңелен төшерергә була инде? Һич югы исле сабын биргән булсалар да ярар иде. Мин бу сүзләр белән кемнедер хурларга уйламыйм, киләчәктә балаларга игътибарлырак булсыннар иде, дигән фикеремне генә әйтәм.

Бәйрәм ахырында гына Пермь Сабан туеннан кайтышлый, Асаф Вәлиев үзенең якташларын-дусларын котлап чыкты. Үзенең күп кенә җырларын башкарып, халык күңелен күрде.

Менә, дуслар, шундый Сабантуй мизгелләре. Авыл халкын эчүчелеккә бирелгән дисәләр дә, ике авылда да исерекләр дә, тәртип саклаучылар да күренмәде. Әлегә авыллар, Аллага шөкер, тырыша-тырыша яшәп яталар.

Хәйдәр САБИТОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии