Кемгәдер – койма, кемгәдер – төймә

Кемгәдер – койма, кемгәдер – төймә

Белем бирү йортларына корал тотып килү, балалар булган җирдә ату, шартлату очраклары шулхәтле еш була башлады, без бу хакта «тагын фаҗига» дип хәбәр итәргә мәҗбүр...

26нчы апрель көнне дә тагын фаҗига булды. Ульян өлкәсенең Вешкайма бистәсендәге «Рябинка» балалар бакчасына 26 яшьлек Руслан Ә. мылтык тотып килеп, тыныч кына йоклап яткан 5 һәм 6 яшьлек ике баланы, шулай ук тәрбиячене атып үтергән, бер хезмәткәрне яралаган, соңыннан үзе дә атылып үлгән. Ул тотып килгән мылтыкның хуҗасы 68 яшьлек күршесе булып чыккан, аның да мәетен ерак түгел табып алганнар. Иртән бергәләп ауга дип чыгып киткән булганнар...

Әле узган елның 11нче маенда үзебезнең Казанда булган фаҗиганең яра эзләре дә йомылмаган иде. Газета укучылар арасында: «Тиздән бер ел була бит инде, нишләп җинаятьчене һаман хөкем итмиләр икән? Шуның хәтле озак нәрсә тикшерергә була, барысы да ачык бит!» – дип шалтыратучылар булып тора. Русия Генераль прокуроры Игорь Краснов та 26нчы апрель иртән генә Казан гимназиясен искә алды, Федерация Советында: «Узган ел Казан, Пермь, Санкт-Петербург, Серпухов уку йортларында кораллы һөҗүм белән бәйле фаҗигаләр балаларыбызның куркынычсызлыгы җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгәнлеген күрсәтте. Һәр төбәктә диярлек белем бирү йортларының саклану категориясен белә торып киметеп күрсәтү, нәтиҗә буларак, махсуслашкан сак хезмәтен җәлеп итмәү очраклары ачыкланды», – дип чыгыш ясады. Ә ярты сәгатьтән Ульян өлкәсендә фаҗига булды...

Генераль прокурор әйткән «саклану категориясе» буенча балалар учреждениеләре берничә төргә бүленә. Кайсыларындыр махсуслашкан сак хезмәте сакларга тиеш, ә кайсындадыр закон буенча хәвеф төймәсе, йозаклы капка булуы да җитә. 100 баладан кимрәк булган аз комплектлы авыл бакча һәм мәктәпләрендә, әлбәттә инде, сакчы утырмый. Аны ялларга аларның мөмкинлеге дә юк (ә бюджеттан аерым акча каралмаган). Хәвеф төймәсе, камералар, койма һәм йозаклы капка белән генә җиһазландырылган булалар. «Рябинка»да да булган алар («РИА Новости» язуынча, анда 70тән күбрәк бала йөргән, бакчаның үз сайтында бу хакта мәгълүмат тапмадык. – Ф.М.), фаҗигадән соң рәсми затлар иң элек шул хакта хисап тотты. Әмма ул камерадан күзен алмыйча карап утырырга, шикле затны күрүгә хәвеф төймәсенә басарга, ишекне эчтән бикләп куярга кешеләре генә булмаган. Шушы хәлдән соң Татарстанның Арча, Саба, Кукмара районындагы аз комплектлы бакчаларның мөдирләре белән сөйләштек (анонимлык саклау шарты белән). Барысының да диярлек җаваплары охшаш булды: камерадан карап утырырга аерым хезмәткәр юк, җыештыручы йә мөдир үзе караштырсалар да, төп эшләре булу сәбәпле, анда гына утыра алмыйлар. Ишекләре дә, гадәттә, ачык торган. «Ата-аналарның балаларын китерү, килеп алу сәгате якынлашканда тышкы капканы да, эчке ишекне дә ачып куя идек. Һәрберсе шакыган саен барып ачып булмый бит, алар бер-бер артлы киләләр. Көндезге йокы сәгате вакытында эчке ишек бикле була», – диде берсе. Ульяндагы хәлдән соң капкалар, ишекләр бикләнгән. Ниндидер өстәмә тикшерү килә дигән хәбәр булмаган иде әле.

Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадән соң: «Үтерүче керәсе булса, аны сакчы гына да тотып кала алмый», – дип яздылар. Шул ук вакытта камерадан карап утырып кына да шикле кешене тоткарларга була икән. Карап утыручы булса, билгеле. Ульянда фаҗига булган 26нчы апрельдә кичке якта Казанның Идел буе районындагы 374нче бакчада да балаларны һәм хезмәткәрләрне куркыткан хәл килеп чыккан. Бер ир-ат коймадан бакча ишегалдына кереп, бу вакытта һава суларга чыккан балаларга таба юнәлгән, «әллә «мине үтерәләр», әллә «мин үтерәм» дип кычкырган», үзен агрессив тоткан, дип язды «Вечерняя Казань». Моны каравылчы камерадан күреп алып, хәвеф төймәсенә баскан һәм Росгвардия хезмәткәрләре килеп җиткәнче билгесез ирне тотып торган. Тәрбиячеләр балаларны тизрәк бакча эченә керткәннәр. Росгвардия 2-3 минут эчендә килеп җиткән. Урамнан кергән ир лаякыл исерек булган, аягында көчкә басып торган. Исерек булмаса, нәрсәләр эшли аласын күз алдына да китерәсе килми. Дөрес, бу очракта камера, сакчы һәм хәвеф төймәсе коткарган. Әмма койма һәм бикле капканың бер файдасы да булмаган бит.

Балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе кебек үк булмаса да, аларның иминлеген тәэмин итүнең дә әһәмиятле икәнен аңласыннар һәм киләчәктә фаҗигаләрне булдырмый калу өчен чынлап та эшкә ярый торган берәр чара күрсеннәр иде инде...

 

ФИКЕР

– Балалар бакчасында сакчы булмаган. Мәктәпләрдә һәм бакчаларда каравылчы яллар өчен акчаны ата-аналар җыя, ләкин берәрсе зарланса, прокуратура моны законсыз рәвештә акча каеру дип кабул итәчәк. Закон буенча, бакчада, мәктәптә, вузда кораллы сак булырга тиеш түгел. Аның каравы суд биналарын, полиция бүлекләрен, прокуратура һәм ДәүДуманы кораллы кешеләр саклый, һәм аның өчен акча бюджеттан бүленә.

Казанның 175нче гимназиясендә Галәвиев оештырган атыш РФ Җинаять Кодексының 105нче маддәсе нигезендә квалификацияләнде – бу ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү. Ульян өлкәсенең Вешкайма балалар бакчасындагы очрак буенча да шул маддә нигезендә эш ачылды. Шул ук вакытта Татарстанның Кукмара районы полиция бүлегенә яндыра торган сыеклык салынган шешә ыргыту очрагы, бер кеше зыян күрмәсә дә, 205нче маддә буенча, ягъни теракт буларак квалификацияләнде, җинаятьне кылучы атып үтерелде (2020нче елның 29нчы октябрь төнендә 16 яшьлек яшүсмер Кукмара полиция бүлегенә Молотов коктейле салынган шешә тотып һөҗүм иткән, соңрак пычак чыгарып янаган иде. Полиция вәкилләре аны туктату өчен 12 тапкыр аткан, шуның алтысы (!) яшүсмергә туры килгән, ул шунда ук үлгән, үләр алдыннан бер полиция хезмәткәрен пычак белән яраларга өлгергән иде, ул җиңел яралар белән котылды. Адвокатның шушы вакыйга турында әйтүе. Ул – үлгән яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиевның яклаучысы. Аны «Балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү», «Террор эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү», «Хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына зыян салуга котырту» маддәләре буенча гаеплиләр. – Ф.М.).

Димәк, бездә хокук саклаучылар балаларга караганда яхшырак саклана, һәм аларга һөҗүм итү балаларга һөҗүм итүгә караганда катырак җәзалана. Балалар безнең киләчәгебез түгелмени соң?

Руслан НАГИЕВ, адвокат

(шәхси телеграм-каналыннан алынды)

– Психик яктан сәламәт булмаган кешеләр саны геометрик прогрессия буенча арта («Рябинка»га бәреп кергән Руслан да психоневрология диспансерында исәптә торган. – Ф.М.). Бу бик зур проблема. Элек психиатрларга көненә 2-4 кеше килә торган булса, соңгы елларда, пандемия башлану белән, 15-20ләп кеше килә башлады. Украинадагы «махсус операция»нең дә йогынтысы булды. Хәзер һәр икенче кешедә йә стресс, йә депрессия. Шуңа күрә, ни кызганыч, Ульян өлкәсендәге кебек хәлләрнең тагын кабатланачагын фаразлыйм. Бер-ике елдан бу психик авырулар безнең бакчаларга, мәктәпләргә агылачак. Шуңа күрә кичекмәстән чаралар күрә башларга кирәк. Беренчедән, хәзер исәптә торучы психик авыруларны ныклы контрольгә алырга. Икенчедән, психик авырулар кыла торган тәртипсезлекләргә чик куярга кирәк, алайса хәзер аларга карата ни Эчке эшләр, ни Сәламәтлек саклау министрлыклары бернинди санкцияләр дә кулланырга хокуклы түгел, берәр фаҗига булганнан соң гына нәрсәдер эшли алалар.

Балалар оешмаларының куркынычсызлыгына килгәндә, прокуратура тикшерү белән һәр бакчага барып җитәргә тиеш. Мин мондый учреждениеләрнең куркынычсызлык буенча ниндидер категорияләргә бүленүе турында ишетергә дә теләмим. Ата-аналарга да бакча яки мәктәпнең нинди категориягә каравы барыбер. 35 мең студент белем ала торган Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетымы ул, әллә 15 кенә бала йөри торган кечкенә бакчамы – мөһим түгел. Һәр баланың тормышы кадерле!

Юрий ОБОЛОНСКИЙ, илкүләм ата-аналар комитеты башкарма директоры, Русиянең атказанган табиблар берлеге президенты киңәшчесе

(Чыганак: «Московский комсомолец»)

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Узган ел бөтен илне тетрәндергән фаҗигаләрне оештыручыларга нәрсә булды? Корал тотучылардан тыш, тагын кемнәргә гаепләү белдерелде? Шул сорауларга кыскача җавап бирәбез.

– 2021нче елның 11нче маенда Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене, шул исәптән 7 баланы һәм ике укытучыны атып үтергән, 24 кешене яралаган Илназ Галәвиевка Тикшерү комитеты узган елның декабрендә актык гаепләү белдергән иде. Аны ике һәм аннан күбрәк кешене, шул исәптән балигъ булмаганнарны үтерүдә, шартлаткыч матдә ясау һәм саклауда, белә торып чит милеккә зыян салуда гаеплиләр. Моның өчен гомерлек төрмә җәзасы бирергә мөмкиннәр. Шулай да эш әле төгәлләнмәде. Галәвиев СИЗОда тотыла. Соңгы психиатр экспертизасы аны атыш оештырган вакытта үз акылында булган дип тапты. Ул үз гаебен таныды һәм гафу үтенде. Тикшерү комитеты 600дән күбрәк кешене зыян күрүче дип тапты.

Бу елның 1нче апрелендә 175нче гимназиянең директоры Әминә Вәлиевага да актык гаепләү белдерелде. Бу хакта аның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итте. Вәлиеваны ваемсызлыкта гаеплиләр. Янәсе ул белем бирү йортында каравыл булуын кайгыртмаган, шул саксызлыгы ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән. Директорга 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Адвокат шуннан ары мәгълүмат бирмәде, чөнки аннан тикшерү материалларын халыкка чыгармау турында кәгазь яздырып алганнар. «Шуның аркасында яклау эшен тулы канлы итеп оештырып та булмый, әйтерсең дәүләт сере турында сүз бара», – дип зарланган иде адвокат.

Директордан тыш, «Ваша безопасность» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Ивановка һәм «Союз пожарного мониторинга» ҖЧҖ инженеры Марат Җиһаншинга да актык гаепләү белдерелгән. Икесе дә гаебен танымаган, дип язды «Реальное время».

– 20нче сентябрьдә Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетына корал тотып килеп, 6 кешене атып үтергән, 47 кешене яралаган Тимур Бекмансуров сак астында тотыла. Әлегә актык гаепләү белдерелмәгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, аның тикшерү изоляторында тотылу вакыты 22нче майга кадәр озайтылды. Билгеле булганча, Бекмансуровны вузга килеп җиткән ДПС хезмәткәре генә туктатып калган иде, ул каршы ут ачты. Нәтиҗәдә, атыш оештыручыны авыр хәлдә больницага озаттылар, табибларга балтырдан аягын кисәргә туры килде. Инвалидлык алган булса да, коляскада гына хәрәкәтләнсә дә, авыр җинаять кылуын исәпкә алып, тикшерү барышында аны СИЗОда тотарга карар бирелде. Бекмансуров үз гаебен таныды. Психиатр экспертизасы аны үз акылында булган дип тапты. Тикшерү барышында 1000нән күбрәк шаһиттан сорау алганнар, 164 тентү һәм берничә экспертиза уздырганнар.

– 13нче декабрьдә Мәскәү өлкәсенең Серпухов хатын-кызлар монастыре каршындагы гимназиядә 18 яшьлек Владислав Струженков үзе ясап алып килгән шартлаткычны шартлатып, 11-17 яшьлек уннан күбрәк укучыны яралаган иде. Үзе дә яраланды, аягы өзелде, дип хәбәр ителде. Табиблар хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләгәч, ул сак астына алынды. Соңгы мәгълүматлар буенча, Струженков 13нче майга кадәр СИЗОда калачак. Ул гаебен таныган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии