«Әле гыйнвар карын көрәп бетерә алмыйбыз, инде февраль үз эшен башлады»

«Әле гыйнвар карын көрәп бетерә алмыйбыз, инде февраль үз эшен башлады»

Кыш көне Казанда кар гына түгел, карга каршы көрәшү һәм еш кына аңа оттыру да гадәти күренеш. Үзенә күрә бер мәзәккә әйләнде инде бу тема. «Без кышка әзер» дип әйтеп куйган булалар да, әзрәк кар яуса, шәһәр юлларында 8-9 баллык «бөке»ләр хасил була. Менә сиңа әзерлек… Кыскасы, кем әйтмешли, әле гыйнварда гына көтмәгәндә кыш килә иде, хәзер февральдә дә көтмәгәндә капыл кар ява…

Шәһәр җитәкчелеген генә гаепләү дөрес булмас. Быел кары да күп яуды бит аның. Гыйнварда Казанда гына да явым-төшемнең ай ярымлык нормасы яуган. «Казан-Университет» метеорология станциясендә кар катламының максималь биеклеге 56 сантиметрга җиткән. Аның хәтле үк булмаса да, әле февральдә дә явасы бар. 1нче февраль көнне шәһәр башкарма комитеты утырышында: «Әле гыйнвар карын көрәп бетерә алмыйбыз, инде февраль дә үз эшен башлады», – диештеләр. Алга китеп булса да, быел тагын көрәштә карга оттырдык, дип нәтиҗә ясарга була торгандыр.

Ниндидер гадәттән тыш күренеш булса, бөтен гаепне һава торышына гына сылтап калдырып булыр иде ул. Алай түгел бит. Кар гына гаепле түгеллеген 2019-2020нең чагыштырмача карсыз кышында күрдек инде. Ул елны да юлларны вакытында көрттән чистартып бетерә алмадылар.

Техника җитми, кеше җитми, вакыт җитми, урын җитми… Оттыруның сәбәпләре дип шуларны атыйлар. Аңлашыла инде, болар барысы да «акча җитми» дигәнгә барып тоташа.

Гыйнвар урталарында бер «эшлекле дүшәмбе» утырышында, юл хезмәтләре һәм идарә итү компанияләрендә 700 механизатор эшли, ә юллар, ишегаллары вакытында чистартылып барылсын өчен 1500 эшче кирәк, дигәннәр иде. Шуңа күрә вакытка сыешмыйлар янәсе. Эшче куллар саны кимүгә пандемия дә йогынты ясаган. Үзизоляция режимы кертелгәч, читтән килеп эшләүчеләр Ватаннарына кайтып киткән, бер өлеше йә үзе теләп, йә чикләр ябык булу сәбәпле кире Казанга килмәгән. Бездән башка бөтенесе гаепле, дигән кебек килеп чыга инде. Белүебезчә, сезонлы эшчеләрне кышкы чорда юл чистарту хезмәтенә җәлеп итү кебек аерым программа юк. Ә бит аны булдыру өчен Мәскәүдән карар көтеп ятасы юк, җирле хакимият хәл итә торган мәсьәлә…

Юллар көне-сәгате белән үк булмаса да, чистартыла әле. Дөрес, юлдан эттергән карны җәмәгать транспорты тукталышы янына йә тротуарларга өеп китәләр, атналар буе шулай торырга да мөмкин. Ләкин юл чистара – анысы факт. Ишегалларында хәл шактый катлаулы. Моны зарланулар саны да раслый. Кыш башыннан «Ачык Казан» системасына ишегалларын начар чистартудан зарланып 4 862 гариза кергән. Бүгенгә әлеге мөрәҗәгатьләрнең 82 проценты каралган, диелә. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин дүшәмбе көнне утырышта хисап тотты: ишегалларында көн саен 2 250 урам себерүче һәм 200 берәмлек техника эшли икән. Кар аеруча күп яуган көннәрдә тагын 100 берәмлек техника ярдәмгә килгән булган.

Юллар, тротуар, ишегалларындагы карны эттереп кую бер хәл, аны кая да булса чыгарырга да кирәк бит. Ишегалларыннан эттерелгәне шунда тау-тау булып өелеп тора инде. Юлдагысын түгәргә Казан янында вакытлыча эшли торган 17 урын билгеләнгән (законсыз 292 кар чүплеге дә табылган әле). Тагын кар эретү пунктлары бар. Башкарма комитет мәгълүматы буенча, бүген Казанда җиде шундый пункт эшли, иң беренчесе 2007нче елда ук ачылган булган. Ә соңгысы әле декабрь азагында гына сафка баскан. Гадел Кутуй урамында урнашкан бу пункт тәүлегенә 300 КамАЗ арбасы карны «ашый» ала икән. Шулай булса да, кар эретү пунктлары җитешми, ди. «Сезон башыннан Казан урамнарыннан 290 мең тонна кар чыгарылды. Уртача алганда тәүлегенә 24 мең тонна чыгарыла. Ә кар эретү пунктлары тәүлегенә 7 мең тонна гына «ашый» ала», – дип аңлата Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Карга каршы көрәштә шәһәр җитәкчелеге генә түгел, идарә итү компанияләре һәм халык үзе дә катнашырга тиеш, билгеле. Күмәк эшнең аерым кешеләргә «төртелеп» калу очраклары да бар. Үзебезнең йортны мисалга китерәм. «Техника ишегалдындагы карны эттерә, машиналарыгызны чыгарып торуыгызны сорыйбыз», – дигән хәбәрне алдан ук ватсап-төркемгә җибәрәләр. Машинасын урыныннан кузгатмаучы бер-ике кеше барыбер табыла. Ярый да үз «тимер атлар»ы гына күмелеп калса! Кайвакыт транспорт чарасы юлны томалый торган итеп куелган була һәм кар чистартучы техника бөтенләй үтә алмый. Кешеләрнең дә төрлесе очрый, әлбәттә. Машиналарын вакытында алып куя алмасалар, соңыннан көрәк тотып чыгып, үз җирләрен чистартып куючылар да бар.

«Мин өйдә бала белән ялгызым утырам. Машинаны күчереп куярга чыга алмыйм, бәйләнмәгез миңа», – дип язган йортның ватсап-төркемендә бер хатын-кыз. «Ачкычыгызны бирсәгез, матур итеп сорасагыз, машинагызны күчереп куючы табылыр иде. Бездә яхшы кешеләр бар», – дип җавап биргәннәр аңа. Дорфалыкка юмор белән җавап бирүчеләр дә табылган: «Сезнең машина тирәсен кардан чистартам – 200 сум, машина астын көрим – анысы 500 сум». Аңа өстәп тагын берәү язган: «Машина эчендәге карны да көрим – 600 сум».

Ә гомумән алганда, кешеләр аңлый кебек: идарә итүче компания эшләр ул, ләкин үзебезнең дә ярдәм күрсәтү кирәк. Менә бер көнне түбәләрдән карны төшерделәр. Шул ук көнне ватсап-төркемдә «башыма кар төшә язды» дип язучылар күренде. Тиз ачыкладылар: түбәдән түгел – анда кар калмаган, югары катларның тәрәзә кәрнизеннән төшә икән ул кар. Анысы инде идарә итүче компания җаваплылыгында түгел. Йорт активисты әйбәтләп аңлатып язды: эчке яктан тәрәзәгезне ачып, кәрниздәге карны җыеп алсагыз иде, югыйсә үзегезнең үк башыгызга төшүе ихтимал. Үзе үрнәк тә күрсәтте. Тыңладылар бит!..

Тиздән, кышка әзер, дигән кебек, «без язга әзер» дигән белдерүләр дә ишетелә башлар. Хәзердән үк язгы су басуларга әзерлек игълан ителде. Ул әзерлекне дә беләбез анысы. Соңгы 7 елда су басудан җитди зыян булмаган үзе. Ләкин Казанның үзәк урамнары Венецияне хәтерләтеп ала. Анысына игътибар бирмиләр, бөтен көчне сулыклар янындагы торак пунктларга юнәлтәләр шул. Быелгы яз да хәвеф-хәтәрсез генә килсен иде инде…

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, гыйнварның соңгы атнасында республикада түбәдән кар, боз сөңгесе төшү, юлларда таеп егылудан 85 кеше зыян күргән. Казанда, мәсәлән, бер көндә өч кешенең башына сөңге төшкән. 17 яшьлек үсмернең баш мие селкенгән, 61 яшьлек ирнең борыны җәрәхәтләнгән, 53 яшьлек хатынның умрау сөяге сынган. Казанның Тэц урамында оешма түбәсен чистартырга менеп барганда, өстенә түбәдән кар төшеп, бер ир-ат үлде дә. Имгәнүчеләр авылларда да бар. «Соңгы вакытта түбәдән егылучылар саны артты. Кар күп яугач, авыл халкы гараж, сарай, йорт түбәләреннән кар төшерә башлады. Әмма бу вакытта тормыш иминлеге турында уйламыйлар. 3-4 метр биеклектән егылып төшеп имгәнәләр. Бездә кар чистартканда биеклектән егылган 4 кеше дәвалана. Егылып төшүчеләрнең уртача яше – 50», – дип сөйләгән РКБ-2нең нейрохирургия бүлеге җитәкчесе Валерий Игънатьев «Ватаным Татарстан» газетасына.

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Гыйнварда берничә көн суык булып алды. Термометр күрсәткечләре белән мактаныштык: кайдадыр 30-35 градус булды, балалар мәктәпкә бармады, машиналар кабынмады. Ә кайбер авылларда терекөмеш баганасы 40тан ук төшеп киткән иде. Бу салкын көннәр, шулай ук карның күп явуы турында авыл хуҗалыгы белгечләре нәрсә ди соң?

Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр БАЙТИМЕРОВ:

– Күп кар безгә файдага гына ул. Ә суык гыйнвар – икеләтә яхшы. Кырларда тычканнар әзрәк булыр, агачлар да сирәгрәк авырыр. Быел Татарстанда кыш үсемлекләр әйбәт кышласын өчен бөтен шартларны тудыра. Иң мөһиме – язын кар тигезле-тигезсез эри башламасын. Юкса үсемлекләр уяначак, ә эреп бетмәгән кар аларга үсеш этабына күчәргә комачаулаячак. Һава торышын белеп булмый… Менә бозлавык бик борчый. Гыйнварның төп борчуы булды ул. Карлы-бозлы юлда дистәләгән машина бәрелешә, авыл хуҗалыгы продукциясен ташучылар да зыян күрә.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат сәркатибе Роза ЛОТФУЛЛИНА:

– Калын кар катламы уҗымнарны артык түбән температурадан саклый. Ә инде кар сулары ташудан нәрсә көтәргә икәне язга таба билгеле булачак. Республика торак пунктларында карны даими түгеп торалар, шуңа күрә су басулар булмаска тиеш. Проблемалар була калса да, алар район һәм авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан уңышлы гына хәл ителә иде. Хәзерге вакытта Татарстан басу-кырларына бер генә куркыныч яный: температураның кисәк төшеп-менеп уйнап торуы. Үсемлекләргә мондый тотрыксыз һава торышына ияләшү кыен.

Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА:

– Безнең республикада 552 мең гектар җирдә уҗым культуралары чәчелгән. Белгечләр атна саен аларны тикшереп тора. Хәзерге вакытта уҗымнарның хәле яхшы дип бәяләнә. Кырларда кар 35-60 см калынлыкта яткан. Уҗымнар яхшы капланган, дигән сүз. Әгәр язга таба туфрак туңса яки кар бик озак эреми ятасы булса, үсемлекләр хәлсезләнәчәк, төрле чирләр барлыкка килү ихтималлыгы да бар. Салкыннан соң кисәк җепшетү дә яхшыга түгел: кар өстендә боз катламы барлыкка килә, аның астында калган үсемлекләр сулый алмый һәм үлә. Бәхеткә, әлегә куркыр урын юк.

(Чыганак: «Реальное время»)

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК

Кеше һава торышы белән дә идарә итәргә өйрәнде: машинаны юасың икән – шундук яңгыр ява башлый, кулчатыр тотып чыксаң – яңгыр яумый; отпускны җәй көне алсаң – көн салкынайта, кыш көне алсаң – җепшетә; көздән үк чаңгы алып куясың икән – кыш карсыз килә, ә инде машинаның көпчәген кышкыга алыштырсаң – көт тә тор, кыш җылы булачак.

***

Шәһәрдә күпкатлы йортта яшәүче берәү күршесенә сөйли:

– Бүген ишегалдында бер егетне күрдем, кар көри иде. Аркасына язу ябыштырган: «Мин «дворник» түгел. Бары тик көн саен бу көрткә абынып егылудан туйдым».

***

Бер миллионер тау чаңгысы курортына килә. Курорт директоры, кыенсынып кына:

– Гафу итегез, әфәндем, быел тауда кар аз яуды шул, шуарлык та түгел…

– Борчылмагыз, – ди миллионер. – Хәзер минем багаж белән бергә кар да килеп җитә.

***

Юлдагы карны ник чистартмыйлар икән, дип аптырамагыз: ямалмаган асфальтны каплап тора бит ул.

ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ

* Гыйнварда кар еш яуса, буран булса, июль яңгырлы килә.

* Гыйнварда боз сөңгеләре күренсә, уңыш яхшы була.

* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.

* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

* Февраль карга бай – апрель суга бай.

* Кышның соңгы ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

* 14нче февральдә күк йолдызлы булса, яз соң килер.

* 26нчы февральдә кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.

* 28нче февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

* Кыш бәсле, томанлы булса, җәй иген уңа, юкәдә бал була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии