Балаларны «яклаучылар»дан да яклыйсы бар

Балаларны «яклаучылар»дан да яклыйсы бар

1нче июнь көнне халыкара дәрәҗәдә Балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр. Без бу көнне бәйрәм буларак беләбез, шулай кабул итәбез. «Балаларыбыз исән-сау булсын!» дип матур теләкләр телибез, балаларны котлыйбыз. Тормышыбызга коронавирус килеп кергәнче, бу көнне паркларда бәйрәм чаралары, концертлар, ярышлар үтә торган иде. Ләкин «Балаларны яклау көне» дигән атамасына игътибар итеп карасаң, бу бәйрәм көне генә түгел. Бу – балаларны якларга, сакларга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерә торган көн дә. Бүгенге җәмгыятьтә аларны бигрәк күп нәрсәдән сакларга туры килә.

…1нче июньгә бер көн кала Актаныштан күңелсез хәбәр килеп иреште. Район үзәгендә «Актаныш басмалары» дип йөртелә торган буа янындагы үлән арасында 6 яшьлек Даниярның мәетен тапканнар. «Актаныш таңнары» газетасы язуынча, малай 30нчы май төнге сәгать уникенче яртыда 23 яшьлек күрше егете белән велосипедта йөрергә чыгып киткән. Соңрак бу егет әйләнеп кайткан, ә малай аның белән булмаган. Икенче көнне әнисе полициягә хәбәр иткән. Ләкин баланың үле гәүдәсе генә табылган (тәфсилле язма 7нче биттә).

Халыкара балаларны яклау көнендә Тикшерү комитеты «баланы күрше егете үтергән» дип хәбәр итте. 23 яшьлек егет моңарчы хөкем ителгән булган, психиатрда исәптә торган, дип яза «Татар-информ». Тикшерү фаразы буенча, 30нчы май төнендә алар бергәләп велосипедта йөрергә чыгып киткәннәр. Бераз йөргәннән соң, егетнең су коенасы килгән. Ул баланы да үзе белән буада су керергә мәҗбүр иткән. Шуннан соң аны батырып үтергән, ә мәетен куаклар арасына яшергән. Икенче көнне оперативникларга мәетне кая яшергәнен сөйләгән.

6 яшьлек Данияр белән 23 яшьлек күрше егете гел бергә йөргәннәр, дус булганнар, дип яза матбугат чаралары. Малайның әти-әнисе дә егеткә ышанган, димәк. Балаларны «Чит кешеләр белән сөйләшмә» дип өйрәтәбез өйрәтүен. Тик менә бу очракта чит кеше дә булмаган бит, күрше булган. Үзе баланы сакларга-якларга тиешле олы кеше…

Яклаучы дигәннән. Беренче чиратта, әлбәттә, газиз баласын әти-әнисе якларга тиеш. Тик алар гына яклап бетерә алмый (баланы үз ата-анасыннан сакларга туры килгән очраклар да бар). Баланы яклый торган законнар, дәүләт органнары, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, йөзләгән хезмәткәр эшли торган комитетлар бар. Ләкин ул органнарның ничек итеп «яклавын» күргәч, кайвакыт чәчләр үрә тора.

Менә яңа гына булган бер очрак. 31нче май көнне интернетта бер видео таралды. Оренбург өлкәсенең Тюльпанный бистәсендә яшәүче күп балалы гаиләгә опека органнары белән полиция килеп, балаларын талап диярлек алып чыгып китәләр. Әнисе кулындагы күкрәк баласын 3 хезмәткәр йолкып диярлек ала, ана бу вакытта карыша, сабый кычкырып елый. Ул арада башка хезмәткәрләр (видеода килүчеләр 5-6 кеше күренә) фатирга кереп, башка балаларны күтәреп алып чыгалар. Кечкенә баласын бирергә теләмәгән ана кешене диванга егып салып, кулына богау кидертәләр. «Московский комсомолец» язуынча, вакыйганың башы болай булган: биш балалы гаилә Тюльпанный бистәсендәге бу йортны ана капиталына алган була. Ике ел читтә яшиләр. Монда яшәргә күченгәч, йортның авария хәлендә булуы ачыклана. Гаилә башлыгы, ярдәм сорап, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карый. Көтелгән ярдәм булмый. Аның урынына опека органнары әнә шулай бәреп диярлек кереп, 4 баланы талап алып чыгып китәләр. Имеш, яшәү шартлары начар икән.

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Оренбург өлкәсенең мәгариф министры Алексей Пахомов: «Балаларны гаиләдән алу – бердәнбер адекват чара иде», – дип шәрехләмә бирә. Гаилә имин булмаган, исәптә торган. Аларга ремонт өчен акча да бирелгән булган, тик ремонт ясамаганнар. Ана кешенең, балаларын тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәгәне өчен, административ җаваплылыкка да тартылганы булган. Шулайдыр, анысы белән бәхәсләшкән кеше юк. Монда мәсьәлә балаларны гаиләдән ничек итеп алып чыгып китүләрендә бит. Балалары күз алдында ана кешене ниндидер бандиттай егып салып, кулына богау кидерүләрендә. Бу вакыйганың балалар психикасында нинди яра калдыруында. Полициягә яклаучы итеп караучылар болай да көннән-көн сирәгәя безнең илдә. Соңгы елларда опека хезмәткәрләренең образы да ак төсләр белән тасвирланмый. Бу мондый беренче хәл генә түгел бит инде. Балаларны гаиләләрдән елатып алып чыгып китү очраклары турында газетабызда да язган бар. 2015нче елда Новороссийск шәһәрендә опека органнары әнисеннән талап диярлек алып чыгып киткән 3 айлык сау-сәламәт Родион Тонких 6 көннән үлгән иде. Анасы кулыннан йолкып алганда баланың башына зыян килгәндер, күрәсең. Үлем турында белешмәсендә «тупая травма головы» дип язылган. Җинаять эше ачканнар иде. Бу вакыйга ничек булып беткәндер, сабый үлемендә гаеплеләр җәзасын алгандырмы – интернетта ул турыда мәгълүмат таба алмадык. «Йомып» куйган яки ананың үзенә сылтап калдырган булсалар да аптырарлык түгел.

Менә шундый «яклаучылар»ның үзләреннән дә якларга һәм сакларга туры килә балаларны.

Росстат мәгълүматына караганда, 2019нчы елның 1нче гыйнварына Русиядә 18 яше тулмаган 30 млн 200 мең бала һәм үсмер исәпләнгән. 2019нчы елда илдә 1 млн 365 мең сабый дөньяга килгән. Бу – 2018нче елгыдан 117 меңгә кимрәк

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Баласы булган гаиләләргә нинди матди ярдәм каралган? Путин карары нигезендә, 3 яше тулмаган баласы булган һәм ана капиталы алырга хокуклы гаиләләргә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум акча биреләчәк. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматына караганда, республикада бу ярдәмне 136 меңнән күбрәк гаилә алырга хокуклы. 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бер тапкыр 10 мең сум акча бирү каралган. Республикада бу акчаны 640 меңнән күбрәк ата-ана алырга хокуклы. Хәзергә ата-аналардан 297 мең гариза кергән. Бу түләүләрне алу өчен гаиләнең матди хәле һәм кереме исәпкә алынмый. Аны Пенсия фонды бүлекләре түли. Гаризаларны 1нче октябрьгә кадәр Русия Пенсия фондындагы шәхси кабинет аша һәм күпфункцияле үзәкләрдән җибәреп була. Бу түләүләр өчен федераль казнадан Татарстанга 8,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

3 яшьтән 7 яшькәчә баласы булган гаиләләр 1нче июньнән ай саен адреслы социаль ярдәм дә ала алачак. Анысы уртача кереме җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан (9450 сум) түбәнрәк булган гаиләләргә карый. Гаиләләргә бала өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә (4686 сум) акча түләнәчәк.

Республикада беренче бала өчен 9373 сум түләү дәвам иттерелә. Ул түләнсен өчен, гаиләдә хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең җан башына исәпләгәндә туры килә торган уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. 1,5 яшькәчә бала үстерүчеләрнең пособиесе ике тапкыр артты. Беренче балага аның күләме 3377 сумнан 6751 сумга кадәр тәшкил итә.

ШУШЫ ТЕМАГА

Быел лагерьлар булырмы?

Быел балалар лагерьга бара алырмы – үзизоляция режимы кертелгәннән бирле, ата-аналарны шул сорау борчый. Гадәттә, Татарстанда лагерьлар мәктәпләрдә уку тәмамлануга, ягъни 1нче июньнән эшли башлый торган иде. Быел җәйнең беренче көненә планлаштырылган лагерьлар ачылмады. Юллама сатып алырга өлгергән ата-аналарны: «Борчылмагыз, лагерь була. Бары тик вакыты гына күчерелә», – дип тынычландыралар. Тик кайчан башланасын төгәл генә әйтүче юк, үзебез дә республика җитәкчелегеннән мәгълүмат көтәбез, диләр. Теге яки бу сәбәп аркасында лагерь булмый калса, юллама акчасы кире кайтарылачак, дип ышандыралар. Үзизоляция режимы кертелгәч, юлламалар сату туктатылып торган иде.

Татарстанда коронавирус таралуга каршы тору буенча оператив штаб утырышында Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов: «Балалар-сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен 1нче июльдән башлап җибәрер дип торабыз. Санитар-эпидемиологик вазгыятькә карап, бу вакыт күчәргә дә мөмкин», – дип белдерде. 1нче июньнән республикада лагерьларга юллама сату торгызылды.

Төбәкләр, шул исәптән Татарстан да Русия Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор тәкъдимнәренә карап эш итә. Мәгариф министры Сергей Кравцов Русия Президенты Владимир Путинга: «Төбәкләргә җәйге ял итү-сәламәтләндерү кампаниясен 1нче июльдән башлап җибәрергә киңәш итәбез. Төбәктәге хәлгә карап, бу датаны алгарак та, арткарак та күчерергә мөмкин», – дип белдергән иде. Шушы белдерүгә ышанып, лагерьлар 1нче июльдән ачылыр дип ниятләп торалар.

Мәктәп яны лагерьлары – Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында. Министр урынбасары Алсу Әсәдуллина «Реальное время»га: «Мәктәп яны лагерьлары тагын да соңрак – 1нче августтан гына да ачылырга мөмкин. Гадәттә 18 көнлек булган сменаларның быел 14 көнгә калуы ихтимал. Бөтен бала да ял итә алсын өчен, шундый кыскартуларга барырга мәҗбүрбез», – дип сөйләгән.

Калган төр лагерьлар – Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында. «Реальное время» бу министрлыктан алынган мәгълүматны китерә. Хәзерге вакытта Татарстандагы ял итү-сәламәтләндерү базаларында балаларны кабул итәргә әзерлек бара, Роспотребнадзор билгеләгән өстәмә таләпләр тормышка ашырыла. Базалар индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителә, кулларны дезинфекцияли торган сыеклыклар урнаштырыла. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, быел лагерьларда ата-аналар көне булмаячак. Шулай ук каядыр барып уздырыла торган чаралар, экскурсияләр дә программадан алына. Бөтен хезмәткәрләрне смена дәвамында лагерь территориясендә яшәтү ихтималлыгы карала. Кыскасы, чир үтеп кермәсен өчен, лагерьларны ябык форматта үткәрергә уйлыйлар. Лагерьга баручы балаларга «авыручы белән контактта булмаган» дигән эчтәлектәге белешмә алырга туры киләчәк. Смена дәвамында тән температураларын үлчәп торачаклар.

Быел Татарстанда яшәүче балаларга лагерьларга бару өчен 183604 юллама каралган. Шуларның 55505е бушлай биреләчәк. 18 көнлек лагерьның уртача бәясе – 16 мең сум, ташламалы юллама 5 мең сумнан башлана, дигәннәр министрлыкта.

ТАРИХ

Интернет чыганакларга ышансаң, 1925нче елның 1нче июнендә Кытайның Сан-Францискодагы Генераль консулы бер төркем ятим баланы җыйган да, аларга зур бәйрәм оештырган. Шушы ук көнне балаларны яклау көнен булдыру тәкъдиме Женевада (Швейцария) узган Халыкара конференциядә дә яңгыраган. Шул рәвешле ике вакыйга бер көнгә туры килгән һәм без бүген «Халыкара балаларны яклау көне» дип йөртә торган көнгә нигез салынган.

Бөек Ватан сугышыннан соң, 1949нчы елда Парижда хатын-кызлар конгрессы уза. Анда «балаларның бәхетле киләчәген тәэмин итү өчен, бөтен көчне куеп, тыныч дөнья булдырырга кирәк» дигән тәкъдим әйтелә. Бер елдан соң, 1950нче елда Халыкара балаларны яклау көне беренче тапкыр бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелә.

1989нчы елның 20нче ноябрендә БМО бала хокуклары турында Конвенция кабул итә. Документ 1990нчы елның 2нче сентябрендә үз көченә керә. Бүген әлеге Конвенция мәҗбүри характердагы төп халыкара-хокукый документ булып тора.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии