Татар теленә яңа һөҗүм әзерләнә?

Татар теленә яңа һөҗүм әзерләнә?

21нче февраль – Халыкара туган тел көне якынлашканда, татар теленә чираттагы һөҗүм әзерләнү турында сүзләр ишетелә башлады.

Прокуратураның 2017нче елгы тикшерүләреннән соң да «СОлНЦе» мәктәбендә татар телен саклап калган (башка белем бирү йортлары «родной язык»ка күчеп бетте бит) Павел Шмаков 31нче гыйнварда үзенең «Фейсбук» һәм «ВКонтакте» сәхифәләренә менә мондый язма урнаштырды (урыс теленнән безнең тәрҗемә): «ТАТАР ТЕЛЕН САКЛЫЙБЫЗ: МИН ТАТАР. Татар теленә яңа һөҗүм башланды. Ике ел элек булган кебек, муенга «МИН – ТАТАР» дигән язу асып йөри торган көн килде. «Коллегалар, мәктәпләрнең электрон почтасына, өйрәнә тору өчен, тиздән булачак прокуратура тикшерүләре белән бәйле документларны җибәрдем. Үзегезгә күчереп алганнан соң, хатны почтадан бетереп атыгыз, таратмагыз, беркемгә дә бирмәгез. Бу фәкать директорлар өчен генә» – миңа һәм республиканың башка мәктәпләренә менә шундый хат килеп төште. Ул район мәгариф бүлекләреннән җибәрелгән. «Чит» кеше укый алмасын өчен, хатны пароль ярдәмендә генә ачып була торган итеп эшләгәннәр. Ә хаттагы мәгълүмат мәктәпләрнең уку-укыту планын үзләре сайлый алу хокукын боза. Республикада прокуратура тикшерүләре башланды. Татар авылларыннан, башлангыч мәктәп директорларыннан шундый эчтәлектәге хатлар алдым: аларга татар телендә белем бирә торган уку-укыту планын сайлауны тыялар. Балаларның хокукларын боза торган әлеге хат Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментыннан килгән. Бу прокуратура тикшерүләренең дәвамы апрель-май айларында булачак, анысы инде Мәскәүдән киләчәк. Нәрсәдер эшли башларга вакыт җитте. Миңа ярдәм, беренче чиратта, юридик ярдәм кирәк булыр, мөгаен».

Башка директорлар, мондый хат алган булса да, «сер»не халыкка чыгармады. Хәер, без мәктәпләрдә татар телен бер Шмаковның гына яклавына күнектек тә инде. Тагын кайсы мәктәп директоры, татар телен яклап, судка мөрәҗәгать итте? Адвокат Руслан Нәгыев белән моннан ике ел элек сөйләшкәндә, берничә директор белән судка шикаять әзерлибез, дигән иде. Тик шуннан соң хәбәр-хәтер булмады. Шмаков кына суд юлында йөрде һәм йөри. Әле 10нчы гыйнвар көнне генә социаль челтәрләренә: «Татар телен яклау буенча киләсе адым – Русия Федерациясенең Конституция судына мөрәҗәгать итү турында уйлыйбыз. Татар теле – Татарстанда дәүләт теле. Ә дәүләт телен укытуга ата-аналардан рөхсәт алу кирәк микәнни? Кирәк булса, бәлки, физика, математика, урыс теле һәм әдәбиятын укытуга да рөхсәт аласыдыр?» – дип язган иде.

Хәзер менә яңа тикшерү (әллә һөҗүмме?) турында сүз бара. Тагын берничә мәктәп белән элемтәгә кердек. Алар прокуратураның план буенча була торган еллык тикшерүе узасын расласалар да, «серле» хат турында бер сүз дә әйтмәделәр. «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков белән элемтәгә кердек. «Бу хат бөтен мәктәпләргә дә бер уку-укыту планын көчләп тага. Хәзер безнең республикада 4 төрле уку-укыту планы бар – берсе татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен, калган өчесе – урыс телендәгеләр өчен. Аларда татар теле һәм урыс теле сәгатьләре төрле санда. Һәр мәктәп үзе теләгән планны сайларга хокуклы. Миңа бер татар мәктәбе директоры язды. Хәзер аларда 4нче план, ягъни бу башлангыч мәктәптә татар телендә белем бирелә. Ә аларны башка план кабул итәргә, ягъни татар телен киметеп, урыс телен арттырырга мәҗбүр итәләр икән. Миңа язган директор әйтүенчә, аларның программасында атнасына 21 сәгать урыс теле һәм әдәби уку, атнасына 21 сәгать татар теле һәм әдәби уку. 50гә 50 ягъни. Ә хәзер аларга атнасына 30 сәгать урыс теле һәм атнасына 12 сәгать татар теле булган план кабул итәргә кушканнар», – дип сөйләде ул.

Прокуратура мәктәпләрдә «родной язык» укытуны тикшерәчәк, ә «СОлНЦе» мәктәбендә «родной язык» юк. Татар теле генә бар, ул аерым дисциплина булып бара, бөтен бала да билгеле бер күләмдә татар телен укый. Бу мәктәптә ата-аналардан «балам менә шул телне укысын» дип гариза да яздырмадылар. Барысы да ата-аналар җыелышында, педсоветта хәл ителгән. Шуңа күрә (янәсе прокуратура күрсәтмәсен үтәмәгән) директор суд юлында йөри дә инде. «Родной язык» булмагач, бу тикшерү «СОлНЦе» мәктәбенә кагылмаска да тиеш кебек. Ләкин Павел Шмаков тикшерү җиле аларга да кагылырга, тагын суд эшләре булырга мөмкин, дип уйлый.

Татарстанның мәгариф министры урынбасары һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова «Идел Реалии» соравына «мәктәпләргә бернинди дә «серле» хат җибәрмәдек» дип белдергән. «Белем бирү йортлары директорларына, теге яки бу уку-укыту планын сайлагыз, дип басым ясалмады һәм ясалмый. Укыту программасын белем бирү йорты үзе төзи һәм үзе кабул итә. Ул норматив хокукый актларга каршы килә торган булмаска гына тиеш», – дигән ул. Наталья Гречанникованың сүзләренә Павел Шмаков болай дип аңлатма биргән: «Миңа парольле хат килде. Эчендә ике зур файл бар иде. Берсе Департаменттан дип тамгаланган, тик мөһере юк. Алай булгач, йә район мәгариф бүлеге, йә Департамент алдый булып чыга». Департамент та, РОНОлар да – Мәгариф министрлыгы карамагында. Димәк, министрлык «серле» хат турында белми кала алмый бит инде.

Сүз уңаеннан, бу арада татар авылларындагы балалар бакчаларыннан да шомлы хәбәрләр килә башлады. Татар телле бакчаларда да прокуратура документларны урыс телендә алып барырга куша башлаган. Әлегәчә татарча алып бара идек, бер проблема да юк иде, ди мөдирләр.

…Ә Татарстан үзенең 100 еллыгын зурлап каршы алырга әзерләнә.

2017нче елда Татарстанда узган прокуратура тикшерүе нәтиҗәләрен игълан иткәндә, республика прокуроры Артем Хохорин болай дип хисап тоткан иде: республикада барлыгы 1412 мәктәп, мәгариф идарәләре, җирле үзидарә оешмалары тикшерелде. 20 мәктәптән кала, барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) каралганнан кимрәк булуы ачыкланды. Барлыгы 3856 канун бозу очрагы ачыкланды, аларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә күрсәтмәләр җибәрелде.

ТАРИХ

Казан губернасы урынына ТАССР оешып 1 ел узганнан соң, 1921нче елның 25нче июнендә «Татреспубликада татар телен тормышка ашыру турында» дип аталган декрет кабул ителә. Документ ТАССРда татар телен, урыс теле белән беррәттән, дәүләт теле дип игълан итә. Шул ук декрет теләге булган бөтен кешегә татар телендә белем алырга рөхсәт бирә.

1922нче елның 21нче декабреннән башлап, беренче һәм икенче баскыч мәктәпләрдә (башлангыч һәм урта), ПТУларда, партия мәктәпләрендә, рабфакларда, вузларда татар телен укыту мәҗбүри итеп куела. Тик бернинди методикалар да, план да булмый, кадрлар һәм уку әсбаплары җитми. Урыс телле мәктәптә татар телен укыту программасы бары тик биш елдан гына әзер була. 1924нче елда ук татар баласын да урыс мәктәбенә бирергә, урысча өйрәтергә кирәк, дигән фикер яңгырый башлый.

Документлар буенча, татар мәктәпләре була, тик барысында да диярлек укыту урыс телендә алып барыла. «Милли мәктәпләр кими. Казанда, мәсәлән, ике генә татар мәктәбе калган. Интеллигенция, бигрәк тә татар мәктәпләрендә эшләүчеләр балаларын урыс мәктәпләренә бирә. Композиторлар, галимнәр, музыкантлар, татар инженерлары, партиядә җитәкче урыннарда утыручылар балаларын урыс мәктәбенә илтә. Аларга карап, район, авыл җирлекләрендә яшәүче татарлар да урыс мәктәбен сайлый» – бу сүзләрне 1958нче елның 28нче апрелендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышында КПСС Үзәк комитетының фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире урынбасары Василий Дербинов әйтә. Ул Татарстанда милли мәгарифнең торышын өйрәнү өчен, «Мәскәү тикшерүе» белән килгән була. Ә комиссияне Татарстан өлкә комитетының 1нче секретаре Семен Игнатьев чакырта – нәкъ менә ул республикада милли мәгариф үлеп бара, дип Мәскәүгә чаң суга (соңрак бу сүзләр аның карьерасына нокта куя). Хәлләр, чыннан да, хөрти булган шул. Мәсәлән, 1958нче елда Казанда татар балаларының 16,8 проценты гына үз туган телендә белем алган. Сарман районы урта мәктәпләрендә 335 бала урыс телендә укыган – шуларның 25е генә урыс милләтеннән. Калинин районы үзәге Пучыда 1-7нче класслар урыс телендә белем алган, ә шул 7 класска 11 генә урыс баласы булган.

Мәскәү тикшерүе нәтиҗәсе буенча, «Татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә эшне яхшырту чаралары» кабул ителә. Тик татар теле тора-бара «мәктәп һәм кухня теле» генә булып кала. Ә 1980нче елларда Казанда нибары 1 (кайбер чыганаклар буенча 2) татар мәктәбе генә була. Калган мәктәпләрдә татар теле атнага ике сәгать факультатив буларак кына укытыла.

Чыганак: «ТатПолит»

ХРОНОЛОГИЯ

2017нче ел, 20нче июль – Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дигән белдерү ясады;

28нче август – Русия Президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң, социаль челтәрләрдә «Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк» дигән өндәмәләр тарала башлады;

7нче сентябрь – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Татарстанда татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә» дигән аңлатма бирелде;

11нче сентябрь – Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте, урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына, Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып, хат язды;

15нче сентябрь – татар ата-аналары Русия Президенты Путинга, Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп, ачык хат юллады;

2нче октябрь – Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты;

23нче октябрь – Бөтендөнья татар конгрессы, татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып, белдерү бастырды;

26нчы октябрь – Татарстан Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде;

8нче ноябрь – Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү – татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде;

29нчы ноябрь – Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт Шурасы утырышында республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләренә йомгак ясады, татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде;

4нче декабрь – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рафис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татар теленә яңа һөҗүм әзерләнә?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии