Рус телен «чистарталар»

Рус телен «чистарталар»

Дәүләт Думасына рус телен чамадан тыш күп чит тел сүзләре белән чуарлаудан саклау турындагы закон проекты кертелгән. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган документ «Русия Федерациясенең дәүләт теле турында»гы законга төзәтмә кертүне күздә тота, дәүләт органнарында эшләүчеләргә алынма сүзләр куллануны тыя. Әгәр бу проект закон итеп кертелә калса, хәзерге вакытта ил җитәкчелеге үзе дә яратып куллана торган көн кадагындагы күпчелек сүзләрне үзгәртергә туры киләчәген уйлап бетермәгәннәр, ахрысы...

«МОБИЛИЗАЦИЯ», «ОПЕРАЦИЯ» УРЫНЫНА НӘРСӘ БУЛЫР?

Соңгы ярты елда «рус телен саклау һәм чистарту», «үзебезнекенә кайту» сәясәте бигрәк тә активлашты. Әле җәй башында гына Думага чит телләрдә һәм латин әлифбасында язылган реклама такталарын, язуларны тыю турында закон проекты кертелгән иде («Үзебезчә кирәк»: Русия тагын нәрсәдән баш тартмакчы?» 15 июнь, 2022, №23). Менә бу яңа тәкъдим ителгәне, ни гаҗәп, беренче чиратта халыкка түгел, чиновникларның үзләренә кагыла. Проекттан аңлашылганча, алар сөйләгәндә, норматив актлар чыгарганда фәкать рус телендәге сүзләрне генә кулланырга, алынмалар кыстырмаска тиеш була. Норматив актларны әзерләгәннән соң, аларны тикшереп, алынма сүзләрдән чистартып чыгу өчен лингвистик экспертиза булдырырга тәкъдим ителә.

Документ шулай ук «норматив сүзлекләр», «норматив грамматикалар» һәм «норматив белешмәлекләр» дигән төшенчәләр кертә. Ягъни кулланырга ярый торган сүзләр менә шул сүзлекләрдә язылачак. Нормативларны хөкүмәт каршындагы рус теле комиссиясе тәкъдимнәренә нигезләнеп, Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Сүзнең рус телендә гомум кулланылыштагы алмашы булмаган очракта гына алынма сүзне калдыру рөхсәт ителәчәк. Хәер, бик тырышсалар, бөтен сүзнең дә русчасын уйлап чыгарырга була инде үзе. Патша Александр III вакытында да чиста рус сүзләренә мода барлыкка килгәч, галуш урынына – «мокроступы», тротуар урынына «топталище» дип уйлап чыгарганнар бит әнә. Кулланылышка гына кереп китә алмаган, барыбер шул «галуш», «тротуар»га кайтканнар.

Әлеге закон проектын иң беренчеләрдән булып ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий хуплаган. Гомумән, ЛДПР – рус теленең чисталыгын саклау тәкъдимнәре чыгару буенча иң күп эшли торган партия, дисәк тә ялгыш булмас. «Газета.ru» язуынча, соңгы 25 елда партия рус телен алынма сүзләр белән «чүпләү»гә каршы 8 тапкыр закон проекты кертеп караган. 2013нче елда кертелгәне шактый шау-шу да тудырган иде. Партия әгъзалары Елена Афанасьева белән Ян Зелинский әзерләгән проектта «Килешү нигезендә эшләүче ватандашларга, шулай ук чит ил гражданнарына эш вакытында һәм эш урынында Русиянең дәүләт теле яки Русия субъектларының рәсми теле булмаган телдә сөйләшүне тыю» турында сүзләр бар иде, шулай ук урынлы-урынсыз алынма сүзләр кулланучыларга 50 мең сумга кадәр штраф билгеләргә дә тәкъдим иттеләр. Ләкин менә бәла: үзләренең рус телендә язылган проектлары һәм аңа аңлатма язуы шыр хата иде, шуның белән көлкегә калдылар да. Шушындый рус телендә сөйләшсеннәрме, дип көлделәр депутатлардан. Хәтта ул вакыттагы лидерлары Владимир Жириновский да партиядәшләренең бу тәкъдимен хупламавын белдерде, янәсе аның бу закон проектына бер катнашы да юк, «Кешеләрнең туган телләре бар, ничек инде анда сөйләшүне тыеп булсын?» дип каршы төште.

Менә хәзер яңа закон проекты әзерләнгән. Сәяси күзлектән караганда, бик вакытлы ул – язма башында ук әйтелгәнчә, үзебезнекенә кайту, дус булмаганнарныкыннан баш тарту дәвам итә бит. Шуңа күрә кабул итеп куйсалар да аптырамассың. Тик шунысы бар: җитәкчелек соңгы вакытта үзе дә яратып һәм мулдан куллана, илһамланып, законнар багышлый торган «мобилизация», «операция», «фейк», «импорт» – шулай ук чит тел сүзләре. Аларны нишләтергә? Аның «армия»се дә урыс сүзе түгел әле, латинчадан кергән. Борынгы Русьта кораллы көчләр «рать» дип аталган, соңрак «войско»га әйләнгән. Инде килеп рус теленә ныклап кереп киткән, тик барыбер дә алынма сүзләр булган «анализ», «проблема», «брифинг», «дебатлар» һәм башка бик күп, бик күп сүзләр турында да онытмыйк. Боларның бөтенесе үзгәртелергә, законнар һәм барлык норматив актлар яңа баштан язылырга тиеш булачак, димәк.

Гомерендә бер мәртәбә булса да дәүләт органыннан җавап хаты яисә «отписка» алмаган кеше юктыр. Алардагы иң теңкәгә тия торган нәрсә – чит телләрдән кергән сүзләр түгел, документларның кеше аңламый торган канцелярия телендә язылуы. Кайбер җөмләнең башыннан кереп китәсең, ахырына барып җиткәнче, башы онытыла, мәгънәсе гомумән аңлашылмый. Ләкин монысы – безнең проблема, халык проблемасы. Ә рус телен алынма сүзләр белән «чүпләү» илнең нигезләрен какшата, ди. Шулай булгач, кайсы әһәмиятлерәк икәне аңлашыла инде.

«САКЛАУЧЫЛАР» ҺӘРЧАК УЯУ!

Шушы закон проекты Думага кертелгән көннәрдә тагын бер хәбәр килеп иреште. А.С.Пушкин исемендәге рус теле дәүләт университеты ректоры Наталья Трухановская «Русиянең кайбер төбәкләрендә рус телен чит тел буларак укыту яхшырак нәтиҗә бирер иде» дигән фикер әйткән.

Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитеты уздырган «Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын һәм тел төрлелеген саклау» дип аталган түгәрәк өстәлдә әйткән ул моны. «Еш кына рус теле туган тел буларак укытылган мәктәпләрдә дә, дәүләт теле буларак укытылган мәктәпләрдә дә «күңелсез фән» буларак кабул ителә. Рус телен укыту методикаларын төгәл итеп аеру мәслихәт. «Рус теле дәүләт теле буларак» һәм «рус теле туган тел буларак» дигән фәннәрнең эчтәлеген яңадан карау бик мөһим, чөнки аларны укытуда төрле методикалар кулланылырга тиеш. Укучыларның рус телен белү дәрәҗәсе төрле, шуңа күрә, безнең белгечләр шушындый аерым методикалар куллану кирәк дип саный», – дип Наталья Трухановскаяның сүзләрен язып чыкты «ТАСС». Мисал итеп, ул рус телен үзләрендә БДБ һәм ерак чит илләрдән килеп укучы студентларга өйрәтү тәҗрибәсен китергән. Алар рус телен дәүләт яки туган тел буларак укымый, чит тел буларак өйрәнә бит, димәк, аларны өйрәткәндә башка төрле методика кулланыла. Трухановская фикеренчә – ә ул үз исеменнән генә түгел, уку йорты белгечләре исеменнән чыгыш ясаган – милли республикада яшәүчеләргә яисә милләте урыс булмаган балаларга да телне менә шул рәвешле өйрәтсәң, әйбәтрәк булыр иде. «Хәзерге вакытта балалар телне сыйфатлы итеп үзләштерә алмый. Ул гына да түгел, кайвакыт рус теле укытучылары үзләре дә телне камил дәрәҗәдә белеп бетерми. Еш кына безнең уку йортында укып чыккан чит ил студентлары рус телен үзебезнең илдәге милли республикаларда укыган балалардан яхшырак белә, шул сәбәпле социаль лифт буенча да тизрәк күтәрелә, чөнки рус телен яхшы белү – хезмәт базарында көндәшлек тудыра торган өстенлек ул», – дигән ректор.

Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак рус теле кебек үк мәҗбүри укытылганда, күпчелек очракта белем бирүгә түгел, шул мәҗбүрияткә генә кайтып калу һәм укыту методикасы бик катлаулы булу сәбәпле, Трухановская әйтмешли, күңелсез фәнгә әйләнеп кала иде. Нәтиҗәсе – татар телен 11 класс дәвамында укып та, татарча бер авыз сүз белми чыккан укучылар. 2017нче елга хәтле укыту методикасын камилләштерә алмадылар, аннары инде соң иде, татар теле «родной язык» буларак кына укытыла башлады. Шул ук вакытта башка төрле методикалар буенча укып, кыска вакыт эчендә татарча бер дигән итеп сөйләшергә өйрәнгән чит ил вәкилләре дә бар! Чагыштыру китердек китерүен, тик болай итеп параллель уздыруның шартлы рәвештә генә икәнен аңларга кирәк: рус теленә киселү янамый, киресенчә, аны саклыйлар һәм яклыйлар. Быел Татарстанда да рус телен саклау һәм үстерү буенча аерым комиссия төзеделәр әнә.

Түгәрәк өстәлдән соң күпмедер вакыт үткәч, рус теле университеты ректоры шундый тәкъдим керткән дип, матбугат чаралары язып чыккач, депутатлар аның сүзләре артында «рус теленә һөҗүм», хәтта «илнең нигезләрен какшату» эзли башладылар. Мәсәлән, «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов, ректорның сүзләренә бәя бирүләрен сорап, РФ генераль прокуроры Игорь Красновка һәм мәгариф министры Валерий Фальковка мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьне шушы ук партия әгъзасы Яна Лантратова да имзалаган, дип хәбәр итә «Рамблер». «Русия Федерациясенең аерым субъектларында рус телен чит тел буларак укыту тәҗрибәбез бар инде. Бу күпчелек чыгарылыш укучыларының рус теленнән БДИны уңышлы бирә алмавына китерде, шул сәбәпле алар югары һәм урта техник белем алу мөмкинлегеннән колак какты. Русия Федерациясенең дәүләт телен Русия гражданнарына чит тел буларак укыту гамәлдәге законнарга каршы килә, илнең бөтенлеген, аның гомуми рухи һәм мәдәни киңлеген какшатуга китерә», – дип язганнар депутатлар. Прокурордан ректорның сүзләрендә закон бозу юкмы дип тикшерүен, булса тиешле җәзасын бирүен, ә мәгариф министрыннан ректор үз вазифасына туры киләме икән дип хезмәт тикшерүе башлатуын сораганнар. Рус телен саклаучы вә яклаучылар эш күрсәтә...

 

НӘРСӘ ӘЙТТЕЛӘР?

Рус телен саклаучы вә яклаучыларның соңгы ярты елда әйткән сүзләрен, эшләгән эшләрен барладык.

***

«Мәскәү урамнарын йөреп чыктым. Язуларның 80 процентка якынында – чит ил сүзләре! Ә үзәк урамнардагы элмә такталарның 30-50 проценты инглиз телендә йә латин хәрефләре белән язылган. Инглиз сүзләрен кирәгеннән артык куллану үз илеңә, үз туган телеңә хөрмәт булмавын күрсәтә. Бүген үзеңнекенә, Русиягә кайту, минемчә, әһәмиятлерәк. Нинди байлыкларга ия булуыбызны исегезгә төшерегез!» (Думаның мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская, җәй көне Думага кертелгән чит телләрдә һәм латин әлифбасында язылган реклама такталарын, язуларны тыю турындагы закон өлгесенең идея авторы).

***

«Тел – бик бәхәсле мәсьәлә. Нәрсәгә безгә сукырларча инглиз теле юлыннан барырга? Кеше беркайчан да Лондонга бармаячак икән, нәрсәгә аңа кирәк булмаган телне өйрәнергә? Аннары бала телнең тоткынына әйләнә, башына «нинди икән ул – Англия?» дигән уй керә башлый. Әйдәгез, үзебезнең телләрне өйрәник, үзебезнең телләрне үстерик. Инглизләр безнең белән мең еллап сугышалар, ә без аларны өйрәнүне дәвам итәбез, укытучыларга акча түгәбез, вакытны сарыф итәбез, ә аннары тарихны өйрәнергә вакыт калмый» (Кырым Дәүләт Советы спикеры Владимир Константиновның сүзләре. Ул бу җәйдә инглиз телен мәктәп программасыннан алып атарга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде).

***

Озак та үтмәде, Кырым парламенты инглиз теленнән кергән алынма сүзләрне рус телендәге вариантларына алыштыру буенча кулланма әсбап әзерләп чыгарды. Мәсәлән, анда «биллборд» урынына – «реклама тактасы» («рекламный щит»), «вау!» урынына – «ура» яки «ах», «гаджет» урынына «цифрлы җайланма» («цифровое приспособление») дип кулланып булуы искәртелгән.

***

6нчы июнь – Рус теле көнендә Татарстанның Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә алынма сүзләргә бәйләнеп алды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, балалар ялын оештыру турында хисап тотып, «ата-аналар юллама бәясенең 50 проценты күләмендә кешбэк кайтара ала» дип сөйләгәч, мэр: «Менә сез күпмедер акчаны кайтарып була дидегез. Кешбэк бугай, ялгышмасам? Әйдәгез, рус телендә сөйләшик инде! Нәрсә инде без: кешбэк, брендбук... Әйбәт рус сүзләре дә бар бит. Кешбэк – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә кулга акчаны кире кайтару дигән сүз. Инглиз телен белергә кирәк, тик үзебезнең телне, илебезнең дәүләт телен хөрмәтләү зарур. Республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Шуңа күрә «кешбэк, кешбэк» дип... Нормаль рус телендә сөйләшегез. Татарча да ярый», – дип шелтәләгән иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии