- 17.06.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №23 (15 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Бу арада депутатларның эше каты: инглиз теленә, латин әлифбасына, чит телләрдән кергән алынма сүзләргә көрәш игълан иттеләр. Җиңнәрен сызганып тотындылар: фикерләре тәкъдим булып кына калмый, закон проекты рәвешен ала. Менә хәзер чит телләрдә һәм латин әлифбасында язылган реклама такталарын, язуларны тыярга җыеналар.
Узган атнада Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында шундый тыю турында закон проектының әзер булуын хәбәр итте. «Язгы сессиядә үк карасак, әйбәт булачак», – дип язды ул. Хәзер проект Мәгариф министрлыгына җибәрелгән, аннан бәяләмә килгәнен көтәләр. Закон өлгесенең идея авторы – Думаның мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская. Татарстаннан Думага сайланган депутатлар нәрсә эшли соң, дигән сорау белән редакциягә шалтыратучылар булгалый. Менә, рәхим итегез, гәрчә Татарстанга бер катнашы булмаса да, безнең республикадан сайланган Ямпольская да эш күрсәтә (дөресрәге, бу – икенче эше, беренчесе Татарстанда президент атамасын бетерергә дип тавыш бирүе булган иде). Мәскәү урамнарын йөреп чыккан да язуларның 80 процентка якынында чит ил сүзләре булуына шаккаткан. Ә үзәк урамнардагы элмә такталарның 30-50 проценты инглиз телендә йә латин хәрефләре белән язылган, дип исәпләп чыгарган. «Инглиз сүзләрен кирәгеннән артык куллану үз илеңә, үз туган телеңә хөрмәт булмавын күрсәтә. Бүген үзеңнекенә, Русиягә кайту, минемчә, әһәмиятлерәк. Нинди байлыкларга ия булуыбызны исегезгә төшерегез», – дип белдергән Ямпольская («РБК» цитатасы).
Күреп торабыз, депутат тәкъдим иткән закон проектында бүген көн кадагында булган бөтен мәсьәләләр дә бар: Русиягә «кайту», урыс телен саклау һәм яклау, дәрәҗәсен арттыру, чит илнекеннән баш тарту. Әле ДәүДума вице-спикеры Петр Толстой мондый законның балаларда патриотлык тәрбияләячәген дә билгеләп үткән! Ватанпәрвәрлек булсын өчен шул гына җитми бит безгә. «Русиягә үз теленә таянырга кирәк. Бөтен элмә такталар, язулар да рус телендә булсын, ә туристлар өчен аста вак хәрефләр белән чит телдә тәрҗемәсе бирелсен. Җитештерү офшорда түгел, үзебездә булсын, балалар үз иленең патриоты булып үссен һәм лаеклы белем алсын һәм, ниһаять, бөтен гражданнарыбыз да үзләрен өйдә, үз Ватанында дип хис итсен өчен, бездә бердәм тел мохите булдырырга, надан алынма сүзләрдән котылырга кирәк. Язуларны алыштырыр өчен билгеле бер вакыт бирелер. Ә алыштырырга теләмәүчеләрне мәҗбүр итәрбез», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Менә шушы юл буенча барса, «Русия колониаль бәйлелектән котылачак», дип тә өстәгән Петр Толстой. Русия кайчан кемнең колониясе булгандыр – анысын ачыкламаган.
Идея авторы Елена Ямпольская да бер күчеш чоры билгеләргә, әйтик, язуларны алыштыруга бер-ике ел вакыт бирергә тәкъдим иткән. Закон кабул ителә калса, тиешле вакыт эчендә исемнәрен, элмә такталарын үзгәртеп өлгермәүчеләрне штраф көтәчәк, дигән. Башта бу идеяне товар билгесе инглиз телендәге сүз яисә латин хәрефләре белән язылган рус сүзе булса, аны тулысынча алыштырасы була икән, дип аңлаган идек. Алай ук түгел икән. «Сәүдә маркасы ничек теркәлгән, шулай язылырга тиеш. Әгәр латин телендәге сүз белән теркәлгән икән, димәк, латин хәрефләре белән языла. Ләкин аның сакланмый торган элементлары русча язылырга тиеш», – дип ачыклык керткән Ямпольская соңрак «РИА Новости»га. Алай булгач, бу законның нәрсәгә кирәге гомумән аңлашылмый. Ник дигәндә, депутат әйткән «сакланмый торган элементлар», ягъни марка исеменнән тыш өстәмә мәгълүмат, мәсәлән, «кибет», «кафе», «ресторан» дигән сүзләр, реклама тактасында товарга карата кызыксындыру уята торган сүзләр бездә болай да Кирилл әлифбасында һәм рус телендә языла. Димәк, үзгәртеп торасы юк. Соңгы вакытта чәчтарашханәләрне генә инглиз теленнән кергән сүз белән «барбершоп» дип атый башладылар, анысын да гадәттә урыс хәрефләре белән язалар. Ә Ямпольская Мәскәү үзәгендә күргән 30-50 процент язу марка атамалары булса кирәк. Депутат үзе әйтүенчә, аларына кагылмаячаклар. Шуңа күрә әлеге закон проекты ниндидер файдалы эштән бигрәк, беткә ачу итеп тун ягуга гына охшап тора.
Менә үзен Думага сайлаган төбәккә – Татарстанга игътибар юнәлтсә, Ямпольская чыннан да проблемалар барлыгын күрер иде. Бездә элмә такталар ике телдә язылырга тиеш дигән законны җиренә җиткереп үтәмәүчеләр бихисап. Татар телендә язу булмаган өчен кисәтү ясый, штрафлар сала башлагач, язып куялар куюын, тик кайбер очракта аның булуыннан булмавы хәерлерәк. «Ө» хәрефе еш кына – «о»га, «ә» – «э»гә, «ү» – «у»га, «һ» «х»га әйләнеп куя. Элмә такталардан хата эзләтү буенча республика күләмендә бәйгеләр игълан итәләр, иң күпне тапкан кешегә бүләкләр тапшыралар үзе, тик аннан соң да кимчелекләр тиз генә төзәтелми әле. Ямпольская менә шушыңа чара булырдай берәр закон проекты уйлап тапса, файдалырак булыр иде. Хәер, Татарстандагы кебек очракларда рус теле кимсетелми инде. Русиянең «үз теле»нә куркыныч янамаганда, депутатларга борчылмасалар да була.
Инглиз сүзләреннән, латин әлифбасыннан котылу дигәннән. Мондый тәкъдимнәргә, менә хәзер закон проектына Русия Саклану министрлыгы ничек карар бит әле. Украинадагы «махсус хәрби операция»нең төп символлары да латин әлифбасыннан алынган ләбаса...
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
ДәүДуманың мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская үз исемен май башында бер ишеттереп алган иде инде. Ул Мәскәүдә китап кибетләрен йөреп чыгып, «сатлыкҗан» язучыларның китаплары һаман да сатуда булуын күреп шаккаткан иде. «Сатлыкҗан» дип Украинадагы «махсус хәрби операция»не хупламаган, киресенчә тәнкыйтьләп сүз әйткән авторларны атаган. «Берәр хәл булуга, ярдәм итегез дип ялварып дәүләткә чабу, шул ук вакытта Быков, Глуховский, Парфеновка киштәләр бүлеп бирү бер дә матур түгел. Ә танылган «Москва» гомумән үзенең витринасын Акунин китаплары белән бизәгән», – дип, китап кибетләренең бакчасына таш аткан иде ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә. «Московский комсомолец» хәбәрчесе ул әйткән кибетләрне йөреп чыгып, сатучылар белән сөйләшкән. «Теге яки бу авторның китабын сатарга ярамый дигән закон булмый торып, берәүне дә алып атарга җыенмыйбыз. Үзләренә ошамаган язучыларның китапларын сатуыбызга ризасызлык белдерүчеләр күп инде ул. Барысы да зәвык эше. Акунин – сатылу буенча лидер. Бәлки, Ямпольская аның китапларын укымагандыр. Нәрсә турында икәнен белмидер. Анда бернинди куркыныч әйбер дә юк», – дип сөйләгәннәр иде алар. Сүз уңаеннан, Елена Ямпольская үзе дә – язучы. Ләкин аның театр турындагы китапларын да, үз тормышыннан көндәлек рәвешендә язылган «Гимн настоящей стервы, или Я у себя одна» дигән китабын да бөтен кеше белеп кенә бетерми.
Инглиз теле, чит телдән кергән алынмалар белән көрәшүгә килгәндә, иң элек Кырым Дәүләт Советы спикеры Владимир Константиновның инглиз телен мәктәп программасыннан алып атарга кирәк дип тәкъдим итүе билгеле булды. «Тел – бик бәхәсле мәсьәлә. Нәрсәгә безгә сукырларча инглиз теле юлыннан барырга? Кеше беркайчан да Лондонга бармаячак икән, нәрсәгә кирәк булмаган телне өйрәнергә? Аннары бала телнең тоткынына әйләнә, башына «нинди икән ул – Англия?» дигән уй керә башлый. Әйдәгез, үзебезнең телләрне өйрәник, үзебезнең телләрне үстерик. Инглизләр безнең белән мең еллап сугышалар, ә без аларны өйрәнүне дәвам итәбез, укытучыларга акча түгәбез, вакытны сарыф итәбез, ә аннары тарихны өйрәнергә вакыт калмый», – дип Константиновның сүзләрен китерде ТАСС. Көнләп түгел, сәгатьләп артып торган бәяләр, түләүләр, салымнар белән, әлбәттә, Лондонга түгел, Төркиягә бару да күпләрнең хәленнән килми. Шул ук вакытта депутатларның үз балалары тыныч кына чит илдә укып йөридер яисә инде укып бетереп, яшәргә калгандыр, дип фикер белдерүчеләр дә булды.
Озак та үтми Кырым парламенты инглиз теленнән кергән алынма сүзләрне рус телендәге вариантларына алыштыру буенча кулланма әзерләп чыгарды. Мәсәлән, анда «биллборд» урынына – «реклама тактасы» («рекламный щит»), «вау!» урынына – «ура» яки «ах», «гаджет» урынына «цифрлы җайланма» («цифровое приспособление») дип кулланып булуы искәртелгән.
6нчы июнь – Рус теле көнендә Татарстанның Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә алынма сүзләргә бәйләнеп алды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, балалар ялын оештыру турында хисап тотып, «ата-аналар юллама бәясенең 50 проценты күләмендә кешбэк кайтара ала» дип сөйләгәч, мэр: «Менә сез күпмедер акчаны кайтарып була дидегез. Кешбэк бугай, ялгышмасам? Әйдәгез, рус телендә сөйләшик инде! Нәрсә инде без: кешбэк, брендбук... Әйбәт рус сүзләре дә бар бит. Кешбэк – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә кулга акчаны кайтару дигән сүз. Инглиз телен белергә кирәк, тик үзебезнең телне, илебезнең дәүләт телен хөрмәтләү зарур. Республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Шуңа күрә «кешбэк, кешбэк» дип... Нормаль рус телендә сөйләшегез. Татарча да ярый», – дип шелтәләгән иде. Тема актуаль, шуңа күрә тимерне кызуында сугып калырга тырышучылар да табылып тора.
СҮЗ УҢАЕННАН
Шушы көннәрдә Русиядә Американың танылган «Макдоналдс» тиз туклану ресторанын ашык-пошык үзгәртеп, урыслаштырып куйдылар. Компаниянең бездә эшчәнлеген туктатуы, рестораннарын Русия эшмәкәренең сатып алуы, брендның һәм товар билгесенә ия булган ризык исемнәренең үзгәртелергә тиешлеге турында язган идек. Яңа челтәр «үзебезчә» аталган – «Вкусно и точка». Депутатлар сөенгәндер инде: яңартылган брендны инглиз сүзләре һәм латин хәрефләре белән «пычратмаганнар» бит. Дөрес, интернет форумнарда яңа атама бәхәс уяткан. «Алдыңа куйганны тәмле дип аша, як-ягыңа каранма, башканы сорама» дип кистереп әйткән кебек, дип шәрехләмә калдыручылар күп. Бүгенге вазгыятьтә шулай эшләү иң отышлысы кебек тоела да. Яңартылган беренче рестораннарны Мәскәүдә 12нче июньдә – Русия көнендә ачып та куйдылар (әлеге язма әзерләп тапшырылганда, Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге «экс-Маклар» ишекләрен ачмаган иде әле). Җитәкчелекнең нияте аңлашыла: сезнең санкцияләргә игътибар да итмибез, нинди эре челтәрне дә санаулы көннәр эчендә үзгәртеп куйдык, Русия импортны алыштыру юнәлешендә уңышлы эшли, дип дәлилләргә теләделәр. Ләкин ашык-пошык эшләнгән эш икәне күренеп тора. Мәсәлән, беренчеләрдән булып «Вкусно и точка»да ашап кайткан кешеләр (чиратлар хәйран зур булган, дип язалар) социаль челтәрләрдә уртаклашкан фотолардан күренгәнчә, яңа ресторанда соус кәгазендәге «Макдоналдс» логотибын маркер белән буяп кына куйганнар, шулай сатканнар. Импортны алыштыру бер хәл, калган товар әрәм булмасын, дигәннәрдер, күрәсең. Күпчелек ризыкларга исем дә уйлап тормаганнар. Бәяләр дә арткан. Өстәвенә, игътибарлы кешеләр яңа челтәрнең бренд төсләре танылган эротик эчтәлектәге сайтныкы белән ике тамчы судай охшаш булуын күреп алган. Анысы да үзебезнеке түгел, «импортный» сайт бит әле аның.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии