Социаль челтәр ул сиңа уен-муен түгел!

Социаль челтәр ул сиңа уен-муен түгел!

Кайчандыр аралашу, танышу, мизгел эчендә хәбәр алмашу әмәле буларак уйлап табылган социаль челтәрләр тирәсендә бүген бик зур активлык күзәтелә. Бер ишен ябалар, тыялар, «экстремист» тамгасы сугалар. Икенчесенә алмаш әзерлиләр, анда теркәлү ихтыяри-мәҗбүри рәвештә бара. Социаль челтәрдә күзәтәләр, шәхси мәгълүматларны урлыйлар, аннары шуны саталар. Кыскасы, мәш киләләр, мәш киләбез...

Журналист Ксения Собчак атна башында үзенең телеграм-каналында бер хәбәр урнаштырды. «Бөтенрусия дәүләт юстиция университетының (ВГУЮ) Казан филиалында студентларның социаль челтәрләре турында мәгълүмат туплыйлар. «Фәлән социаль челтәрдә утырам» дигән гадәти анкета гына түгел бу. Социаль челтәргә актив сылтаманы, шулай ук уйлап чыгарылган исем белән ачылган яки чит кешеләргә ябык сәхифәң булса, аларының да сылтамасын җибәрергә кушылган». Бер студент «Осторожно, Media» каналына төркем старостасыннан килеп төшкән хәбәрне күрсәткән, белдерүнең фотосы әлеге телеграм-каналда бар. «Тиз арада студентларның социаль челтәрләре турында мәгълүмат тупларга» дип башлана ул. Таблица рәвешендә эшләнгән документ та беркетелгән, мәгълүматны шунда тутырасы икән. Бу эшне старосталарга уку йортының тәрбия эшләре буенча бүлеге «төшергән», диелә.

Социаль челтәрләргә сылтаманы сәхифәңә «дус» буларак кушылырга теләүләре өчен генә сорамаулары аңлашыла. Шулай да, ни өчен шундый «мөгез» чыгарырга булганнар, гомумән, бу дөрес хәлме, дип белешү өчен, университет белән телефоннан элемтәгә кердек. Дөресрәге, кабул итү бүлмәсендә утыручы кыздан ерак китә алмадык. Вузның матбугат чаралары белән эшләүче хезмәткәре бар, тик аның эш телефоны юк, электрон почта аша гына аралашасы икән. Алай озак булыр дип, турыдан-туры җитәкче яки аның берәр урынбасары белән тоташтыруны сорадык. Урынбасар белән тоташтырырбыз, тик әлегә ул җыелышта, дип җаваплады кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз. Ике көн дәвамында төрле вакытларда шалтыратып карасак та, урынбасарны тотып булмады. Озак булыр дип калдырып торган ысулны кулланырга туры килде – сорауны матбугат чаралары белән эшләүче хезмәткәрнең электрон почтасына юлладык. Җавап бирсәләр, язып чыгарбыз.

Социаль челтәрләрне мониторинглауны бик файдалы итеп оештырырга була. Әйтик, халык зарларын һәм мөрәҗәгатьләрен барлау, аларны оператив рәвештә хәл итү өчен. Тик бездә, гадәттә, зарларны «сөртеп ату» тизрәк башкарыла. Балаларны, яшьләрне кыек юлга кереп китүдән саклауда да ярап куяр иде ул мониторинг. Аның өчен беренче чиратта куркыныч мәгълүмат тарата торган төркемнәрне, каналларны ачыклап, томаларга кирәк. Томалыйлар. Тик алар һаман да тулып ята. Ә инде социаль челтәрләр турында мәгълүмат туплау иминлекне кайгыртудан бигрәк, күзәтү, контрольдә тоту, эзәрлекләү максатында оештырыла икән, анысыннан кемгә файда?

Октябрь ахырында «укытучыларга WhatsApp («ватсап») куллануны тыялар» дигән хәбәр чыкты. Янәсе безнең белем бирү системасында «чит ил платформалары»н файдалану дөрес түгел. Ә «ватсап» экстремистик дип тыелган компания канаты астында бит. Дөрес, соңрак Мәгариф министрлыгы: «Тыймадык, бары тик «Моя школа» һәм «VK Мессенджер» кебек федераль системаларга күчәргә киңәш кенә бирдек», – дип шәрехләде. Ә менә Приморье крае Мәгариф министрлыгы үзбелдекләнеп «белем бирү оешмаларында «ватсап»ны мәктәп хезмәткәрләренә бер-берсе белән, шулай ук ата-аналар, балалар белән аралашу өчен куллану тыела» дип боерык та чыгарып куйган. Бу хакта «PrimaMedia» мәгълүмат агентлыгы язды. Боерыкта барлык аралашу төркемнәрен «Телеграм»га күчерергә дип әйтелгән. Тик бераздан министрлыкның боерыкны «документ дөрес төзелмәгән» дигән сәбәп белән кире алуы мәгълүм булды. Дөресләп чыгармадылар.

«Ватсап»ны тыюын тыймадылар, тик икенче яктан Русия мәктәпләрен ихтыяри-мәҗбүри рәвештә федераль платформага күчерү бара. Хәзерге вакытта «Сферум» дигән платформаны (ул «Моя школа» федераль системасына керә) 15 төбәктә, шул исәптән Татарстанда да сынап карыйлар. Рәсми аңлатмасы болай. «Сферум» – укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен мәгълүмати-аралашу платформасы. Ул дәресләрне гибрид рәвештә үткәрергә, ягъни класста утырып ала торган традицион белемне күпкә нәтиҗәлерәк итәргә булыша, шул ук вакытта аны тулысынча онлайн белем бирүгә алыштыруны күздә тотмый, диелә. Платформада төркем белән видеоконференцияләр оештырып, аңа компьютердан да, телефоннан да кушылып, аралашып, дәрес өчен кирәкле мәгълүматны урнаштырып һәм алып, мәктәп берләшмәсендә хәбәрләрне күзәтеп була. Цифрлы платформаның бердәнбер тискәре ягы дип баланың телефонда яки компьютерда күбрәк утырачагы әйтелә. Хәзерге заманда ансыз булмый инде, бөтен нәрсә онлайнга күчеп бара бит, дип аңлатыла.

Шулай да әлегә бу искиткеч камил платформадан зарланучылар күбрәк. Ата-аналар кечкенә балаларны теркәү катлаулы дип белдерә, моның өчен «ВКонтакте»да сәхифә йә электрон почта ачарга кирәк. Платформа «ВКонтакте» белән берлектә эшли, ә ул социаль челтәрдә теләсә кем утыра, кечкенә балаларга начар йогынтысы булуы ихтимал, дип куркалар. «Ата-аналар палатасы» әгъзасы Андрей Афанасьев үзен укучы дип күрсәтеп, бик җиңел генә «Сферум»да теркәлүе турында язган иде. Платформа теркәлүченең яшен тикшерми икән. Алай гына да түгел, Афанасьев берьюлы 9 мәктәптә теркәлә алган. Ә теркәлгәннән соң укучыларның исемлеген күреп, алар белән язмача яки видео аша аралашу оештырып була. Ата-аналарның куркуы нигезсез түгел. Цифрлы платформа мәктәптә традицион белем бирүне бетерәчәк, дәресне компьютер яки телефон аша хәзерли башлау баланың күзен бозачак, дип борчылучылар да бар. Без аралашкан ата-аналар (Татарстанның Арча, Чүпрәле, Актаныш районнарыннан, исемнәрен күрсәтмәүне сорадылар) платформада теркәлү мәҗбүри, диләр. Рәсми аңлатмада, бернинди мәҗбүрият юк, диелгән. Хәер, класстагы бөтен бала теркәлде, укытучы күпчелек мәгълүматны шул платформага урнаштырачак, димәк, сезнең бала дәрес материалын тиешенчә үзләштерми калачак, дип әзрәк басым ясасалар, теркәлмәс җиреңнән теркәлерсең. Конституция буенча, Русиядә урта гомуми белем һәркемгә дә мәҗбүри, аны мәктәпкә йөреп яки читтән торып алырга була. Бернинди гибрид уку формасы турында әйтелмәгән. «Сферум» үзе дә сынау рәвешендәге проект диелә. Шул ук вакытта Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов 2023нче елның 1нче гыйнварыннан барлык мәктәпләр дә «Моя школа» федераль системасына, «Сферум»га тоташып бетәчәк, дип белдергән иде. Сынау рәвешендәге проект диелгәч, аның нәтиҗәсе исәпкә алынырга, җитешсезлекләр төзәтелергә, аннан соң гына ил күләмендә кертелергә тиештер инде ул.

Укытучылардан да әлегә күбрәк зарлану ишетелә. Эчтәлеге бер үк: моның безгә бер кирәге дә юк, ул мәгариф идарәсенә хисап тоту һәм рейтинглар өчен генә кирәк. Моңарчы укытучы кәгазь боткасына күмелгән, баланы укытырга вакыты калмый, дип әйтә идек. Мәгариф министрлыгы «кәгазь боткасыннан арындырабыз» диде. Тик эшләрен кәгазьдән цифрлы платформага күчерү, электрон журналлардан тыш, яңа платформада материаллар урнаштырып, өй эшләре биреп утырырга кушу, активлык таләп итү, акчаны шуңа карап түләячәкбез, дип әйтү, шушы эшләргә күмеп, баланы укытырга барыбер вакыт калдырмау коткару булып саналамы икән соң?..

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре дә социаль челтәрләрдә, шул исәптән Русиядә тыелганнарында да утыра. Тик шәхси мәнфәгатьләрендә түгел, эш эшләп. Әгәр юл йөрү кагыйдәсен бозган видеоларга тап булсалар, административ хокук бозу турында эш ача алалар, дип яза «За рулем» журналы. Юлларда куркыныч хәрәкәт итүчеләрнең, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның видеолары челтәрләргә даими урнаштырылып тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булган. Алай гына да түгел, бер-берең белән язышканда, ягъни мессенджерларда төрле видеолар җибәреп мактанышканда да сак булырга кирәк – ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны да күрергә мөмкин. Кагыйдә бозучыны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә алалар, ә кайбер очракларда җинаять эше дә ачулары ихтимал.

***

Эш тәкъдим итүчеләрнең 41 проценты кешене эшкә алганчы башта аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен карап, өйрәнеп чыга. Шуларның 5 проценты эшкә алу турында карарны фәкать шул сәхифәләрне анализлаганнан соң гына кабул итә икән. 21 проценты социаль челтәрләрдәге сәхифәгә игътибар итә, тик актык карарны кабул иткәндә аңа гына таянмый. «СберПодборт» һәм «Работа.ру» хезмәтләре уздырган сораштыру шундый нәтиҗә күрсәткән, дип яза RT. 15 процент кеше эшкә урнашырга килүчеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен карыйбыз, тик бу – коры формальлек кенә, дип җавап биргән.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

11нче октябрьдә Росфинмониторинг Meta* компаниясен террорчылыкка һәм экстремизмга катнашы булган оешмалар исемлегенә керткән, ил территориясендә эшчәнлеген тыйган иде, ә 25нче ноябрьдә Русия Юстиция министрлыгы да рәсми рәвештә аны экстремистик оешма дип таныды. Быел март аенда ук әлеге компаниягә караган «Фейсбук»* һәм «Инстаграм»* экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылган һәм тыелган иде инде. Хәзер менә «ата компания»гә карар чыкты. Бу яңа хәбәр нәрсәне аңлата, социаль челтәр кулланучылары өчен тагын нинди чикләүләр кертелә, дигән сорау туарга мөмкин.

Мартта Мәскәү судында әлеге социаль челтәрләрне тыюны сораганда, прокурор: «Гади кулланучылар бу социаль челтәрләрдә элек ничек утырган, шулай утыра алачак, бу экстремизм булып саналмаячак, чәчәк һәм мәче фотосы белән уртаклашып утыручыларга бернәрсә дә янамый», – дигән иде. Суд та моның белән килеште. Бу яктан хәзер дә бернәрсә үзгәрми. «Ведомости» Росфинмониторингка сылтама ясап язуынча, тыелган социаль челтәрләрдә сәхифә алып бару элеккечә үк рөхсәт ителә. Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас та үзенең телеграм-каналында: «Meta* компаниясен экстремистик оешмалар исемлегенә кертү хәзерге вакытта социаль челтәрдән файдаланучылар өчен закон ягыннан куркыныч тудырмый», – дип язды. Әмма «фәлән социаль челтәргә керегез, язылыгыз» дип өндәү рөхсәт ителмәскә дә мөмкин. Бу хакта аерым әйтелмәгән. Тик «Роскомсвобода» оешмасы юристы Саркис Даринян әйтүенчә, тыелган социаль челтәрләргә язылырга өндәгәне өчен, сентябрь аенда ук бер кешегә прокуратура кисәтүе җибәрелгән булган инде.

Хәзер Meta* компаниясендә реклама сатып алу рәсми рәвештә тыела. Бу экстремистик эшчәнлекне финанслау буларак бәяләнәчәк. Җинаять Кодексының 282.3нче маддәсе буенча, 10 елга иректән мәхрүм итү яный.

Ә WhatsApp, шулай ук Meta* компаниясенеке булса да, тыелмый да, чикләнми дә, элеккечә эшләвен дәвам итә, диелде. Чөнки ул социаль челтәр буларак түгел, языша торган платформа буларак кына карала.

Meta* – Русиядә экстремистик дип табылды һәм эшчәнлеге тыелды.

«Фейсбук»* һәм «Инстаграм»* – экстремистик эшчәнлек алып бара дип, эшчәнлекләре тыелды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии