Вандализм: замана чиреме, әллә тәрбия җитмәү билгесеме?

Вандализм: замана чиреме, әллә тәрбия җитмәү билгесеме?

Сугыш чукмарлары, кеше төзегәнне җимерүчеләр, башкалар изгеләштергән җирләрне мәсхәрәләүчеләр һәр заманда да булган, бар һәм булачак. Тик андыйлар кисәк күбәеп китсә, ничектер куркыныч була башлый. Үзең өчен түгел, җәмгыять, кешелек, киләчәк өчен. Казанда да соңгы вакытта шулай – куркыныч.

Башта Африканың Чад республикасыннан килеп укучы студент егет вәхшиләрчә үтерелде. Аннары оргтехника белән сату итә һәм аларны төзекләндерә торган «Алтын» сәүдә үзәгенә көпә-көндез берничә хулиган һөҗүм итте. Әле күптән түгел чираттагы кыргый гамәл кылынды: 19нчы мартта Сынлы сәнгать музее, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан рәссамнары берлеге биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларын кара төстәге граффити белән пычратып киттеләр. Болары – халык арасында шактый шау-шу тудырган очраклар гына. Киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмыйча, полиция тарафыннан йомылып калганнары күпмедер тагын.

Вандаллар активлашты. Дөрес, хокук сакчылары алай дип рәсми белдерү ясарга ашыкмый әле. «Барысы да контрольдә» дип тынычландырып киләләр. Халыкны корт оясын тузгыткандай тузгытмас өчен шулай эшлиләр дип аңларга кирәктер. Тик булган вакыйгаларга анализ ясый белгәннәр үзләре үк нәтиҗә чыгара ала. Массачыл дәрәҗәдәге тәртипсезлекләрне Казан 2007нче елның җәендә бер күргән иде инде. Шул ук елны Казанны яулап алганда һәлак булганнар истәлегенә Казансуда салынган һәйкәл-гыйбадәтханә дә җитди генә тар-мар ителде. Тәртипсезлекләргә чын-чынлап ачуы чыккан Рөстәм Миңнеханов (ул вакытта Премьер-министр) Эчке эшләр министрлыгына ватучыларны табарга, активрак эшләргә фәрман биргән иде. Тапканын – таптылар, табылмаганы эзсез генә юкка чыкты.

Ә бүген Татарстан хакимияте хокук сакчыларына нинди дә булса катгый фәрман бирергә ашыкмый әле. Дөрес, полиция вәкилләре сугыш чукмарларын «кайнар эз»дән тоткарлый тора. Чадтан килгән Махджуб Тиджаки Хәсәнне үтерүдә шикләнелеп 19 һәм 22 яшьлек ике такырбаш (скинхед) тоткарланды. Алар тикшерүчегә, «ак тәнле ир-ат буларак, шулай эшләргә тиеш идек», дип белдергән. Ул гына да түгел, яңа заман нацистларының февраль аенда Әфганстаннан килгән егеткә, аннан соң каракучкыл тәнле татар егете Ранэль Мирсәетовка һөҗүм иткәнлекләре дә ачыкланды. «Алтын» сәүдә үзәгенә бәреп кергән вәхшиләр дә тоткарланды. Алары да 20-23 яшьлекләр. Берсенең телефонын тиешенчә ремонтламаганнар, шуның өчен үч алырга булганнар икән янәсе. Урамга чыгарга куркырсың, билләхи. Аллаһ сакласын, кич белән арып-талып эштән кайтып барганда берәр «нечкә күңелле» такырбашка ялгышып кына кырын караган булсаң яки автобуста, үзең дә сизмәстән, аягына бассаң, икенче көнгә өерләре белән үч алырга да килеп җитәрләр…

Шушы көннәрдә әлеге темага кагылышлы тагын бер вакыйга булды: «Чистай җәмәгате» төркеме әгъзалары – барлыгы 9 кеше – бөтенесенә бергә 170 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар 2013нче елның ноябрендә «ТүбәнКамаНефтехим» корылмаларына кулдан ясалган реактив ракеталар очыруда, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы гыйбадәтханәгә ут төртүдә гаепле дип табылды. Югыйсә, тугыз кешенең берсе дә гаебен танымаган. Кайберләреннән моңарчы: «Булмаган гаепне танысын дип, төрмәдә җәзалыйлар», – дигән хәбәрләр килеп ирешкән иде, судта алары бөтенләй яңгыраш тапмаган. Нәтиҗәдә, кемгә – 16 ел, кемгә – 17, 18, ә төркемнең лидеры дип табылган Марат Сабировка 24 ел бирелгән…

Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп каберне җимергән вандалларны гына һаман да таба алмыйлар. Татарстан Президенты вандаллар турында хәбәр итүчегә 5 миллион сум акча да вәгъдә итеп карады – файдасыз. Бу эш буенча тикшерү алып барыладырмы-юктырмы – анысы да билгесез.

Вандаллар – моннан 15 гасыр элек Римны талаган һәм тар-мар иткән борынгы герман кабиләләре ул. Аларның ни өчен шулай эшләгәннәрен аңларга була: үзләре яулап алган Римда элеккеге тормыштан бернәрсә дә калмавын теләгән алар, шуңа җимергәннәр. Ә үзләре яшәгән илне тар-мар итүче хәзерге заман вандалларын ничек аңларга? Британиянең сәясәт белгече Марк Галеотти «Азатлык» радиосына биргән әңгәмәсендә бу күренешне: «Күптән түгел Казанда булган тәртипсезлекләр һәм вандализм очраклары – сәяси һәм социаль кризисның тирәнәюе билгеләре. Полиция өлгерми, киеренкелек арта, ә җинаятьчеләр, экстремистлар һәм вандаллар әлеге вазгыятьтән файдалана», – дип аңлаткан иде. Бәлки, ул хаклыдыр да, читтән яхшырак күренә бит. Үзебезнең ил кешеләре генә вандализмның сәбәпләрен ачыклау һәм аның тамырын корыту белән шөгыльләнергә ашыкмый. Безнең менталитетыбыз шундый, ахрысы: кая гына барсак та – музеймы ул, әллә бәдрәфме – «Здесь были…» дип, исемнәребезне сырлап калдыра һәм шуны горурланып сөйләп йөри торган. Шул гадәтебездән котылмый торып, вандализм белән көрәшү турында уйларга иртәрәктер шул әле безгә.

Читтә ничек?

Бездә генә түгел, чит илдә дә бар ул вандаллар. «Ньюсленд» мәгълүмат порталында (https://newsland.com/tag/5201) дөньяның төрле почмакларында булган тәртипсезлекләр турында укырга була. Болар – март аенда булганнары гына әле.

8нче мартАКШның Вашингтон штатындагы Сиэтл шәһәрендә билгесез затлар синагоганы мәсхәрәләгән. Аның диварына «Холокост – ялган ул» дип язып куйганнар.

23нче март – вандаллар Украинаның Одесса өлкәсендәге Березовка бистәсендә урнашкан яһүдиләр зиратын туздырганнар.

25нче мартПольшадагы элекке Освенцим (алманчасы Аушвица дип әйтелә) концлагере янында 11 вандал бер сарыкны үтергәннәр, аннары шәп-шәрә калганчы чишенеп, үзләрен чылбырлар белән капкага бәйләп куйганнар һәм бу гамәлләрен видеога төшереп барганнар.

БГ сораштыруы

Изображение удалено.Соңгы елларда җәмәгать биналарын, каберлекләрне, бөтен халык кулланышында булган сәнгати кыйммәткә ия әйберләрне вату, җимерү, пычрату күренешләре күбәеп китте. «Безнең гәҗит»не интернетта укучылар арасында шушы темага сораштыру уздырырга булдык һәм «Вконтакте» сайтындагы төркемебездә (https://vk.com/beznen) аларга: «Ничек уйлыйсыз, вандализмның сәбәпләре нидә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сораштыруда 88 кеше катнашты. Аларның күпчелеге (33 кеше) «Телевизор һәм интернетта хулиганнарны герой итеп күрсәткән фильмнарның, тапшыруларның күп булуы» дигән җавапны сайлады. 4 кеше без күрсәткән вариантларның барысы белән дә килешүен белдерде.

Бәйгегә нәтиҗә

«Кыштан әзерләдем көрәк, насос һәм көймә»

Бүген «Ай-һай хәлләр: яз җитте» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә, бу темага аеруча да күп алдык. Аларның барысын да бастыра башласаң, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә иң-иң дигәннәрен генә бирәбез, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Филсинә Мөбәрәкшина һәм Алабугадан Миләүшә Салихова. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Яз җитүен белдереп,

Карлар да бетте эреп.

Ай-һай, хәлләр бик яман:

Чокырланып беткән юл,

Юлларда булмый йөреп.

Дания ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әлмәт шәһәре

Ватылмас иде машинам,

Юл чокырлы булмаса.

Шул юлларны салучылар

Хәрәмләшеп йөрмәсә.

Язлар килеп җитүгә,

Чыга юлларга юл төзәтүчеләр.

Карлы-бозлы чокыр-чакырга

Асфальт салып китүчеләр.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Язларны да каршы алды

Гүзәл Татарстаным.

Тик язларның матурлыгын

Күрми бит күпме халкың.

Ватык юлда газап чигә,

Өйдән кар суы түгә.

Чүп-чар баскан урамнарда

Яшәрме икән түрә?

Гөлсинә ГАББАСОВА,

Лаеш районы, Нармонка авылы

Тагын язлар җитте менә,

Дүрт күзләп көтәбез аны.

Тик юллары начар булгач,

Арта аварияләр саны.

Юл – авылдагы халыкның

Үзәгенә үткән нәрсә.

Язгы юлны карасалар,

Бар да булыр тәртиптә.

Айдар ХАФИЗОВ,

Казан шәһәре

Яз килүгә халык сөенә,

Ә бездә ул курку уята.

«Балчык күпер агып китсә –

Нишләрбез?» – дип баш вата.

Тагын язгы сессия,

Депутат Думага җыелыр.

Кечкенә авыл проблемасы

Кайчан гына хәл ителер?

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Үтте кышлар, җитте язлар,

Акты сулар, китте бозлар.

Калды чүп-чар, ватык юллар,

Су белән тулы базлар.

Ел да шулай кабатлана:

Бездә яз «кинәт» килә.

Шуңа кыштан әзерләдем

Көрәк, насос һәм көймә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Язлар җитүгә кар астыннан

Ниләр генә чыкмый, җәмәгать!

Экологларга да эш арта –

Яз алып килә зур мәшәкать.

Һәркем «удар айлык»та,

Тирә-юнь кояшлы яздай

Чиста булып көлеп торса,

Җир анабыз булыр канәгать.

Миләүшә САЛИХОВА,

Алабуга шәһәре

Ай-һай хәлләр: яз җитте.

Карлар эри, боз китте.

Кар астыннан чүп чыкканга,

Бөтен кәефләр бетте!

Адым саен чүп-чар ауный,

Шешә, памперс ишеләр.

Урамда һич чисталык юк,

Бик шапшак шул кешеләр!

Болай барса бу гадәтләр,

Белмим, ничек яшәргә?

Филсинә МӨБӘРӘКШИНА,

Казан шәһәре, Караваево бистәсе

Язын табигать уяна,

Киткән кошлар да кайта.

Карт-коры: «Кайчан пенсия

Артыр», – дип көтеп ята.

Һаман акчасыз, кыйбласыз

Яшәп булмый бит инде.

Ил дә яз кебек яшәрсен,

Халык шатлансын иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Яз җиттеме, агып китә

Елгада язгы бозлар.

Кыска күлмәк әзерлиләр

Җәйгә кияргә кызлар.

Кошлар җыела урманга,

Яз кайткач ерак юлдан.

Чәчәкләре дә хуш исле,

азык та анда мулдан.

Фатих ФӘТХРАХМАНОВ,

Саба районы

Язын кошлар оя кора,

Аккош та шуны эшли.

Башкалабыз күлләрендә

Чисталык юк тиешле.

Умырзаялар күк калкып чыга

Кар астыннан чүп-чар өеме.

Табигатькә булган битарафлык

Һәр тарафта күренә түгелме?

Гөлсинә ГАББАСОВА,

Лаеш районы, Нармонка авылы

Менә кабат ямьле язлар җитте,

Кайтып җитте очар кошларым.

Мин аларга оя ясап куйдым,

Тыңладым да күңелем кушканын.

Елгаларда сулар ташый ярсып!

Чәчүчеләр чәчү чәчәләр.

Биектәге сабан тургайлары,

Җилкендереп, безгә дәшәләр.

Болыннарны буйлап аргамаклар,

Яшь колыннар чабып узалар.

Шук малайлар, әни күргәнче, дип,

Су буена чыгып сызалар.

Авылым! Тар урамнарың буйлап

Көтү китә, китә болынга.

Ата казлар бәбкәләрен саклый

Яшеллектә, тыныч урында.

Гел дә шулай тормыш кырларында

Язгы гөрләвекләр гөрләсен.

Тынычлыкны сөю, аны саклау өчен

Һәммәбез дә янсын, дөрләсен!

Миңнефәрит НӘГЫЙМИ,

Саба районы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: вандаллар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар күп килгәнлектән, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии