«Оят» диясе урында «казаныш» диләр…

«Оят» диясе урында «казаныш» диләр…

Урыс шагыйре Михаил Лермонтовның «Әгәр шул хәтле күңелсез булмаса, көлке булыр иде» дигән сүзләре бар. Заманында мәхәббәт шигырендә телгә алынган бу сүзләр бүген, шигъри асылын югалтып, Русиядә көндәлек тормышта кулланыла торган гыйбарәгә әйләнде. Беренче карашка – көлке, ләкин чынлыкта елыйсыны китерә торган күренешләр күп чөнки. Менә бу язмада телгә алынган хәлләрне дә бер җөмлә белән шулай дип тасвирлап була.

Шушы көннәрдә чыккан коронавируслы хәбәрләрдән берничәсе аеруча игътибарны җәлеп итте. Чиләбе өлкәсендә өйгә чакырткан «ашыгыч ярдәм» хезмәтен көтү вакыты 5 тәүлеккә калган. Кыскарган, моңарчы 8 тәүлек көтәргә туры килгән әле! Өлкәнең беренче вице-губернатор Ирина Гехт «РИА Новый День» хәбәрчесенә моны зур казаныш итеп санаулары турында сөйләгән. «Регламент буенча, әгәр авыруның температурасы 3 тәүлек дәвамында 38,5тән төшми икән, аңа киләсе 48 сәгать эчендә компьютер томографиясе уздырырга кирәк. Без бу вакытка сыешабыз», – дип мактанган беренче вице-губернатор.

Шундый «казанышлар» белән мактанырга калдык. Коточкыч вазгыять хөкем сөрә: «ашыгыч ярдәм» экипажлары, табиблар, больницаларда урыннар җитми. Әнә Чиләбе өлкәсе «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә 60 кеше җитми, дип сөйләгән чиновник. Әгәр персонал җитәрлек булса, тагын өстәмә 20 бригада туплап булыр, көтү 3 тәүлеккә калыр иде, дигән.

«Ашыгыч ярдәм»не көтүне 3 тәүлеккә калдыра алсалар, Чиләбе өчен чыннан да зур казаныш булачак, ник дигәндә, Мәскәү белән бер күрсәткечкә ирешкән булачаклар. Башкалада да хәлләр мактанырлык түгел. Элегрәк «Российская газета» (федераль хөкүмәт органы) Мәскәүдә «ашыгыч ярдәм» 1-2 көн көттереп килә, ә Мәскәү өлкәсендә табибларны көтү 3 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, дип язган иде.

Ә Калуганың 5нче шәһәр больницасы автомобиле булган кешеләрдән ярдәм сораган. Авыручылар арту сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» хезмәтләре җитешми, бер табибка 65ләп чакыру туры килә, медиклар җәяү йөрергә мәҗбүр, ди. Шуңа волонтерлардан табибларны йөртүдә булышуны сораганнар.

«Вечерняя Казань» Владимир өлкәсе «ашыгыч ярдәм» хезмәте фельдшерының сүзләрен бастырды. Ул үзенең җан авазы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. «Җирле больницалар авырулар белән тулы. Кешеләр «ашыгыч ярдәм»не 12, 15, 20 сәгать көтә. COVID-19 китереп чыгарган пневмония белән өйдә ятучы, сулыш алуы торган саен кыенлаша барган авыруның күзләренә ничек карарга? Ә телефоннан сменаның өлкән табибы «өйләрендә калдырыгыз, алып килмәгез, больницаларда урын юк» дип әйтеп тора. Без рухи яктан да, физик яктан да бик ардык. Без, гади фельдшерлар, «ашыгыч ярдәм»нең тиз килмәве өчен гаепле түгел. Ләкин безгә эләгә. Бездән зарланалар. Без тыңлыйбыз. Һәм безгә оят. Ә бит безнең медицинаны таркаткан кешеләргә оят булырга тиеш. Больницаларда урыннар юк. Смена саен һәр җанны саклап калу өчен көрәшәбез. Сәламәтлек саклау департаментының «ковидлы авырулар өчен урыннар тулып ята» дигән сүзләрен уку көлке. Шул ук вакытта елыйсыны да китерә», – дип уртаклашкан ул. Бу хәбәр чыкканнан соң, Владимир өлкәсе «ашыгыч ярдәм» хезмәте тагын бер фельдшерын югалтмаса ярый инде. Пандемия-фәлән дип тормыйлар, ярамаган сүз әйтүчеләргә ишеккә юлны тиз күрсәтәләр бит бездә.

«Мастер пера» телеграм-каналы: «Костромада антибиотиклар җитми. Хәтта рецепт тотып барсаң да, аптекаларда табып булмый. 18 «ашыгыч ярдәм» бригадасының бишесе генә «аякта». Калганнары йә авырый, йә мондый куркыныч һәм аз түләнә торган эштән качышып беткәннәр», – дип язды. Сәламәтлек саклауны күзәтү буенча федераль хезмәтнең Кострома өлкәсендәге идарәсе шундук рәсми җавап та бирде: «Төбәктә актибиотикларга, чыннан да, сорау зур. Шулай да без аптекаларның тиешле антибиотиклар, вирус һәм бактериягә каршы препаратлар белән тәэмин ителешен тикшереп торабыз. Хәзерге вакытта өлкәдә ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кулланыла торган барлык дарулар да җитә. Мәсәлән, аптека челтәрләрендә 3 мең кап тирәсе азитромицин булган, тагын 3 мең кап кайтты. Шулай итеп, төбәктә 6 мең кап азитромицин бар».

Яз көне битлекләр, антисептиклар да «бар» иде бит аптекаларда. Тик никтер халык кына аларны «күрмәде». Медицина битлеге алырга тилмереп йөрдек. Аптырагач, халык өйдә булган тукыма кисәкләреннән үзе тегә башлады. Бу эшне бизнеска әйләндереп җибәрүчеләр дә табылды. Көттереп булса да, медицина битлекләре дә пәйда булды. Башта 5 сум торган битлекне 50 сум итеп сата башладылар. Алыпсатарларда аннан да кыйммәт йөрде әле. Хәзер дә шул бәяләр берегеп калды, 5 сумлык битлек табармын димә инде. Даруларга килгәндә, Казан аптекаларында да арбидол, азитромицин, хәтта С витаминына кытлык. Беркөнне С витамины эзләп йөрдем. Өй янында биш аптека – берсендә дә калмаган. Алтынчы аптекада ике кап калган иде тагын. Табиб рецепты тотып кергән бер апа арбидол эзли иде. «Инде ничә аптеканы әйләндем, берсендә дә юк. Ярар, тагын эзләп карармын инде», – дип чыгып китте. Ә бит антибиотиклар җитми дигән рәсми хәбәр юк. Булмаячак та. Без генә «күрмәгәч» тә, бардыр ул дарулар…

Хәер, дару җитмәсә устрица (диңгез моллюскы) ашарга була ди. Телевидениедә сәламәтлек турында сөйләүче Елена Малышева инстаграмда коронавируска каршы көрәштә файдалы ризыклар турында язып чыкты. Устрица, тәрәч балыгы бавыры, бразилия чикләвеге ашарга киңәш иткән. Бу халыкның ачуын гына чыгарган, әлбәттә. «Магнит»ка кергән идем, устрицалар юк. Пенсионерлар алып бетергәндер, күрәсең», «Русиянең ничә процент халкы гына устрица белән «дәвалана» ала икән?» дигән комментарийләр калдырганнар. Интернет кибетләрдән эзләп карадык: консервланган тәрәч балыгы бавырын 213 сумга табып була әле. Устрицаның 1 данәсе 165 сум тора, икенче бер төре (шулай ук 1 данә) 280 сум йөри, мәсәлән. 50 данәдән күбрәк алсаң, ташлама вәгъдә итәләр. Бразилия чикләвегенең 1 килосын бер җитештерүче 650 сумга, икенчесе 2615 сумга сата. Нишлисең бит, коронавирус – кыйммәтле чир. Без аны язын 5 сумлык битлекләр кимендә 50 сум булгач, яшәү минимумыннан да кыйммәтрәк торучы «Арепливир», «Коронавир» ише дарулар чыгарыла башлагач ук белдек инде.

«Ашыгыч ярдәм»нәр, табиблар, дарулар җитми дигән хәбәрләр белән беррәттән «Чита шәһәрендә коронавируслы авыруларны кислород белән тәэмин итә торган торбаның бер өлешен урлаганнар» дигәне дә очрый. Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, караклык фактын ИВЛ аппаратлары кислород җибәрү системасында басымның кисәк кимүе турында сигнал биргәч ачыклаганнар. 13 метр бакыр торбаны урлаганнар, аның аша 150 авыру кислород белән тәэмин ителә торган булган. «Авырулар кичекмәстән башка корпустагы реанимациягә күчерелде, берәү дә зыян күрмәде», – дип хисап биргән министрлык башлыгы Анна Шангина. Менә тагын бер «казаныш»…

ШУШЫ ТЕМАГА

Аптекаларда даруларның булмавы ихтыяҗның – күп, тәкъдимнең азрак булуына гына бәйле түгел. 2020нче елның 1нче июленнән Русиядә дару препаратларын мәҗбүри рәвештә цифрлы маркировкалау кертелде. Төрле аптека челтәрләренең хуҗалары «Новая газета» журналисты Юлия Латынинага «система эшләми, катып кала» дип сөйләгән. «Складларда дарулар бар, ләкин 14 билгедән торган махсус код – КИЗ (контрольный (идентификационный) знак) алмый торып, сатуга чыгарылмый. Дару кабына ул код ябыштырылмаган булса, аптекалар да аны сата алмый. Ә ул кодны алу үзәкләштерелгән система буенча эшли, ягъни илдәге бөтен аптека (60 мең тирәсе) Мәскәүгә чыгарга, рөхсәт алырга тиеш. Русиядә елына 5 млрд кап дару сатыла. Һәм һәр кап маркировка узасы. Маркировкалау белән Алишер Усмановның «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ шөгыльләнә, һәр дару кабыннан 50 тиен шул Усмановка, «Ростех»ка һәм венчурлы капиталист Александр Галицкий компаниясенә китеп бара. Бөтен аптекалар да ЦРПТга чыга башлагач, сервер катып кала, озак эшли. Маркировкалау зур тоткарлыклар белән бара. «Аптечные традиции» компанияләр төркеме җитәкчесе Дмитрий Руцкий фаразлавынча, хәзер Русия фармакология көченең 30 проценты «һавада эленеп калган» хәлдә», – дип яза Латынина.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Акча түләсәгез, карганы үзем куам!»

Сентябрь ахырында «Ай-һай хәлләр: акча» дигән темага дүртьюллыклар бәйгесе игълан иткән идек. Шуңа нәтиҗә ясар вакыт җитте. Шигырьләр бик күп килде. Ике авторны җиңүче итеп билгеләдек. Алар – Казаннан Диләрә Сәрвәртдинова һәм Арчадан Наилә Миңнемуллина. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Бәйгеләр тагын булачак әле, күзәтеп барыгыз!

Үсмер чактан хезмәт иттем

Илемә дә, халыкка;

Җан асрарлык пенсияне

Бүген саныйм байлыкка

Артка тәгәри барысы –

Әхлагы, икътисады.

Балык баштан черегәндә

Үсәрме илкәй даны?..

Нарим ИХСАНОВ,

Казан шәһәре

Илебезнең акча станогы

Акчаны шәп чыгара.

Акча саны арткан саен,

Кыйммәте кими бара.

Бик тырышып эшләсәк тә,

Эш хакларыбыз артмый.

Эш хаклары артыр иде,

Депутатлардан артмый.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Җире, бакчасы бар, дип,

Юл акчасын бетерделәр.

Ярый әле пенсия бар,

Түләүләрне тагын күтәрделәр.

Көзләр җиткәч аласың,

Мул уңышлар бакчаңнан.

Шул уңышны сатып,

Салым түлисең акчаңнан.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Акчага табына кеше,

Байлыкка кыза күзе.

Комсызлыкның чиге бармы?

Нишләп тормыш үзгәрде?

Нигә соң дөньябызның

Асты өскә әйләнде?

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Кесәң калын булса гына,

Сиңа кызлар карыйлар.

Акчасы булган бабайның

Пеләшен дә тарыйлар.

Хәзер алдан акча йөри,

Акча акчаны тарта.

Рус акчасы «деревянный»,

Доллар, еврода сакла.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Минималь бәя уйлап чыгарганнар,

Яшәп карасыннар иде шул бәягә.

Үзләре ничә көн яши алырлар,

Төрле түләүләрдән калган тиенгә?

Пенсионерларның яшен арттырып кына,

Ил байлыгы күпкә артырмы?

60 яшькә дә җитмичә бәндәләр кырыла,

Ник мыскыл итәләр икән халыкны?

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Сугыш кирәк-ярагына

тотыла акчалары,

төзелми кала мәктәпләр,

балалар бакчалары.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Хөкүмәт йорты түбәсен

Карга басып бетергән.

Шуңа дәүләт казнасыннан

Миллионнар бүленгән.

Карга диеп кайгырмагыз,

Мин аны үзем куам.

Штатка алып, акча түләгез –

Карачкы булып торам!

Диләрә СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Акчаң булмаса кесәңдә,

Сине беркем үз итми.

Дус-ишең дә, туганың да

Бусагасыннан кертми.

Нәфсе-шайтан гел котырта,

Ансыз бер көн дә үтми.

Дөньясы шуңа корылган –

Адәмгә байлык җитми.

Наилә МИҢНЕМУЛЛИНА,

Арча районы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии