Татарча, тик татарча түгел

Татарча, тик татарча түгел

Бер ай тирәсе элек редакциябез янында гына яңа реклама баннеры барлыкка килде. Татар телендә! Татарстанда яшәсәк тә, татар телендәге реклама язулары сирәк очрый бит бездә, шуңа күрә монысына бик сөенгән идек. Урынын да белеп куйганнар бит әле, янәсе, татар газетасы редакциясе янына! Тик баннерны әйбәтләп укып карагач, аның татар телендә, ләкин татарча булмавы ачыкланды…

Реклама баннеры әллә кемнеке түгел – илдәге товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын тикшереп, аларга сыйфат сертификаты бирә торган «Роскачество» оешмасыныкы. Оешманың үз сайты бар һәм анда тиз арада сыйфатлы продукцияне эзләп табарга мөмкин икән. Баннерда сайттан эзләү схемасы күрсәтелгән. Эзләү графасына «Иң атланмай» дип язып куйганнар. Шуны эзлиләр янәсе. Эзләвен эзлиләрдер, тик нәрсә эзләгәннәре генә аңлашылмый. Иң яхшы атланмаймы ул, иң майсызымы, иң арзанымы. Өстәвенә, реклама баннерының урта бер җиренә «Табарга иң яхшы» дип язып куйганнар. Монысы да татар телендә, ләкин татарча түгел…

Мәскәүдә урнашкан «Роскачество» оешмасына, мәсьәләгә ачыклык кертегез әле, дип, сорау юлладык. Тәрҗемә белән кайсы оешма шөгыльләнде икән – шуны беләсебез килгән иде. «Роскачество»дан җавап хаты алдык. «Кайда нинди хата киткән, төгәлрәк языгыз әле», – диелгән иде анда. Аңлатып язып җибәрдек. Шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыктылар. Соравыбызга җавап ала алмадык.

Мәскәүлеләр генә түгел, үзебез дә, Татарстанда яшәүчеләр дә, шактый еш җибәрәбез бит әле ул хаталарны. Вак-төяк сәүдә нокталарыннан башлап, Башкарма комитет хәл итәргә тиешле элмә такталарда да, министрлык биналарында эленеп тора торган язуларда да татар теле тупас рәвештә бозыла. Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәтта шундый «хаталанучы»ларга бирү өчен махсус премия дә булдырды. Ел саен Тукайның туган көнендә – 26нчы апрельдә тапшырыла ул «Тяжело с татарским» дип атала торган премия. Тик татар телен санга сукмаучылар үз өлешләренә тигән премияне алырга килеп тә тормый.

Республикада татар теленең торышы турында сөйләшүләр булып тора. Шундыйларның чираттагысы 14нче июньдә узды. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Татарстандагы милли мәгариф торышы турында фикер алыштылар. Күптән билгеле булган сүзләр дә, шактый кыю чыгышлар да яңгырады анда. Ләкин бөтен сүзләр дә бер фикергә барып ялганды: милли мәгарифнең хәлен яхшыртмасак – бетәбез.

Утырышка төрле район түрәләре, мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырылган иде. Трибунадан чыгыш ясаучыларның сүзләре дә башлыча район түрәләренә төбәп әйтелде.

«Көн саен диярлек безнең комитетка әле тегендә, әле монда мәктәп ябыла яки үзгәртеп корыла дигән хатлар килә. Шушы көннәрдә генә Әлки районының Чиябаш, Биектауның Битаман, Яңа Чишмә районының Ак бүре авылыннан мөрәҗәгатьләр алдык. Урындагы депутатлар кая карый? Ник барып тикшермисез, аларга ярдәм итмисез? Мәгариф бүлекләренә тагын бер кат әйтәбез: кешеләрнең милли хисләре белән уйнамагыз, үтә дә нечкә урын бу. Милли мәктәпләргә сакчыл карарга кирәк. Халык та истә тотсын: кешеләр каршы икән, бернинди дә хакимиятнең уку йортын ябарга хокукы юк. Ата-ана, бала теләгенә ияреп барсак, кемдер физкультураны яки физиканы укырга теләгем юк дисә, аларның көенә бара алмыйбыз бит инде. Мәгариф турында канун бар, берәүнең дә хокукы кысылмый, бозылмый», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Разил Вәлиев.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исә үз канаты астындагыларны тәнкыйть утына тотты. «Бездә татарча гына укыталар» дип мактанып сөйләгән директорларның да күбесе дөресен сөйләп бетерми икән – министрның тәнкыйтеннән шул аңлашылды. «Ялган хисаплар, күз буяулар кирәкми», – дип белдерде ул, йөзенә «мин бит дөресен беләм» дигән фикер чыгарып. Мамадыш, Нурлат, Менделеевск районнарында, Казанның берничә мәктәбендә татар телен белми торган укытучыларның булуын да әйтеп китте министр, аларны да утлы табада сикертте. Мәктәп эскәмиясеннән башланган мәсьәлә республикадагы элмә такталарга барып тоташты. «Элмә такталардагы тел проблемасын хәл итү өчен, административ хокук бозулар Кодексына телләр турындагы канунны үтәмәүчеләргә җәза булдыру турында үзгәрешләр кертергә кирәк. Аның өлгесе әзер, ул Дәүләт Советына кертелде инде», – диде Энгель Фәттахов. Чыгышының ахырында: «Безгә Милли мәгариф институты төзергә кирәк», – дигән фикерне дә әйтте.

Андый институт булса, милли кадрлар проблемасы да килеп тумас иде. Ә андый проблема бар. Бүген бик сизелмәсә дә, иртәгә сизеләчәк ул. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары моны Рамил Мирзаһитов ап-ачык итеп аңлатты: «2021нче елда Татарстанда гына да 94 татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк булачак. Безне тәмамлаучыларның 100 проценты мәктәпләргә киткән очракта да, без бу «кирәк»нең яртысын да каплый алмыйбыз», – диде ул. Өстәвенә, бюджет урыннары да елдан-ел кими. Ә түләп уку бер елга – 100 мең сум. Бу бәягә татар филологиясендә укырга теләүчеләр булырмы? Республикада бүген хөкем сөргән «татар теле бүлеген бетереп юньле эш табып буламыни?» дигән атмосфера киләчәктә дә дәвам итсә – ай-һай.

Белеп торыйк!

Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016нчы елның 3нче февралендә кабул ителгән карары нигезендә, Казан шәһәре урамнары реестрында барлыгы 2146 урам исеме теркәлгән (соңгы үзгәреш 2017нче елның 15нче февралендә кертелгән). Шуның нибары 346сы гына – татарча. Бу – Казандагы (шәһәр яны бистәләре дә бу исемлеккә керә) барлык урамнарның 16 проценты гына татарча дигән сүз. Барлык татарча урамнарның 150се бөек татар шәхесе исеме белән аталган. Мисал өчен, Галиәсгар Камал урамы – икәү, ә Габдулла Тукай исемен йөртүче өч урам бар икән. Ә калган татарча урамнар гадәти татар сүзләре белән аталган. Мәсәлән: Агачлык, Алтын балык, Баллы, Бердәмлек, Бишек, Данлы, Җиләкле, Җимешле, Затлы тыкрык (переулок Затлы), Игелекле, Икмәкле, Иман тыкрыгы, Казан яшьләре, Карлыган тыкрыгы, Качаклар, Матур, Наратбаш, Су Анасы, Тузганак. Тик, ни кызганыч, урам исемнәре реестрында да, күп кенә элмә такталарда да татарча урам исемнәре бозып язылган. Мисал өчен, ЯНА Татарстан, ЖИНУ урамнарын бик үк татарча да дип әйтеп булмый инде. Шул ук вакытта Казанда Дорожная урамнары – җидәү, Зеленая – сигез (бу әле 1нче Зеленая, 2нче Зеленая дигән биш урамны һәм ике Зеленая тыкрыгын санамыйча), Заречная – тугыз, ә Лесная урамнары – унбер.

Статистика

Республиканың мәгариф һәм фән министры мәгълүматлары буенча, Татарстанның Əтнә районында балалар 100 процент татарча белем ала. Актанышта бу күрсәткеч – 95,81; Мөслимдә – 84,23; Сарманда – 76,35; Кайбычта – 75,2; Яңа Чишмәдә – 72,43; Арчада – 69,01; Тукай районында – 68,88; Теләчедә – 68,64; Кукмарада – 66,30; Чирмешәндә – 66,29 процент. Казанның Идел буе районында татар телендә белем алучылар – 20,59 процент, Чистайда – 23,13; Азнакайда – 25,07; Казанның Вахитов районында – 25,34; Казанның Яңа Савин районында – 30,46; Алабугада – 31,41; Түбән Камада 31,71 процентны тәшкил итә. Туган телендә иң аз белем алучы татар балалары Югары Ослан районында дип күрсәтелә. Биредә укучыларның нибары 3,66 проценты гына татарча белем ала.

Сүз азагында. Газетабызны типографиягә тапшырырга торганда гына билгеле булды: Татарстан Дәүләт Советының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар Кодексына һәм җирле үзидарә оешмаларына Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы канунга үзгәрешләр кертүне хуплады. Әлеге үзгәрешләр җирле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Элмә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә – татар һәм урыс телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оешмаларының, җирле үзидарә оешмаларының, ширкәтләрнең һәм башка оешмаларның вазифадагы кешеләренә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салыначак.

Бәйгегә нәтиҗә

«Миллион сум бурычым бар – күлмәк-ыштансыз калдым…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: ипотека» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлеше узган саныбызда басылды, бер өлешен бүген бирәбез. Бу айның җиңүчеләре итеп, Чаллыдан Сима Сафина белән Менделеевск шәһәреннән Венера Минаҗеваны билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Бәйгебезнең чираттагы темасын ай башында, ягъни киләсе саныбызда игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!

Яңа йорттан яңа фатир

Ипотекага алдым.

Миллион сум бурычым бар –

Күлмәк-ыштансыз калдым.

Ипотека исеме белән

Заманча коллык килде.

Меңәрләгән кешеләр

Гомерлек камыт киде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ипотека түли-түли

Яшьлегем узды шулай.

Картлык җитте, әҗәт бетте,

Түлке мин инде бабай.

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

Ай-һай хәлләр, ипотека –

Замана чире бит ул.

Хәерчене арттырырга

Уйлап табылгандыр ул.

Әти-әни хафалана,

Балалар азаплана.

Тынычлыгың бетсен, дисәң,

Ал син дә ипотека.

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Ипотека түлисе бар!

Эшләп йөрим өч җирдә.

Казна эшеннән кайткач,

Тир түгәм бер бай кешедә.

Аның каралты-курасын

җыештырам ялт итеп.

Төнлә саклыйм машинасын,

аз-маз алам ял итеп.

Ипотека түләгәндә

кирәк авырга түзү.

Милли изүгә өстәлде

ипотекалы изү.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии