1971нче ел. Семипалатинск шәһәре янында авиадивизиядә хезмәт вакыты. 7 айлык учебканы бетереп, махсус элемтә дивизионына килеп урнаштык.

Беркөнне ашханәдән кайтып барганда безнең казарма башында бер солдатның себерке болгап торганын күреп алдык. Бу Бучнев фамилияле егет безгә ШМАС (школа младших авиационных специалистов) бетереп килгән иде. «Ваня, син нишлисең анда?» – дибез, гаҗәпләнеп. «Әнә «стариклар» телевизор карый алмый, мине радиопомехаларны куалап торырга җибәрделәр». Бер-ике солдат, көлә-көлә, авып та китте. Менә шундый белгечләр дә була бит.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии