«Два в одном»

Рамазанда берәүләр ифтар үткәрергә уйлый. Кич кунаклар җыелган, мулла вазыйфасын яшь кенә бер егет башкара икән, ул да килгән. Коръәннәр укып, хәерләр өләшенгәч, авыз ачар вакыт җиткән. «Авызны ничек ачасыз, тоз беләнме, вак җимеш беләнме?» – дип сорый икән хуҗа мулла егеттән. «Мин тозлы каз ите белән ачармын, – дигән мулла өстәлгә тәлинкә белән турап куелган тозлы каз итенә карап. – Тозы да үзендә, ите дә, «два в одном».

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии