«Класс!»

Хуҗиәхмәт җизнинең өй каршында утын белән мәшәкатьләнгән чагы. Дусты – Мыкач кушаматлы Хәсән абыйның аскы урамнан йомышын йомышлап кайтып килеше. Бакча рәшәткәсенә сөялеп, җизнинең утын ярганын күзәтеп торгач, гайрәтләнеп әйтеп куя:

– Пахмильдәнме әллә син, Хуҗиәхмәт? Кем шулай итеп утын яра инде? Китер, бир әле балтаңны, «класс» күрсәтим әле үзеңә.

Күлмәген һәм чалбарын салып ташлап, майка белән трусиктан гына калган Хәсән абый бүкәнгә куйган пүләнгә кодрәтләнеп бар көче белән китереп суга һәм сул кулындагы ике урта бармагының башларын өзеп тә ыргыта.

– Чыннан да «класс» булды бу, – дип, Хуҗиәхмәт җизни Хәсән абыйны участок сырхауханәсенә алып китә.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии