Колхоз – үләксә

Бу күптәннән булган вакыйгалар буыннан буынга күчеп, безгә дә килеп җиткән. Сүз колхозлашу еллары турында бара. Авылыбызның Низами абыйны революциягә кадәр елларны староста итеп тә куялар, җитәкче урыннарда да эшли. Укуы, белеме башка авылдашларыннан әллә ни аерылмаса да, зирәклеге икенче төрлерәк булган күрәсең. Революциядән соң авыл советы рәисе дә булып эшләгән булса кирәк. Сөйләүләре буенча, утыз дүртенче елларда бездә дә колхозлашу башлана. Бу хәлләр авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Үз янына киңәшкә килгән халыкка колхозның нәрсә икәнен Низами абый бик җиңел генә аңлатып бирә: «Колхоз ул булыр бер зу-у-у-ур үләксә. Усал этләр аны өстенә менеп утырып ашар, юашлары читтән өреп карап торыр». Колхозларга инде күптән Ясин чыктык, әмма дә ләкин бу оешмалар башыннан алып ахырына кадәр нәкъ Низами абый әйткәнчә көн күрде. Бүгенге яшәү рәвешебез дә шул Низами абый фаразлаганча бара түгелме?

Хөснетдин ФӘРХУЛЛИН,

Саба районы, Юлбат авылы

Комментарии