- 20.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №11 (14 март)
- Рубрика: Авылым мәзәкләре
Авыл җирендә яшәүче халык, кем әйтмешли, туганнан бирле ишек алдында, урамда, кырда йөреп, эшләп, корычтай чыныга. Олы яшьтәгеләре җәен бала-чагаларын, мал-туарын карап, көне буе урамда булса, инде кыш көннәрендә, йомышы булмаса, бик чыгып йөрмиләр. Бер әби урамга чыгып утыра алмагач (көне буранлы, салкын булу сәбәпле), урамны тәрәзә аша гына күзәтеп утыра икән. Әле форточкасы да ачык ди. Моны күреп, оныгы: «Әби, форточкаңны яп, җил тияр үзеңә» – дип әйтә. Әби аңа каршы шаяртып: «Нишләп тисен ул миңа? Миндә аның үче юк. Мин аның белән үземне белә башлаганнан бирле дус. Ул кырда урак урганда, чишмәдән су китергәндә әле каршыма, әле яннан, әле арттан исеп гел минем янда иде», – дигән.
Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии