Салам «орлыгы»

Авыл хуҗалыгы институтының шәһәрдә туып-үскән студенты – булачак агрономны, тәҗрибә тупласын, дип, районга җибәрәләр. Язгы чәчүгә хәзерлек эшләре барышын тикшерү өчен егет безнең авылга килгән. Күмәк хуҗалык рәисеннән: «Чәчүгә хәзерлек ничек бара, орлыкларыгыз җитәрлекме?», – дип сораган. Күмәк хуҗалык рәисе Абдрахман абый җор телле кеше иде. «Барысы да җитә, тик менә райком йөкләмәсе буенча салам чәчәргә тиеш идек, шуңа чәчүлек таба алмыйбыз әле», – дип зарланган. Район үзәгенә кайткач, егет: «Мин тикшергән хуҗалыкта салам орлыгы бөтенләй юк икән, ярдәм сорыйлар», –дигән. Шуннан соң егеткә «салам агрономы» дигән кушамат ябыша.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА – ӘНӘЛЕ,

Апас районы, Иске Әнәле авылы

Комментарии