«Алдашу кайгысы юк әле»

Безнең авылда Әбес исемле бабай бар иде. Ачык күңелле, шул ук вакытта алдап сөйләшергә ярата иде ул. Бервакыт шул бабай үзенең капка төбендәге эскәмиясендә утыра икән. Янына күршесе Ниязбәк абый килә. Исәнлек-саулык сорашып, хәл-әхвәл белешеп утыра болар. Шулчак Ниязбәк абый әйтә: «Әбеснә абзый, бер нык кына итеп алда әле мине», – ди. Әбес бабай бераз эндәшми утырганнан соң: «Әй, Ниязбәк, миндә алдау кайгысы юк әле. Менә әле генә казларны суга төшергән идем, шунда бер сузылып яткан бозау күзгә чалынды. Карасам, малкай бахыр үлеп ята. Менә шуңа, үз малын карамаган хуҗасына җаным көеп утырам», – ди. Тамгасы шундый-шундый, дип әйтеп бирә. Тамга Ниязбәк абый салган тамгага туры килә, ә бозау кичтән кайтмаган була. Ниязбәк абый: «Ярар, Әбеснә абый, мин кайтыйм әле», – ди. «Нигә ул чаклы кабаланасың, утыр азрак», – ди Әбес бабай.

Ниязбәк абый, Әбес бабайга күренми генә, теге бозауны карарга китә. Бөтен елга буен карап чыга, ә бозау юк. Шуннан соң: «Әбеснә абзый, бер нык кына итеп алда әле мине», – дигәне исенә төшә. «Вәт, Ниязбәк, Әбес карт сине алдады», – ди.

«Үлеп яткан» бозау кич белән кайтып керә.

Марс ЯҺУДИН,

Башкортстан, Күгәрчен авылы

Комментарии