Ниләр күрми ир башы

Ниләр күрми ир башы

Кичен Фатыйма белән Заһидә Минзәләгә базарга барырга сөйләшә. Юл озын, 20 чакрым. Җәлт кенә барып кайтырга машина түгел, аты да юк заман. Аягыңа чабатаңны киеп, җәяү теркелди торган чор.

Юлга чыгасы булгач, әллә Фатыйма иртәрәк торган, әллә Заһидә тиз генә җыена алмаган – Фатыймага күршесенең җылы миченә терәлеп, көтәргә туры килә. Шулай утырганда берзаман идән сайгагы күтәрелә башлый. Җен-пәриләргә ышанса да, бу кадәресен үк көтмәгән Фатыйманың коты ботына төшә. Күтәрелгән сайгак арасыннан йорт хуҗасы Исхакның башы күренә: «Заһидә, су гына бир әле!»

Сугыштан соң Исхак тракторчылар бригадасында учетчик булып эшләде. Акча алган көннәрдә ир-атлар җыелышып, «авыз чылата», бәйрәм ясый. Ә бу бәйрәм өйдәгеләр өчен мәхшәргә әйләнә. Шуңа да Заһидә төрле хәйлә таба. «Итле аш ашыйсы килә, тавык тотып бир әле», – дип, ирен сарайга алдалап кертә дә, тиз генә келәсен төшереп куя. Сарай инде өй булмаса да, ятып йоклар өчен саламы бар, ярык-йорыктан якты керә. Әмма гел генә тавык та тотып булмый, Исхак бу хәйләгә тиз төшенә, кемнең «айныткычка» керәсе килсен! Инде икенчесен уйлап таба зирәк хатын: «Мунча ягасы иде, утын гына керт әле!» Бер-ике тапкыр «мунча яккач», анысына да якын килми башлый ир. Заһидә өчен бердән-бер юл булып, ирен идән астына ябу кала. Идән асты капкачын ачып, бер матрас ташлый (егылганда имгәнмәсен дип, саклык чарасын күрми булмый!), тишек авызын палас белән генә каплый да, Исхакны чәйгә чакыра. Фатыйма күргән бу тамаша Исхакның «айныткыч»тан чыгып килеше була.

Габделхәй САЛИХОВ,
Түбән Кама шәһәре

Иске бишмәт

Хәерниса әби белән Гөлйөзем әби ишек алдында ял итеп утыралар иде. Көн матур, кояшлы, көзге салкыннар әле килеп җитмәгән. Җиле дә үзәккә үтәрлек түгел, салмак кына исә. Әбиләр утырган урындык янында үскән агачлардан саргая башлаган яфраклар, коелырга теләмәгәндәй, сирәк-мирәк кенә җиргә төшә. Хәерниса әби яфракларга карап әйтеп куйды: «Көз җитә, көз! Агачлар да яфракларын коя башлады. Инде моннан соң өсләребезгә бишмәт киеп чыгарга туры килер».

Гөлйөзем әби никтер килештермәде ахирәтенең сүзен: «Син нәрсә инде, иске авыздан яңа сүз, нинди бишмәт? Аларны без синең белән кыз вакытта, сугыш елларында киеп йөрдек. Хәзер өстебездә куртка, пәлтә бит инде».

«Шулай инде, шулай, ахирәткәем, мин ул сүзне телевизордан ишеттем. Татарча берәр нәрсә юкмы, дип телевизорны кабызган идем, кызып-кызып ниндидер иске бишмәтләр турында сөйләшеп утыралар. Шул иске бишмәтләр Әмирикәнең президентына бик каршы торалар, ди. Сүзләре истә калган, күрәсең, пәлтә диясе урынга, ялгыш бишмәт дип әйттем».

Гөлйөзем әби кеткелдәп куйды: «Юк, ахирәткәем, алар без киеп йөргән иске бишмәтләр түгел. Аларны «истеблишмент»дип әйтәләр. Безнеңчә итеп әйтсәк, депутатлар булалар инде».

Хәерниса әби ахирәткәенең бу кадәр дә башлы булуына гаҗәпсенеп, тизрәк килешү ягын карады: «Шулайдыр инде, ахирәткәем, шулайдыр, каян аңлап бетермәк кирәк. Үзебез дә бит хәзер саф татар теленә әллә нинди сүзләр кыстырып сөйләшәбез», – дип көрсенеп куйды.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Шәйморза мәзәкләре

Безнең Иске Шәйморза авылында бик тә җор кешеләр яши. Уңган, булган, тырыш та үзләре. Тормыш булгач, төрле мәзәк хәлләргә дә очрап куясың. Шуның берничәсен искә алып китмәкче булам.

ТРОЙКА АТ КИРӘКМИ

Күрше авылга барырга дип, Таһир абый колхоз рәисеннән ат сорап тормакчы була. Тегесенең әллә ачулы чагы була инде, менә фәлән нәрсәмә атланып бар, дип, Таһир абыйны ачулана. Тегесе дә аптырап калмый тагын, җавабын таба. «Миңа тройкасы белән кирәкми, берәү дә җитә», – ди.

75 ТӘҢКӘГӘ ТУТЫРАМ

Абдрахман абый пенсиягә чыккач, кырда каравылда эшләде. Колхоз рәисе янына кереп: «50 сум гына аз бит, аны 75 сумга тутырып булмыймы?» – дип сораган. «Печәне, аты үзеңдә бит. Шулар белән 75 сумга тула инде ул», – дип чыгарып җибәргән моны председатель. Беркөнне Абдрахман абый тирләп-пешеп кырда печән чабып ятканда өстенә рәис килеп чыга. «Нишлисең, Абдрахман абый?» – дигәненә, тегесе, менә тияремне 75 тәңкәгә тутырам, дип җавап бирә.

Камил КАЮМОВ,

Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылы

«Бәхет кошы»

Шулай бервакыт әни белән бертуган Һаҗәр апаның улы Мәхмүт энекәш Айтугановның яңа гына төзеп бетергән каралты-курасына тормозга куелмыйча калып, үзлегеннән кузгалып киткән зур тонналы йөк машинасы килеп керә. Керә-керешкә үк ике торык абзарны җимереп ташлый. Хәсрәт йөртүче бернинди дә саклык чаралары күрмичә, ягъни тукталган машина кузгалып китмәслек итеп калдырмыйча, якындагы кибеткә тартырына алырга кереп киткән була. Машина кергәндә эчке якта йомышын йомышлап утырган Мәхмүт үзе дә аздан гына исән кала. «Өнемме бу, төшемме! Бу нинди могҗиза тагын?» – дип, шаккаткан энекәш янына ук килеп туктаган, двигателе келтерәп эшләп торган шоферсыз машинага чалбарын күтәрә-күтәрә бераз карап тора. Аннары тәрәзәсе ватылып, пыяласы төшеп калган КАМАЗның кабинасына кереп утырып, берничә тапкыр сигналына баса. Дөбердәгән, шатырдаган, ишелгән һәм сигнал биргән тавышка өйдән Мәхмүтнең хатыны Тәнзилә килен дә килеп чыга. Һәм гаять күп чыгымнар тотып, әле бер атна элек кенә төзеп бетергән лапас хәрәбәләренә, түбәсе шактый ук яньчелгән КАМАЗ машинасына, аның кабинасында утырган Мәхмүткә карап телсез кала. «Мәхмүт, бәгърем, абзар җимерелгән дип борчылмыйм, иң мөһиме үзеңә ул-бу булмаган. Ике иңеңдәге фәрештә саклагандыр. Әйдә, төш әле! Исән икәнеңә күңелем тәмам инанып җитсен!» – ди Тәнзилә. «Хәзер әнисе! Барысы да син әйткәнчә булыр!» – ди дә Мәхмүт, машинаны сүндереп, кабинадан сикереп төшә. «Менә күрдеңме, Тәнзиләкәем! Бер дә көтмәгәндә, өмет итмәгән җирдән нинди зур «бәхет кошы» очып керде. Аллаһының бик зур бүләге инде бу, – дип сүзне шаяртуга бора. – Салам-печән ташырга машина сорап, рәискә дә ялынасы юк хәзер. Абзарыңда мондый да симез «атың» кешнәп торганда тау да күчерергә, череп баерга да була хәзер. Син кайгырма, абзарны шабашкага бергә йөргән иптәшләр белән ике көндә әмәлләп ташлыйбыз без аны!» Тәнзилә, бераз һуш алгач, көлемсерәп болай ди: «Узган төндә төш күргән идем. Ишекне шакып, өебезгә ак күлмәкле бер бабай килеп керде. Салкын су сорап эчте дә, рәхмәт әйтеп, болай диде: «Тиздән йортыгызга бәрәкәт иңәчәк, маллы булачаксыз», – диде. Бу төшем менә шушыңа булган икән инде».

Әнә шулай авырлык килгәндә дә икесе дә юмор хисен югалтмый, ачулану, сукрануны белми, тормыштан ямь табып яши торган кешеләр алар. Бу вакыйгадан соң да зур шау-шу кубармадылар, гаебе зур булса да, машина шоферы белән судлашып йөрмәделәр, гафу итү белән чикләнделәр. Ә алар ихатасына очып кергән «бәхет кошын» күрергә авылның ярты Тукай очы җыелган иде. Анда да, шаян сүз сөйләп, йортыбызга ук китереп бирделәр, барып та аласы булмады, дип, барысын да көлдерделәр әле.

Бу фани дөньяда кемнәр генә юк. Берәүләр чебен тимәс – чер итәр, дигәндәй, юк кына нәрсәдән дә зур фаҗига ясый, икенчеләр исә тормыш ничек кенә бәргәләсә дә сүз әйтмиләр, сабыр гына түзәләр.

Шат күңелле, шаян Тәнзилә киленгә сокланырлык шул (Мәхмүте вафат инде).

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Бигрәк надан табиб

Бервакыт авылдашым Зиннәтулла бабай мал табибына барган да: «Без бала чакта көтүдән кайтканда сарыклар: «Бә-ә, бә-ә», – дип кычкырып кайталар иде. Хәзер авызларын гына ачалар, тавыш-тыннары чыкмый. Ник алай икән бу?» – дип сорый. «Зиннәтулла бабай, аның сәбәбен әйтә алмыйм, сез кеше табибына барып карагыз әле», – ди тегесе. «Мал табибы булса да, бер нәрсә дә белми. Бигрәк надан икән», – дип кайтып китә Зиннәтулла бабай.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Йомшак кишер

1988нче еллар тирәсе. Бәрәңге (Мари Иле) райпосында партия җыелышы бара. Халык контроле әгъзасы Ганя апага сүз бирәләр. Шунда утырган хәзерләүләр конторасы директоры: «Их! Хәзер кишерне комга күммиләр, дип әйтәчәк… Карбикә борынына куярлык сыңар кишер дә юк бит базда!» – дип өзгәләнә. Ганя апа торып баса да: «Менә безнең заготконтора директоры комга күммичә, бер баз кишерне йомшартып бетерде!» – дип, урынына кире утыра.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Башлык урынына – итек

70нче елларда авыл яшьләре арасында куян бүрек модага кереп китте. Кардай ап-ак булып, күпереп тора иде ул. Кибетләрдән тиз генә эзләп табам димә.

Шулай авыл клубында рабкооп җыелышы бара. «Ник безнең кибеткә сатуга кайтмый?» – дип, яшьләр куян бүрек мәсьәләсен дә күтәрде. Рабкооп рәисе Малов җавапны кыска тотты, товар разнарядка белән бүленә, дип, кирәкле кәгазьләрне тартып чыгарды да: «По белому написано: вместо шапки, вам – валенки», – дип төгәлләде. Ел дәвамында кибеттә өелеп яткан, бөгелми дә, сыгылмый да торган утын пүләнен хәтерләткән хөкүмәт итегеннән туйган халык шау итте. «Аны башка да кияләр микәнни?» – дип, яшьләр шарык-шорык көлеште. Аннары бездә берәр кирәксез гамәл кылынса, «вместо шапки валенки» дип шаярталар иде.

Талип ӘСКАРОВ,

Теләче районы, Баландыш авылы

Нинди күпер булса да барыбер

Узган гасырның 90нчы еллары. Күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиевны Мәскәүгә депутат итеп күрсәтү кампаниясе бара. Авторның «Сират күпере» әсәре укучыларда зур кызыксыну уяткан чор.

Авылның мәдәният йортында кандидатның ышанычлысы – район вәкиле Р.Мөхәммәдиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра, сайлаучыларны кандидатны яклап тавыш бирергә чакыра. Чыгышлар башлана. Җыелышны алып баручы сүзне инде күп чараларда катнашып, теле чарланган, «сүзгә кесәгә кермәс» савымчы Рәхимәгә бирә. Оратор чыгышында Р.Мөхәммәдиевның китапларын күп укуын әйтә. «Менә соңгы вакытта гына чыккан китабы тагын да күңелгә ятты, Бөек Ватан сугышы вакытында совет кешеләренең җиңү өчен тылда нинди каһарманлыклар кылулары күңелемә сары май булып ятты, бик дөрес, ышандырырлык итеп язган. Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә депутат булып утырырга лаек!» Ул шулай дип сүзен тәмамлый. Зал дәррәү кул чаба.

Өлкән яшьтәге савымчының чыгышы Ванда Васильевскаяның «Салават күпере» китабы турында барадыр дигән уй җыелышны алып баручы авыл советы рәисенең дә, район вәкиленең дә башына килми. Күпер булгач, ярый инде, салаватныкымы, сиратныкымы – барыбер!

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии