Кайда, карчык, бүреләр?

Галим абый яшьтән үк куркак була. Олыгайгач та бу гадәте бетми. Төнлә тышка да карчыгы белән генә чыга ул. Сугыш вакытында иң курыкканы бүреләр була.

Шулай берсендә төнлә тышка чыкканнар да, бу үз эше белән мәшгуль, ә карчыгы ул арада күктәге йолдызларга карап: «Әй гомерләр, узды бит гомерләр», – ди икән. Моның шулай дип әйтеп бетерүе була, Галим абый чаптырып килеп тә җитә:

– Ә! Бүреләр! Кайда бүреләр?

– Нинди бүреләр? – ди икән карчыгы аптырап.

– Әле генә үзең бүреләр бар, – дидең бит, ди икән Галим абый, сулуы кабып. Карчыгы:

– Бүреләр димәдем мин, гомерләр, дидем, гомерләр үтте, дидем, – дигәч кенә тынычланган.

– Ә-ә, миңа бүре дип ишетелде бит.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии