«Служебный» бәдрәф

Мәзәкләрне үзебез дә тудырабыз. Хәтерем ялгышмаса, 80нче еллар тирәсе. Сабада почта-элемтә йорты урынында зур төзелеш бара. Минем алдан гына төзелеш ягына таба атлаучы агайга күзем төште, йөреше таныш кебек. Бәс, безнең авыл җирлегенә керүче Урта Мишә авылыннан Гариф абый бит бу. Партия әгъзасы, механизатор, кырчылык бригадиры һәм башка оештыру эшләрендә эшләгән абруйлы кеше. Төзүчеләр өчен вакытлыча гына куелган такта бәдрәфкә таба атлый бу. Яшь чак, юләр чак, башка бер юләр уй килде, имеш, кызык ясыйм.

Абзый кереп урнашу белән, бәдрәф ишеген төяргә тотындым. Русчалатып: «Күпме утырырга була, бу «служебный» бәдрәф», – дип шау киләм. Эчтән, хәзер, хәзер, дигән тавыш килде. Ул да булмады, чалбарын кулы белән кысып тотып, Гариф абый үзе дә атылып килеп чыкты. Минем иелә-бөгелә көлгәнемә ачуланып бераз карап торды да, үзе дә көләргә тотынды. Аннары да безгә аның белән гел күрешеп торырга туры килде. Күрешкән саен, теге кыйсса искә төшеп, көлешә торган идек.

Талип ӘСКАРОВ,

Теләче районы, Баландыш авылы

Комментарии