Бүрек эзләгәндә

(Абыем сөйләгәннән)

Казанның Печән Базарында булган бу. Кыш якынлаша, башка бүрек кирәк. Авылдан киеп килгән фуражканы култык астына кыстырып куйдым да, бер ларектан икенчесенә чабам. Миңа ярый торган бүрек юк. Миңа аның 62 үлчәмлесе кирәк. Аптыраш. Инде нишләргә дип торганда, бер сатучы абзый кычкыра: «Кил әле бирегә!» Бардым моның янына. «Баядан бирле карап торам, байтактан йөрисең. Нәмә кирәк сиңа?» «Бүрек кирәк, бүрек», – дим. Сатучы абзый минем йомышны шундук төшенеп, бераз уйлап торды да: «Әнә теге борылышта бер кибет бар, кереп кара әле», – дип, бармагы белән мәчет борылышына төртеп күрсәтте. «Анда нәрсә саталар?» – дим. «Анда, энем, табак саталар», – ди бу, бик җитди кыяфәттә.

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии