Күл коткарды

Бу хәл 2016нчы елның сентябрь азагында булды. Кармакларны күлгә ыргыттым да, кыңгырауларының шалтырауларын көтеп утырам. Көндезге икегә кадәр 7-8 кәрәкә балыгы тоткан идем.

Күл өстендә акчарлаклар оча, суда үрдәкләр йөзә. Берзаман күктә ниндидер шаулаган тавыш ишетелде. Бер бәләкәйрәк кенә бөркет зур гына үрдәкләр өеренә тынгылык бирми. Үрдәкләр күп, 25-30 чамасы. Ахыры нәрсә белән бетәр икән, дип, читтән генә күзәтеп торам. Өердән бер үрдәк аерылып калды, калганнары очып китте. Хәзер теге бөркет бу ялгыз үрдәкне тотмакчы булып бөтерелә. Инде тоттым дигәндә генә, үрдәк хәйләләде: үзен-үзе суга ташлап, күлгә чумды. Шулай итеп, бөркеткә кичке аш булудан котылып калды.

Рәүф АБДРӘШИТОВ,

Алабуга шәһәре

Комментарии