Без дә булдык Актанышта

Без дә булдык Актанышта

«Ак калфак» бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының Актанышта узасы чираттагы күчмә семинарына дип 150 кеше юлга чыктык. Җырларда җырланган данлыклы авылны күрү бәхете безнең Кукмара районының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина белән миңа татыды. Актанышны икенче Швейцария дип йөртәләр. Швейцарияне күргәнем юк, әмма Актаныш бик ошады.

Биредә Татарстанның 32 районыннан, Русиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым, туташлар җыелган иде. Төрле төбәкләрдән килгән татар балаларын «Бүләк» лагере, зур дәрәҗәдәге хөрмәт белән, кунакларны кабул итте. Килү белән линейкага тезелеп, лагерь флагын күтәрдек. Азга гына балачакка әйләнеп кайткандай булдык. Төшке аштан соң безне район үзәге буйлап экскурсиягә алып чыгып киттеләр. Кая гына барсак та, автобуслар белән йөрттеләр. Безнең өчен иң мөһиме – монда яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше белән танышу, шулай ук авыл туризмы буенча сәяхәт итү иде.

Район җирлегенә аяк басу белән, шунысына игътибар иттем: юл кырына утыртылган агачларның һәрберсе акшарланган. (Бу – 45 чакрым ара.) Ел саен, Сабан туена кадәр, эшли алырдай халык шушы посадканы чистартырга чыга икән.

Актаныш очарга омтылган аккоштай балкып утыра. Бу районның ярларын берсеннән-берсе гүзәл Ык, Сөн, Агыйдел елгалары юа. Ә төньякта мәгърур Чулман дулкыннары уйный.

Килгән көнне балалар бакчаларында, спорт сарайларында, Җиңү паркында булдык. Балалар татар мохитендә тәрбияләнеп, татарча сөйләшәләр, рәхәтләнеп бииләр, спорт белән шөгыльләнәләр. «Бездә өч яшьтән үк балаларны тренерлар төрле түгәрәкләргә «чүпләп» бетереп бара», – диләр.

Кич белән Киров авылына юл тоттык. Монда безне җырлап-биеп яшәүче актив үзешчәннәре һәм халык театры коллективы каршы алды. Аларның тамашасын караганнан соң, болар дөньякүләм зур сәхнәләрдә уйнарга лаеклы сәнгатькәрләр икән, дигән фикердә калдык. Шулай ук «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең үз биналарын ачу тантанасында булып, аларның концертларын карадык. Концерттан соң «Актаныш» күленең бер ягыннан икенче ягына тикле сузылган искиткеч озын һәм дә матур итеп ясалган басмадан чыктык. Шушы ук күлдә без килгәч кенә фонтан ачылды. Музейда, мәчетләрдә булдык. Бер мәчетнең хәзрәте шушындый җөмләләр әйтте: «Хатын-кыз – дөньяның җәүһәре. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң дә кыйммәтле нигъмәте». Дөрес бит.

Мари Суыксу авылында йөзләгән укучы балалар ап-ак читекләр киеп, ап-ак киемдә бер сәгатькә якын биюләр күрсәттеләр. «Бездә нәни бала, аяк атлап китү белән, биергә өйрәнеп, бии башлый», – ди андагы халык. Ә Татар Суыксу авылында элеккечә килен төшерү, балага исем кушу йоласын карадык. Яшь килен белән кияү тарантаслы атта киләләр. Ә киленнең бар бирнәсе – сандыгы, чиккән мендәрләре тарантас артына өелгән. Капка төбендәге халыкны күрсәгез икән!

Шушы ук өйдә балага исем куштылар. Шул кадәр матур итеп күрсәттеләр, мин генә түгел, барыбыз да чын, дип уйладык. Аннан соң: «Әйдәгез, кунаклар, бәби ашына рәхим итегез!» – дип өстәл янына чакырдылар. Өстәлдә 10 ит бәлеше, ә калган сый-нигъмәтнең чиге юк. Монда ит бәлеше үзенчәлекле, аңа әз генә дөге бүрттереп салынган, искиткеч тәмле. Үзләре ясаган катык һәр авылда өстәлгә куелган. Ә дөге һәм ит фаршыннан ясалган вакбәлешләре, миңа калса, визит карточкалары булып тора.

Изображение удалено.

Паромда су өсте буйлап экскурсия дә онытылмаслык булып истә калды. Паром – елганың бер ягында тора, бу яр – Актаныш районы, икенче ягы – Башкортстанныкы. Кул сузымы диярлек ара, ә ике сәгатьлек аерма. Паром өстендәге биюләрне мәңге онытмабыз.

Китәсе көнне пленар утырышта булдык. П хәрефе формасында төзелгән зур, мәһабәт мәдәният йорты әллә кайлардан күренеп, балкып утыра. Безне йөзләгән үзешчәннәр, балалар милли киемнәрдә каршы алдылар, үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: «Менә актанышлыларны күрсәгез иде», – дип әйткән иде аны. Әйе, күрдек. Исең китәрлек.

Сәяхәтебез вакытында Әнәк авылына да тукталдык. Анда Минтимер Шәймиевнең төп йортын күрдек. Ул хәзер аның әтисе Шәрип Шәһимөхәммәт улы Шәймиевнең музей-йорты. Бик тә чиста, матур итеп төзекләндерелгән авыл йорты. Бакчада Шәрип аганың үзе утырткан алмагачлары үсә. Сәрби агачы ишегалдына ямь биреп тора. Авыл урамнары бик чиста, үләннәре чабылган. Капка төпләрендә артык бер әйбер дә күрмәссең. «Сез гел шулай күңелле итеп, чисталыкны саклап яшисезме?» – дип бер апага сорау бирдем. Җавап шундый булды:

– Республиканың беренче Президентын биргән район буларак, безнең бер генә өлкәдә дә начар эшләргә хакыбыз юк. Без аның йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгелбез, дип яшибез.

Менә шулай өч көн үтеп тә китте. Рәхмәт сезгә, кунакчыл актанышлылар. Киләсе елларда да кабат очрашулар насыйп итсен.

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара бистәсе

Комментарии