Гомер көзләрем…

Гомер көзләрем…

Гомер көзләренә кереп барам,

Йөрәгемдә көзге моң ята.

Үткән еллар, ерак офык сыман,

Күңелемне һаман кузгата.

Рузалия ИБРАҺИМ

«Безнең гәҗит» укучыларына Рузалия Ибраһимова исеме яхшы таныш. Монда аның шигырьләре, хикәяләре басылып тора. Ул – газетаның актив хәбәрчесе.

Рузалия – Тукай якташы. Арча районының Иске Йорт дигән авылында туып-үсә. Сугыштан соңгы авыл тормышының бар авырлыгын аңа да татырга туры килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1967нче елдан Яңа Кишет мәктәбендә – рус теле, математика, 1970нче елдан Ташкичү авылы мәктәбендә биология, җыр дәресләре укыта. 12 ел пионервожатый булып эшли. 1986нчы елдан башлап Ташкичү урта мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Ул – югары категорияле укытучы, «Халык мәгарифе отличнигы», бик күп Мактау грамоталары, бүләкләр иясе.

Ире Камил белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызы Раилә дә әнисе юлын сайлады – Яңа Кенәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Уллары Раил – төзелеш инженеры, Арча шәһәрендә яши. Кече уллары Рөстәм авыл хуҗалыгы белгече, Казанда гомер кичерә. Рузалия 41 ел кайнанасы белән тату гомер итеп, балаларга үрнәк әни, тирә-юньгә сокланырлык кеше, аш-су остасы булды. Гомеренең 42 елын мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлады. 2004нче елда лаеклы ялга чыкса да, 2012нче елга кадәр Яңа Кенәрдәге «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе белгече, сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Өздереп баянда уйный, матур итеп җырлый да әле ул. Шуның өчен дә «Балкыш» фестивале лауреаты дигән мактаулы исеме бар, 2018нче елда «Ел хатын-кызы» конкурсы лауреаты булды, «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен» Арча муниципаль районы медаленә лаек булды.

Рузалия ханым 11 елдан артык Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләүче «Өммегөлсем» фольклор ансамблен җитәкли.

Китаплар авторы да ул. Аның 2017нче елда үзе турында язган «Гомерем тәгәрмәчләре» китабы басылып чыкты, ә 2018нче елда авылдашыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевнага багышлап «Акланган өметләр» исемле китабы дөнья күрде.

Узган ел, театр елы уңаеннан, 4нче ноябрь көнне авылыбыз Мәдәният йортында аның «Әниең кайтачак» пьесасы сәхнәләштерелде, режиссеры да Розалия ханым үзе иде. Мин аннан: «Пьеса чын булган хәлләргә нигезләнеп язылганмы?» – дип сорадым. «Мин бернәрсәне дә уйлап чыгарып язмыйм, алар барысы да тормыштан алынган. Ә бу пьесаны Бәкер санаториенда ял иткән бер ханым сөйләгәннәргә нигезләнеп яздым. Авыр язмыш, хәтта тыңлап кына утыруы да авыр иде», – дип җавап бирде ул.

Спектакльне үзешчән артистлар гына куйса да, аларның һәрберсе үз ролен күңел биреп, ихластан башкарды. Дания әби ролен Ташкичү Мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгумова башкарды, ә 3 яшьлек кызчыкны – Энҗене башлангыч сыйныфта укучы Лилия Сабирова бик оста итеп уйнады. Тамашачылар аңа сокланып карап утырды.

Изображение удалено.Изображение удалено.

Спектакль тәмамлангач, Розалия ханымның юбилей кичәсе булды. Юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлау өчен иң беренче сүз Арча Ветераннар Советы рәисе Наил Габдрахмановка бирелде. Ул Розалия ханымны юбилее белән котлап, «Ветераннар хәрәкәтендә ирешкән уңышлары өчен» медален тапшырды. Соңрак сәхнәгә Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Фәһим Фәйзуллин, Ташкичү мәктәбе директоры Мәсгут Гарифҗанов, укытучы Флера Хәбибуллиналар күтәрелде. Аннары бәйрәм концерты башланды. Аны бик күңелле итеп, Татарстанның атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы, 42 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Фәрхәт Зыятов алып барды. Ул үзе дә ике тапкыр «Балкыш» фестивале лауреаты.

Урамда җил-яңгыр булса да, зал шыгрым тулы иде. Кичәне Тәнзилә Вәлиева һәм Илдус Хәмидуллиннар «Яшик әле бу җирдә» җыры белән тәмамлады

Яңа Кенәр авылы Ветераннар советы рәисе

Габделбәр САБИРОВ,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии