Кариев театры җаваплы эшкә алынган – могҗизага ышандырмакчы

Кариев театры җаваплы эшкә алынган – могҗизага ышандырмакчы

Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры яңа спектакль чыгарды. Моннан ике гасыр элек язылган Питер Пэн тарихын бүгенге заманга яраклаштырып эшләгәннәр. Спектакльдә бүгенге яшьләргә кызыклы бөтен нәрсә дә бар: смартфоннар, компьютерлар, роботлар, хәрәкәт, динамика, якты төсләр һәм… могҗиза. Анысына бүгенге яшьләрне ышандыруы авыррак. Кариев театры менә шул җаваплы миссиягә алынган.

Шотланд язучысы Дж. Барри тудырган үсми торган малай хикәяте күпләргә таныш. Әсәрдә Питер Пэн, олыгаерга теләмичә, өеннән морҗадан чыгып кача һәм Кенсингтон бакчаларында феялар белән таныша. Аннары башка югалган малайлар белән бергә Неверленд утравында (Neverland) яши башлый. Малайның үз феясы бар – Динь-Динь исемле. Ә иң зур дошманы – Капитан Крюк.

Безнең заманда Кариев театрына «очып» кайткан Питер Пэн да бер дә үзгәрмәгән: шундый ук ихлас, самими, юмарт, ышанучан, шул ук вакытта батыр. Ә менә сюжетка бераз гына үзгәрешләр кергән. Дөресрәге, яңа заман сулышы өрелгән. Бер ата кеше үз кызына ясалма интеллект урнаштырырга, шул рәвешле аннан супер бала ясарга тели, әлегә бу тәҗрибәсен роботта сыный. Шунысы да бар: супер баланың хисләре, хәтере, хатирәләре – берсе дә калмаячак. Моңа ата да риза (ачыш ясый бит!), бала да «супер бала буласым килә» дип ашкынып тора. Шул ук атаның олы кызы Венди исә әкиятләргә, могҗизага, Питер Пэнга ышана. Атасы исә аңа туры бәреп: «Могҗиза юк ул, әкият сөйләмә», – ди. Бүгенге заман инде: ата-аналар балаларын йөз төрле түгәрәккә йөртә, бала бер минутын да буш үткәрмәсен ди, әкият укыйсы урында смартфон, планшет тоттыра, уенчык роботлар алып бирә. Мондый тормышта могҗизага, әкияткә нинди урын калсын ди?! Ә Питер Пэн һаман да балаларга төшләрендә килә, тик менә тумыштан ук кулларына смартфон, планшет алган, виртуаль дөньяда яшәүче балаларның әкияткә ышану һәм хыяллану сәләтләре калганмы соң? Җавабын һәрбер ата-ана үзе белә инде.

Спектакльнең инценировка авторы – күпләргә фотограф буларак таныш Рәмис Нәҗмиев. Режиссеры – Ренат Әюпов. Шунысы ошады: труппадагы бөтен артистка роль тапканнар. Хәтта Кариев театрының аксакалы Нуриәхмәт Сафин да катнаша бу яшьләр спектаклендә. Нинди роль диген әле – индеецлар кабиләсе башлыгы! Әйе, спектакльдә роботлар гына түгел, индеецлар, пиратлар, феялар, экзотик кошлар, тагын әллә кемнәр бар. Беренче карашка, төсләрдән, хәрәкәттән, динамикадан күзләр камаша, кызу музыкага да ияләшеп бетеп булмый кебек. Тик балаларга һәм яшүсмерләргә нәкъ менә шул кирәк тә бит инде! Әле кайчан гына Кариев театрын «үзе яшьләр театры – үзендә яшьләр һәм балалар карый торган спектакльләр юк» дип сүгә идек. Соңгы вакытта күзгә күренеп яшәрде Кариев театры! Бу сезонда гына да балалар һәм яшүсмерләр өчен өченче премьераларын тәкъдим иттеләр менә.

Игътибарны җәлеп иткән тагын бер момент: яшьләр өчен куелган яшьләрчә спектакльдә заманча эшләнмәдә «Күбәләгем» җыры да яңгырый. Кариев театры тамырлардан да аерылмый, димәк. Киләчәк белән үткән заманны тоташтырып тора. Сүз уңаеннан, спектакльне беренче булып «Глаголица» Бөтенрусия конкурсы катнашучылары да тамаша кылды. Бөтен Русиядән җыелган балалар, күбесе – урыс телле, урыс милләтеннән. Һәм шул балалар да татар спектаклен мөкиббән китеп карап утырдылар. Бу инде спектакльнең тагын бер уңышы турында сөйли.

«Сабыйларны бала чагыннан мәхрүм итәргә ярамый. Балачак – кешенең шәхес булып формалашуында бик мөһим этап бит ул. Без бу спектакльдә менә шуны күрсәтергә теләдек», – дип сөйләде премьерадан соң режиссер Ренат Әюпов. Бу спектакльне караган тамашачы Ренат әфәнденең үзенең дә күңелендә сабый яшәвен бик яхшы аңлаячак. Үзе бала булмаган кеше мондый спектакльне әзерләп чыгара алмас иде. «Питер Пэн»ны (6+) балаларга һәм яшүсмерләргә генә түгел, бала булуны оныткан (һәм үз баласының да балачагын бетерергә тырышкан) ата-аналарга да карау яхшы булыр иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии