Яшьлек көче ташып торсын

Яшьлек көче ташып торсын

Сез ничектер, менә мин узган атнаның пәнҗешәмбе кичен кызыклы һәм күтәренке кәеф белән үткәрдем. Шаяннар һәм тапкырлар клубы чыгышына барсаң, башкача була да алмыйдыр. Ул «Ак Барс» яшьләр үзәгендә узды. Фестивальдә 14 команда катнашты: «32 август», «Казан Ыстайл», «Tatar Speak», «Кыстыбый», «Кара малай», «Әкият» – Казан, «МӘЯК», «Тәп-тәти», «КамПИ» – Яр Чаллы, «Җыелмаган» – Түбән Кама, «ЖЧЖ respect» – Алабуга, «Супер керәшен» – Мәләкәс, «Чын егетләр» – Саба, «Чакмагыш» – Чакмагыш, Башкортстан.

Һәрбер команда үзенчәлекле һәм уникаль иде. Кайбер катнашучылар сәхнәдә күренүләре белән ук йөздә елмаю уята алды. Зал исә дә алкышларын жәлләмәде.

Яшьләр барысы да шартлатып татарча сөйләште, шаяртты. Бу бик матур һәм күңелле күренеш. Моны хәтта жюри әгъзасы Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов та (Фәннәр академиясе вице-президенты, сәләт проектлары җитәкчесе) ассызыклады. Ул үзенең шушы тамашага килүенә бер дә үкенмәвен, ә киресенчә, үзенең жюри коллегиясендә икәнен онытып, рәхәтләнеп вакыт үткәрүен белдерде. Аңардан кала, жюри әгъзалары коллегиясендә Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы рәисе – Тәбриз Яруллин, Татарстанның танылган юмор остасы, Татар Радиосы ди-джее, алып баручысы, Рәвешләр юмор театры артисты – Әбри Хәбриев, автор-башкаручы, Тамаша.ру җитәкчесе – Илназ Сафиуллин, Татар уеннарына нигез салучы, аның символы – Фәридә Якубова, Татар лигасының җитәкчесе – Рамил Агдеев, Татарстан республикасының җитәкчесе – Илдар Фәттахов утырдылар. Мондый мәшһүр кешеләр алдында чыгыш ясау командалар өчен дә дәрәҗә булгандыр.

Уен бик кызык үтте. Бу КВН телевизорда караганыннан бер дә ким түгел, ә кайсыдыр өлештә, шәхсән минем өчен, кызыклырак та булды. Жюри нәтиҗә игълан итәр алдыннан, көтү мизгелләрен тизрәк үткәреп җибәрү өчен, алып баручы Роберт Исламов («Удар татар» командасының авторы һәм уенчысы) командалар белән бергә бию флеш-мобы үткәрде. Кыскасы, уен бер сулышта үтте дә китте.

Ә нәтиҗәләр мондыйрак булды: «Иң яхшы мәзәк» номинациясе җиңүчесе – Супер керәшен командасы, «Иң яхшы актриса» – бер генә кызга түгел, ә бөтенләй кызлардан гына торган «Tatar Spek» командасына бирелде, «Иң яхшы актер» – «Чакмагыш» командасыннан Раушанга. Өченче урынны «Казан Ыстайл» һәм «МӘЯК» бүлеште, 2нче урын – «32 август» командасында, 1нче – «Чын егетләр» һәм ниһаять Гран При – «Тәптәтиләр» командасына бирелде. Монан тыш «Сәхнәне кыздырган өчен» КамПИ егетләре һәм «Кара Малай» командасы аерым бүләккә лаек булдылар. Берсе дә үпкәләмәгән дип уйлыйм. Азактан җиңүче команданы котлап, көндәшләренең «Молодцы!» дип кычкырулары, «Тәптәтиләр»нең чынлап та Гран-прига лаек булуын раслаучы дәлилдер.

Минемчә, бу искиткеч кызык тамаша булды. Катнашучылар юмор осталыкларын гына түгел, ә җыр-бию, актерлык талантларын безгә тәкъдим иттеләр. Мин үзем бик күп позитив энергия һәм яхшы кәеф белән тулыланып кайттым. Яшьлек дәрте һәм көче ташып торган егет-кызлар менә дигән тамаша күрсәттеләр. Афәрин!

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

 

Комментарии