Театрда… Буада!

Театрда… Буада!

Узган атнада драма театрының сезон ачылышында Буада булып кайттым. Спектакльләр карарга алай ерак йөри торган гадәт юк иде үзе, тик бу юлы шундый җай чыкты. Хәер, бирегә беренче генә килүем түгел. Моңарчы да кунак булганым бар иде. Андагы бинаның матурлыгына, җиһазларның яңалыгына, андагы дизайнга, залдагы йомшак урындыкларга, сәхнәдәге һәм сәхнә артындагы тәртипкә сокланып, телемне әйләндереп бер сүз әйтә алмыйча, авыз ачып, телсез калып йөрүемне хәтерлим. Гардеробларга, душ бүлмәсенә, хәтта андагы бәдрәфкә дә исем китте. Эшләгән кешедән бар да була шул.

Элек баруның файдасы тигән, бер үк әйбергә ике тапкыр авыз ачып йөреп булмый, бу юлы инде театрның эшчәнлеге белән иркенләп танышу да мөмкин иде. директоры Раил Садриев әйтмешли, әле кайчан гына төрле һөнәр ияләре арасыннан сәхнәгә җыелган гап-гади кешеләр бүген инде артист булып җитешеп маташа. Алар «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күрсәтелүче сериалларда катнаша (тиздән ул сериал экраннарга чыгачак), районнар буйлап гастрольләрдән кайтып керми… Тиздән «Башваткыч» тапшыруында да алар үзара көч сынашачак икән. «Безнең гәҗит»тә без дә, даими рәвештә, Буа театрының гастрольләр графигын укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Шул графикны укыганда үзебез дә сокланып туя алмыйбыз: бу артистлар алны-ялны белми эшләгәндә, аларның гаиләсе нишли икән? Сезонның башыннан ахырына кадәр аларны күрмичә ничек яшиләр?

***

Буа театрының быелгы сезоны Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча куелган «Эх, кызлар…» спектакле белән ачылды. «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен телевизордан Камал театры актерлары башкаруында карамаган кеше сирәктер. Еллар дәвамында кат-кат күрсәтелеп, без ул спектакльне әнә шулай гына күрергә күнеккән идек тә инде. Ул шулай гына була ала кебек иде. Алай түгел икән. Спектакльне Буа театрында сәхнәгә куйган режиссер Раушан Шәриф безгә аны бөтенләй башкача тәкъдим итте.

Әйе, табигать хатын-кызга бик зур изге бурыч – бала табып, үзенең нәселен дәвам итү бурычын йөкләгән. «Эх, кызлар…» спектаклендә 12 бала анасы Гөлфинә, җиде ел буе бала көтеп, ниһаять, үз теләгенә ирешкән чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» – баласын үзенә алырга теләмәгән Дилеммалар аша тормышта хатын-кыз язмышының төрле чагылышын күреп була.

Алтынчәчне якыннары аңлармы? Дилемма баласына булган мөнәсәбәтен үзгәртерме? Баласыз хатынны аңлаучы булырмы? Кемнәр Ана дигән бөек исемгә лаек? Спектакльне караганнан соң шушы сорауларга җавап табасың.

Баласыз хатынны уйнаучы Гөлназ Гыйзәтуллинаның уенын билгеләп үтми булдыра алмыйм. Аның төпсез карашы, үткәндә калган аборт өчен үкенүе, илереп елавы, «бала бирегез миңа», дип ялваруы – барысы да аның шушы роль белән яшәвен күрсәтә иде. Ирләрнең дә күңел түренә үтеп кереп, күзләрен яшьләндергән бу актриса, чыннан да, онытылмаслык булды.

Буа театры быелгы сезонда хәтта бер урысча спектакль дә күрсәтергә әзерләнә. «Детектор лжи» дип аталучы комедия 18нче ноябрьдә Буада куелачак. Беренче чирканчык, диләрме әле?! Аларның эше уңышлы килеп чыгасына шикләнмим дә. Бар да тырышлык белән килә бит, ә ул тырышлыкны буалыларга Ходай жәлләмәгән. Күз генә тимәсен!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Буа-Казан.

  Театрда... Буада!, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии