«Безнең гәҗит»не үзем таратам

«Безнең гәҗит»не үзем таратам

«Безнең гәҗит»нең даими укучы һәм язучылары белән аралашуыбызны дәвам итәбез.

«БЕРЕНЧЕ САНЫННАН УК ҖЫЕП БАРДЫМ»

Саба районында яшәүче Мәгъдәнур абый Гатауллинның язмалары «Безнең гәҗит»челәргә яхшы таныш. Мәгънәле язмалары аша фикердәшләрен дә табып өлгергән ул. «Хатлар бүлеге редакторы Лилия минем язмаларны дөресләп арып беткәндер инде», – дип елмаеп башлады ул сүзен.

– «Безнең гәҗит»не беренче саныннан ук алдырам. Әле бер санын да калдырмыйча җыеп барган идем, узган ел макулатурага тапшырганнар бит шуны! Ачуландым да инде. Кайсы санын сорасагыз да, табып күрсәтә алган булыр идем. Мин үзем шактый газета-журналларга язылдым. Тегесен дә алдырдым, монысын да. Әмма «Безнең гәҗит»кә кагылмыйм, ул чыга башлаган көненнән үк минем белән бергә яши. Чәршәмбене карчык белән көтеп алабыз инде. «Эсвежий» килеш укыйбыз. Аллаһка шөкер, бездә почта вакытында килә, проблемалар юк. Юанычың – газета да булмаса, нишләмәк кирәк?

Мин 11 класс тәмамлаган кеше. Сезнеке кебек югары белемем дә юк. Әмма «Безнең гәҗит»не укып, белем туплыйбыз менә. Фикерләргә, уйларга өйрәнәбез. Халык әнә шундый матбугат чараларының кадерен аңлап бетерә алмый әле. «Шалтай-балтай»ларны үз итә. «Безнең гәҗит» озын гомерле булсын, язылучылары артсын – миннән иң зур теләк шул!

«АКСАКАЛ ИТЕП КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘМ»

Популяр җырлар авторы, шагыйрә, Азнакай кызы Гөлчәчәк Садретдинова да – «Безнең гәҗит»нең тугры дусты. Аның язмалары газета битләрендә даими басылып килә. Үзе дә газета белән чыга башлаган көннән бирле таныш икән.

– Тумышым белән Азнакай районының Бүләк авылыннан мин. Ык буе кызы. Безнең якның табигате матур. Шуңадырмы, үзем дә иҗатка гашыйк. Илһамны да гаиләдән, табигатьтән алам. Безнең авылга хат өләшүче ялга киткәч, аның вазыйфасын вакытлыча әнием башкарды. Шул вакытта «Безнең гәҗит» белән танышып өлгердем. Менә инде бер ел да калдырмыйча газетаны алдырабыз, әнием дә һәр килгән санын көтеп ала. Үзем хәзер Азнакайда китапханәдә эшлим. Газета-журналларны күзәтеп, анализлап барам. Монда эшкә кергәнче, бүген китап укучылар бик аздыр, дип уйлаган идем. Юк, алай түгел икән. Балалар олы ташкын белән китапханәгә йөри дип әйтеп булмаса да, урта яшьтәгеләр – 40-60 яшь аралыгындагылар күпләп йөри. 70-80 яшьлек өлкән буын турында әйтәсе дә юк. Менә 80не узган бер әби китапханәгә гел йөри. Бер килгәндә, 10шар китап алып кайтып китә һәм тиз арада яңалары артыннан килеп җитә. «Төннәр буе китап укыйм», – ди. Кәгазь китап бетәчәк, дисәләр дә, укучылары булганда, ул яшәячәк әле. Газета-журналлар белән дә шундый хәл.

«Безнең» гәҗит – кыю сүзле газета. Үз сүзен курыкмыйча әйтә ала торган журналистлар да биредә эшли. Укучылары да шундыйлардан. Беркемнең соравын да, мөрәҗәгатен дә җавапсыз калдырмый ул. Мондый газета яшәргә тиеш. Мин аны аксакал карт рәвешендә күрәм. Озын-озак яшәргә, укучыларын сөендерергә насыйп булсын!

P.S. Гөлчәчәк апаның хатирәләреннән соң, үзем дә бер «серем» белән уртаклашырга булдым. «Безнең гәҗит» белән яшьтәшләр без, ул миннән дүрт яшькә генә кечкенә. Шулай да авыз тутырып: «Мин аның белән чыга башлаган көненнән бирле таныш», – дип әйтә алам. 4 яшемдә укый-яза белмәсәм дә, гәҗитне гел кулыма ала идем, чөнки әнием туган авылымда – Арча районының Көтек авылында хат ташучы булып эшли. Һәр көн аңа ияреп газета-журналлар таратырга чыгам. Авылыбыз зур түгел, 55 хуҗалык. Әни белән икәү өләшкәндә, ярты сәгатьтә авылны әйләнеп кайтырга мөмкин. Кечкенә чакта кызык бит: почта тартмасына газета салырлык буең да юк, әмма авылда сине «нәни хат ташучы» дип йөртәләр.

Вакытым булганда, әле дә гел авылга кайтам. Кайтам да күрше авылдан газета-журналлар алып менәм һәм... гәҗит таратам. Әллә ни үзгәрмәде: хәзер почта тартмасына буем җитә. Тик хәзер мине «нәни хат ташучы» дип йөртмиләр. Күргән саен көлеп: «Безнең гәҗит» журналисты гәҗитен дә үзе тарата», – диләр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии