Чишмәләр иле Чапшарым!

Безнең авылны борынгыдан ук «Кырык бер чишмәле Чапшар» дип йөрткәннәр. Авырган кешеләрне ераклардан алып килеп, безнең авылның чишмә суларын эчертеп дәвалый торган булганнар. Чапшарыбыздан урман да ерак түгел. Менә шул урман эченә әзрәк кергәч, анда Кәлти чишмәсе бар. Бу чишмәне тирә-якта белмәгән кеше юктыр. 
Элеккеге елларда, әле Чапшар сигезьеллык мәктәбе гөрләп эшләп торганда, 19нчы май – пионер оешмасы туган көнне мәктәп балалары ял итәргә, учак ягарга, мондагы табигатьнең матурлыгына сокланырга баралар иде анда. Минем үземнең дә класс белән Кәлти чишмәсе янында төшкән фотом бар. Мин аны бик кадерләп саклыйм, үземнең авыр, кызыклы мәктәп елларын сагынып искә төшерәм. Кәлти чишмәсенең суы бик тәмле, арып китеп, аның шифалы салкын суын эчсәң, арыганнарың шунда ук юкка чыгып, хәл кереп китә. 
Берничә еллар элек авылдашларыбыз җыелышып Кәлти чишмәсен чистарттылар, тазарттылар, өстенә бик матур иттереп будка-корылма да ясап куйдылар. Кәлти ул үзе дә тере кеше шикелле, аның янына элеккеге дустыңа кунакка барган кебек барасың. Челтерәп аккан тавышы белән ул сиңа нәрсәдер сөйли кебек. «Кайчан гына яп-яшь идегез бит әле, инде картайган әби-бабайларга әйләнгәнсез, мин сезне хәтерлим, киләсегезне белеп, сагынып көттем!» – дип әйтә шикелле бу табигать могҗизасы. 
Әле күптән түгел, җәй айларында авылдашыбыз, игелек иясе Мансур Әхтәмов инеш буендагы бер чишмәне рәткә кертте, дәвалады, матурлады. Бу чишмә бераз гына коега да охшап калды әле. Аның тирә-ягына Мансур кордаш таллардан читән дә үреп куйды. Безнең бит читәнне киноларда гына күргән бар иде. Каян өйрәнгән диген син аны?! Менә шулай итеп, авылда тагын бер чишмә артты, монысы инде Мансур чишмәсе дип аталыр, Аллаһ боерса!
Без үскәндә, безнең өйдән ерак түгел Касыйм бабай чишмәсе дә бар иде. Мин үзем әле изге күңелле бу бабайны исән килеш күреп тә калган идем. Тау астындарак иде аның чишмәсе. Касыйм бабай безнең авылда беренче совет мәктәбен дә оештырган кеше, Ленин ордены кавалеры. Ул озак еллар Чапшар мәктәбен җитәкләгән. Бик тырышып балаларга белем биргән, бик диндар кеше булган. Менә шул Касыйм бабай үзләренең өйләре янындагы чишмәне карап, төзәткәләп торды. 
Аннан баһадирдай гәүдәле күршебез Шәмсетдинов Әдһәм 50 литрлы бидонны култык астына кыстырып, су ташырга ярата иде. Аның бабасы Гыйльметдин дә легендар кеше булган, 4-5 километрдагы урманнан буралык бүрәнәләрне җилкәсенә күтәреп ташыган диләр! Касыйм бабай чишмәсе хәзер дә, мин исән-сау, дип, әкрен генә агып ята әле. 
Классташым Мәрдәнов Наилләр бакча башында да чишмә бар. Күптәнге чишмә. Мин анда барсам, рәхәтләнеп бөтнек исним, әле җыеп та алып кайта идем. Кипкән бөтнекне безнең әти ашына салып ашарга ярата иде. Хәзер дә бөтнек иснәсәм, туган авылым, шул Наилләр башындагы игелекле чишмә искә килә дә төшә. 
Авылыбызның иске клубы артында да бик шәп ага торган чишмә бар әле. Без гомер буена шуннан су ташыдык. Аның янында элеккеге елларда Даһия апа белән Фәлахов Гарәфи абый яшәде. Менә мин әйтәм, бәхетле булганнар, җырлап торган чишмә янында гына яшә әле син! Ул елларда бит әле кешеләр чиләк-көянтә күтәреп чишмәдән су ташыйлар иде. Хатын-кызларның аккошлардай тезелешеп суга барулары үзе бер матурлык иде шул!
Гаязов Шәүкәтләр бакча башында да бер чишмә бар иде. Ул чишмә тау астында. Анда барсаң, үзенә бер матурлыкка чумасың. Көзге кебек ялтырап инеш ага, яр буйлары үзенә тартып тора. 
Чишмәләр күрәсегез килсә, безнең Чапшарга килегез, үкенмәссез. Алар безнең авылда күп, үзләре бер көй, моң чыгаралар. Кешеләр кебек, шулай ук яшәргә тырышалар, тормышны яраталар!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии