Татарча телеканаллар сафы ишәя: «BEZ» каналы нинди булыр?

Татарча телеканаллар сафы ишәя: «BEZ» каналы нинди булыр?

Телевизорны «Летай-Таттелеком» кабель челтәрендә караучылар игътибар иткәндер: 128нче төймәдә өр-яңа татар каналы барлыкка килде. Октябрь аенда «BEZ» дип аталган канал күрсәтә башлады. Татар телеканаллары сафы ишәя, тамашачыга сайлау мөмкинлеге дә арта. Монысы нинди булыр – бу сорауга җавапны «BEZ»не оештыручыларның берсе Айгөл Нәбиуллинадан сораштык.

– Айгөл, «BEZ» ничек туды?

– Бу телеканалны ачучылар – заманында «Мәйдан» телеканалын башлап җибәрүчеләр. Белүегезчә, узган көз без «Мәйдан»нан киттек. Без дигәнем – мин, Дамир Дәүләтшин, Эдуард Үтәгәнов, тагын берничә егет, шулай ук алып баручы Фәнил Вәкказов – җәмгысе 6 кеше. Һәм бергәләп яңа канал ачарга булдык. Бу эш белән ел башыннан бирле шөгыльләнәбез инде. Октябрь аенда, ниһаять, лицензияләр алып, эшли башладык. Әлегә безне «Летай-Таттелеком» кабель челтәрендә 128нче төймәдә карарга мөмкин.

Каналны рәсми тәкъдим итү кичәсе 1нче декабрь 17:00 сәгатьтә Филармония концертлар залында «Казан кичләре» концертында булачак. Ул тапшыру «Мәйдан»да калмады, ул безнеке. Халык бик яратып карый иде аны, чөнки башка проектлардан аермалы буларак, ул интерактив рәвештә бара, үз йөзе, үз стиле бар. Елдан артык тукталып торганнан соң, хәзер аны кабат торгызабыз.

– Нинди канал булачак бу «BEZ»?

– Юнәлешен татар музыкаль күңел ачу телевидениесе дип атыйбыз. «Мәйдан»ны кабатлый алмыйбыз бит инде, шуңа күрә икенче төрлерәк итеп эшләдек. Бераз гына кыска яңалыклар, иҗади тапшырулар булачак – аларны төшерә башладык инде. Шулай ук спортка да урын бирәбез. Бөтен серләрне әйтеп бетерми торам.

Шунысын да әйтим: безнең телеканалга бераз гына урыс теле кереп китәчәк. Чөнки спорт ярышларын күрсәтәбез, ә алар күбесенчә урыс телендә алып барыла. Клипларда җырның исемнәрен ике телдә дә язабыз, татарча белмәүчеләргә дә аңлашылсын, дибез. «Мәйдан» каналы буенча беләбез: безне урыслар, татар телен аңламаучылар да карый иде. Хәтта «татар телен аңламасак та, татар җырларын көне буе тыңлыйбыз» дип әйтүчеләр бар иде. Шуңа монда җыр атамаларын ике телдә дә язарга булдык.

– Өр-яңадан канал тудыру авырмы, Айгөл?

– Җиңел түгел. Иң катлаулысы – ул, әлбәттә, финанс. Өр-яңадан телеканал ачып, аны аякка бастыру өчен бик күп акча кирәк. Шәхси канал булгач, дәүләттән ярдәм юк. Аннан соң шул ук клиплар базасын туплау да – бик күп вакытны ала торган зур эш. Бер материалны да документсыз эфирга куярга ярамый. Хәтта ул клип синдә булса да, авторлык хокуклары иясе белән килешү төземичә, син аны әйләндерә алмыйсың. Базаны тулыландыру хәзер дә дәвам итә.

Безнең кулда булган иң зур байлыгыбыз ул – тәҗрибәбез. Бер каналны ачып күтәргән идек бит инде. Кайсы очракта нинди хаталарны булдырмый калырга мөмкин икәнен дә беләбез. Дөрес, хатасыз гына булмый инде ул барыбер дә. Бөтен нәрсә идеаль генә булса, кызыгы да калмас иде. Эшли-эшли камилләшәсең.

– Исемне ничек уйладыгыз?

– «Мәйдан» атамасын уйлап чыгарганда да халык башта бик авыр кабул итте. Нәрсә инде ул «мәйдан», Украина мәйданымы, нинди исем инде бу, диделәр. Күпчелек телеканалларның атамасы кыска гына бит – ТВТ, СТС, ТНВ. Ә монда – «Мәйдан»… Ләкин кереп китте ул, матур исем булып, колакка ятып тора.

Ә «BEZ»гә килгәндә… Без – үзе гади генә сүз ул, үзе бик күп мәгънәне сыйдыра. Без – татарстанлылар, без – татарлар, без булдырабыз… Кем ничек кабул итә, нинди мәгънә салырга тели – шулай булсын.

– «BEZ»не «Мәйдан»га, «ТатМузТВ»га көндәш буларак үстерәсезме, әллә кече туган итепме?

– «Мәйдан»да эшләгән вакытта да без, кемгәдер көндәш булыйк, дигән фикер белән яшәмәдек. Ярышу кирәк, ул үзенә күрә энтузиазм бирә. Сәламәт көндәшлек бар, әлбәттә, булырга да тиеш. Ләкин бер-береңнән көнләшү юк. Көндәш дигән сүздә тискәре төсмер дә, уңай төсмер дә бар бит. Без «көндәш» дигән сүзгә уңай мәгънә салып эшлибез. Бер генә канал булса, үсәргә теләк тә, сыйфатны яхшырту максаты да булмас иде. Ә болай без ярыша-ярыша сыйфатлы продукт булдырырга, тамашачыны үзебезгә җәлеп итәргә тырышабыз.

Хәзердән үк йөзебез нинди буласын, юнәлешебезне кычкырып әйтергә иртәрәк, чөнки әле башлап кына киләбез. Ләкин шуны әйтә алам: без халыкчан җырчылардан да клиплар кабул итәчәкбез. Халык җырларын да, фольклорны да, оркестрны да, классиканы да халыкка җиткерергә тырышачакбыз, чөнки минем күңелем шулай куша. Телевидение халыкны тәрбияләргә тиеш бит ул. Шәхси канал булгач, эстраданы куймый булмаячак инде, билгеле. Анысы яшәү өчен кирәк. Шул ук вакытта югары сәнгать әсәрләрен дә җиткерергә тырышачакбыз.

«Казан кичләре» концертын алып баручы Фәнил Вәкказовка да берничә сорау бирдек.

– Фәнил, яңа гына тәпи киткән каналда эшләү горурландырамы, әллә инде куркытамы?

– Бер яктан бу – канатландыра торган әйбер. Чөнки «Мәйдан»да мин ялланган хезмәткәр генә идем: киләм, эшлим, хезмәт хакы алам. Ә «BEZ» – үзебезнең бала шикелле. Шул ук вакытта икеләнү дә бар. Гомумән, телевидение кирәк микән ул хәзер, дип тә уйлыйм. Тик минем янда Дамир, Эдуард, Айгөлләрнең булуы тынычлык бирә. Бу кешеләр тикмәгә генә тотынмаслар бу эшкә, минәйтәм.

– «BEZ»нең үзенчәлеге нәрсәдә, башка татарча музыкаль каналлардан аерыламы ул?

– Башкалар барыбер дә тар юнәлештә эшлиләр, татар мәдәниятен, татар эстрадасын яктырталар. Ә «BEZ», миңа калса, бераз гына киңрәк булачак, чөнки спортны да эләктерергә тырышабыз. Татарстандагы милли спорт чаралары, гомумән, бер телеканалда да күрсәтелми. Шул ук татар көрәше, мәсәлән. Кеше белми дә кала. Аннан соң без ел саен татар иҗатчылары командалары арасында футбол турниры үткәрәбез, аны да беркайда да күрсәтмиләр. Мин аны халыкка кызык булыр дип уйлыйм. Менә шуларны колачларга иде.

Бөтен каналда да була торган стандарт тапшырулар бар: мәсәлән, танылган шәхесләр белән интервьюлар, хит-парадлар. Шуңа өстәп, яңарак, үзенчәлеклерәк тапшырулар да кертәсе килә.

– «Казан кичләре» проекты да кире кайта, димәк. Бу проект бер елдан артык тукталып торды, халык сорый, кызыксына идеме?

– Мин мәҗлесләрдә алып баручы булып йөрим бит инде. «Казан кичләре» кая югалды, бик яратып карый идек, дип сорыйлар иде. Хәзер дә сорыйлар. Без яңа канал ачтык, ул тапшыру тиздән эфирга кайтачак, дим. Ә бервакыт минем бу сорауны бирүчеләргә җавабым юк иде. Без «Мәйдан» каналы белән хушлаштык, ул башка кулларга күчте, дип аңлатып тору бик кыен бит. Чөнки кайберәүләр «Казан кичләре»нең «Мәйдан»нан барганын аңламый да иде. Без сине TMTV-дан карыйбыз, «Казан кичләре» әйбәт бара, диючеләр бар иде. Күрәсең, каналның логотибына карап тормыйлар. Бөтен татар каналы бер канал шикелле алар өчен. Ә хәзер мин: «Казан кичләре» концерты бара икән, димәк, ул – «BEZ» каналы!» – дип җавап бирә алам.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии