Талдан җиһазлар үрүче: «Югала барган кәсепне торгыздык»

Талдан җиһазлар үрүче: «Югала барган кәсепне торгыздык»

Элек бишеге дә, коймасы да, каз оясы да талдан үрелеп эшләнгән. Калай яки таш койма дигәнне белүче дә булмаган, йорт тирәләрен читәннәр бизәгән. Ә хәзер талдан үрелгән предметларны, читәнне музейларда гына күрергә мөмкин... дисәк, нык ялгышырбыз. Халык экологик чиста продукциягә әле дә тартыла. Балтач районының Яңгул авылында талдан йорт җиһазлары үрү белән шөгыльләнүчеләр шуны дәлилли дә.

– Балтачлылар беркайчан да әлеге кәсеп белән шөгыльләнүдән туктамады. Смәел авылында талдан үрү осталары күп. Ул нәселдән-нәселгә күчә ахры. Ә Яңгулда урнашкан «Ива мебель» фабрикасы 2012нче елда ачылды. Бу эшне бары тик өч кеше башлап җибәрде. Шулар арасында минем әтием белән әнием дә бар иде, – дип башлады сүзен «Ива мебель» фабрикасының хәзерге директоры Диләрә Габдрахманова. – Әти-әнием тумышлары белән Яңгул авылыннан. Монда туып-үскәннәр. Тормыш аларны башка шәһәргә илтсә дә, соңрак туган җирләренә, бирегә кайтып төпләнделәр. Талдан үрелгән җиһазларга сорау булыр дип, әти кечкенә генә эшен ачып җибәрде. Чепья авылыннан осталарны чакыртып, талдан җиһазлар үрү эшен оештырды. Мин дә Чаллыдан бирегә күчендем һәм үз гаиләмне төзеп, монда калдым.

Һәр эшнең елмаеп искә ала торган чагы булган төсле, бераз моңаеп сөйләрлеге дә табыла. Гадәттә, осталар үз эшләрен кечкенә предметтан башлый. Ә «Ива мебель»челәрнең иң беренче ясаган җиһазлары – бишек була.

– Кәрҗин, вазаларны соңрак ясадык. Зурдан кубып башладык, тиз күтәрелеп китә алдык. Заказлар шактый булды. Тик 2014нче елда кризис нәтиҗәсендә, эшебез ябылу куркынычы алдында калды. Әмма без ташны ярып чыккан чәчәк кебек, үз дигәнебезгә ирештек – югала барган кәсепне торгызучылар исемен әле дә саклыйбыз. Инде менә 10 ел шушы хезмәттә, – ди Диләрә.

Диләрә Габдрахманова

Диләрә ханым үзен иҗади кеше дип сыйфатлый. Уртак телне тиз таба, кешегә товарны ничек тәкъдим итү серләрен яхшы аңлый. «Монда эшләүче һәркем ул – дизайнер да, технолог та, реклама остасы да», – ди ул.

– Ассортимент киң. Асылмалы бишек, селкенә торган кәнәфи, китап өстәлләре, китап киштәләре – барысы да бар. Һаман яңалык кертергә, яңадан-яңа җиһазлар уйлап чыгарырга тырышабыз. Осталар белән индивидуаль эшләнмәләр булдырабыз. Гадәттә, бер үк җиһаз һәрвакыт икенчесеннән аерыла. Безнең сатып алучыларыбыз Татарстанда гына яшәми. Русиянең төрле төбәкләреннән: Мәскәү, Питер, Краснодар, Кырымнан да соратучылар шактый. Кеше хәзер экологик чиста продукциягә тартыла, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

«Ива мебель»нең төп шигаре – ата-бабаларыбыздан калган әлеге кәсепне үстерү һәм заманчалаштыру. Шуңа да ул Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан зур бәя алуга ирешкән. Өстәвенә, фабрика инде биш ел Татарстан республикасының халык һөнәрчелеге реестрында алдынгы урыннарны били.

– Талны үзебез дә үстерәбез, сатып та алабыз. Тал – шифалы агач. Осталар үз эшләрен теләп һәм тырышып башкара. Һәр эшнең үз авырлыгы бар, әлбәттә. Әмма дөрес технология куллангач, талдан әллә нинди формалар ясарга мөмкин. Мактанып әйтүем түгел, әмма Русиядә каркас принцибы белән эшли торган бердәнбер фабрика ул – безнеке. Башка бер җирдә дә алай үрмиләр.

Матур кәрҗин, бишек, вазалар... Ә алар шундый кыяфәткә кергәнче күпме кулдан үтәләр икән соң? Башта талның иң матур чыбыкларын җыялар, аны кайнар суда пешерәләр, кайрысыннан арындыралар. Теге яки бу җиһазны үрә башлар алдыннан тал чыбыкларын янә суда чылаталар. Бары тик шул очракта гына аларны бөгеп булачак. Аннары ир-атлар тиешле җиһазның каркасын ясый – монысына якынча 1-3 көн вакыт сарыф ителә. Аннары хатын-кызлар каркасның кадак, шөреп белән беркетелгән урыннарын тал лентасы белән каплап, матур итеп талдан җиһаз үрә. Моның өчен тагын 1-2 көн вакыт кирәк. Әзер булган җиһаз буяу цехына китә, монда тагын 1-2 көн кибә һәм шуннан соң гына заказ бирүченең кулларына тапшырыла. Бер җиһазны әзерләр өчен якынча 1 атна вакыт кирәк дигән сүз бу.

Спектакль өчен декорация

– Нинди эшкә алынсаң да, иң мөһиме – яратуың һәм кызыксынуың. Әйтик, элек бөтен эленмә кәнәфиләр дә бертөрле иде, хәзер без күп үзгәрешләр керттек. Заманчалаштырып, бохо, скандинавия стильләрендә эшлибез. Шуңадыр, оригиналь заказларыбыз күп. Иң авыры, әмма иң кызыксынып эшләнгәне дә булды. Казанның Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бер спектакльләренә декорация өчен 2,5 метр биеклектәге «трон»га заказ бирде. Әле дә хәтеремдә: талдан үрүче кызлар өстәл өстенә урындыклар куеп, көлә-көлә үргәннәр иде.

Талдан үрелгән йорт җиһазлары

Тал эшләнмәләренең бәяләре зурлыгына, аны җитештерүгә күпме көч сарыф ителүенә карап, якынча 5 мең сумнан алып 9 меңгә кадәр. Матур һәм экологик чиста җиһаз өчен әллә ни зур сумма түгел. Бигрәк тә һәр теләгеңне исәпкә алып, үз эшләрен яратып һәм теләп башкаручылар булганда.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии