«Иртәгәге көнгә ышаныч юк. Шуны газета битеннән эзлим»

«Иртәгәге көнгә ышаныч юк. Шуны газета битеннән эзлим»

«Безнең гәҗит» укучылары Әхтәм Мөхәммәтҗанов исемен яхшы белә. Еш кына безгә шалтыратып, «Әхтәм Мөхәммәтҗанов дигән журналистның менә шул мәкаләсен укыдым әле, шәп язган», – дип мактап та куялар үзен. Казанда яшәүче Әхтәм абый белгечлеге буенча журналист булмаса да, тормыш аны ачык фикерләргә һәм җәмгыять проблемаларыннан читтә калмаска өйрәткән.

– «Безнең гәҗит»не чыга башлаган көненнән үк беләм. Газетаның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановны телевизор экраннарыннан һәрдаим карап бара идем. Ул алып барган тапшыруларны ярата идек. Шулай бер вакыт ул: «Яңа газета чыгарабыз», – диде. Шуннан кызыксынып киттем. Башта китапханә, газета сату нокталарыннан алып укып барсам, соңрак үзем алдыра башладым. Ә аннары шул газетаның авторына әверелдем.

Күбрәк кайтавазлар, мәзәкләр язгалалыйм. Яшь вакытта, эшләгәндә уйланырга, нәрсәдер язарга вакыт юк иде, һаман эш тә эш дип чаптык. Пенсиягә чыккач, вакыт табылды менә. Шактый яздым. 2020нче елда ковидтан чирләгәндә тукталып тордым. Әле дә авырткалап алам, әмма язачакмын, хатымны тиздән җибәрермен дә.

Һәр язмам – тормыштан алынган вакыйга. Мактанып әйтүем түгел, әмма 72 ел яшәп, күпне күрдем. Кешеләрне дә аера беләм, дөньясын да икегә бүлеп карый алам. Хәзер барысы да үзгә, иртәгәге көнгә ышаныч юк. Шул ышанычны ничек тә газета битләреннән булса да табасы иде. «Безнең гәҗит»нең гомере озын, барыр юлы сикәлтәсез булсын! – дип уртаклашты Әхтәм абый.

***

Тел һәм милләт язмышына битараф түгел ул. Кая барса да, шул хакта кайгырып йөри. Язмаларында да – милләт язмышы. Шалтыраткач та, Казанда яшәүче даими авторыбыз Расих абый Җәләл белән озак кына милләт, тел хакында сөйләштек.

– «Безнең гәҗит» белән якынча 10-13 ел элек таныштым. Гадилеге белән җәлеп итте. Бернинди чүп, бернинди күпертү дә юк монда. Халыкның бөтен гозерен үти, сорауларны җавапсыз калдырмый. Шулай итеп ул чыннан да халыкчан булуын раслый.

Тормышта төрле хәлләр була. Адым саен – яңалык. Ник болай булды, нигә бездә дөреслек юк, ник шулай, дигән сорауларга җавап эзлисе килә, әмма табып кына булмый. Менә шул турыда уйланып йөри торгач, тема да туа. Ә туган фикерләрне тиз арада кәгазьгә төшереп, газетага юллыйм. Монда минем фикердәшләрем дә, минем кайбер сүзләрем белән килешмәүчеләр дә бар. Фикер төрлелеге уйлау сәләтен арттыра.

Беренче язмам 2011нче елда басылды. Больницада ятып чыгарга туры килгән иде. Ә анда танышкан бер абзый үзенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. Чын булган хәл. Берәү сугыштан кайткан да, берничә көннән моны лагерьга, төрмәгә алып киткәннәр. Баксаң, ул колхозда эшләгәндә, биредәгеләрнең кырын эшләре турында тиешле кешеләргә хәбәр иткән икән. Шуның өчен үзенә дә эләккән. Менә шуның үз кулы белән язган хаты кулыма эләкте. Шул хакта газетага да яздым.

Ул заман нинди булган соң дигән темага шактый мәкаләләр яздым. Бервакыт газета аша җавап та килгән иде: «Үзеңнең тәлинкәңә төкергәч, әйбәт инде», – дигәннәр иде. Ә ул чорның авырлыгын татыган мин «һай, нинди яхшы тормышта яшәдек» дип чаң суга алмыйм бит. Берсе дә уйлап чыгарган хәлләр түгел, барысын да үз башымнан кичердем. Дәүләткә ай саен 50 килограмм ит, бәрәңге, йомырка, сөт бирдек. Бервакыт 50 килограмм итнең 8 килограммы җитмәгән өчен, көтү көткән чакта минем күз алдымнан ике айлык бозавыбызны алып киттеләр. Шуны рәхәт тормыш кичердем дип сөйлимме? Минем аңа телем әйләнми.

Татар теле турында күп сөйлибез, язабыз. Вазгыять барыбер үзенекен итә. Менә әле дә мәктәптән кайттык. Оныгым 16нчы татар гимназиясендә 1нче класста укый. Гимназия төбендә 20ләп кеше, шулар арасыннан ике хатын-кызның гына татарча сөйләшкән тавышлары ишетелә.

– Кычкырыбрак сөйләшегез, тавышыгыз ишетелми, – дидем.

– Әйе шул, – диләр.

Балалар татар гимназиясенә йөрсә дә, үзара урысча аралаша. Хәзер бит мәктәпкә дә кереп булмый, укытучылар ничек тәрбия бирә, ничек укыта – безгә мәгълүм түгел. Мәктәптә сөйләшсәләр дә, урамга чыккач, ата-анасы аңа урыс телендә дәшә. Ник шулай?.. Менә шул сорауларга җавапны «Безнең гәҗит» белән бергә ничә еллап эзлибез. Тагын күпме эзләргә туры килер – монысы билгесез, шуңа күрә газета хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии