Галошлар

Саимә Исмәгыйлеваның «Мөгезле чабата» дигән язмасын укыгач («БГ», № 45, 16 ноябрь, 2022 ел), шушы вакыйганы бәян итәсем килде.

Башкортстанның Илеш районы Ирмәш авылы. 1965нче елның март ае. Ул елларда кышлар бик зәһәр, карлы булганлыктан, язның әле исе дә, әсәре дә юк. Кар койма өстеннән. Без әле рәхәтләнеп киез итекләрдән йөрибез. Авылыбыз 25 хуҗалыклы – бер урамнан тора. Электр кермәгән. Шулай да дүртьеллык башлангыч мәктәбе, кечкенә булса да кибете, янгынны күзәтү өчен каланчасы һәм ике фермасы бар. Мөгезле терлек белән дуңгыз үрчетәләр, хуҗалыкта транспорт итеп файдалану өчен дистәләгән аты белән мал абзары да бар. Менә шуларны саклар өчен иркен итеп каравылчы йорты салып куйганнар. Мич ягып җылытыла, куыклы лампа яктысы белән яктыртыла. Бәйрәм саен җыелыш, җыелыш саен концерт дигәндәй шушы каравылчы йортында уза. Халыкка утырыр өчен озын эскәмияләр бар. Киң генә мич арасын чаршау каплап тора. Шул чаршау артында киенәбез-ясанабыз да, халык алдына чыгып концерт күрсәтәбез: җыр-бию, такмаклар, скетчлар, үзебез уйлап чыгарган мәзәкләр, шигырьләр... Шул концерт белән күрше авылларга да барабыз, икешәр ат җигеп... Матчадан ук озын пәрдәләр элеп, әти авыл яшьләре белән үзе язган пьесаларны да куя. Авыл халкы күрше авылдагы туган-тумачасын да чакырып, рәхәтләнеп карый иде.

Менә 8нче Март бәйрәменә әзерләнәбез. Түфлиләр чорма башында. Әти РОНОга җыена. «Әти, концертка кияргә берәр җиңел аяк киеме кирәк иде, сандали булса, алып кайт әле», – дип калдым. Кибеттә җәйге аяк киеме булмаган, әтинең күзе балалар галошына төшкән, миңа шуны алып кайткан. Аларның матурлыгы! Балалар галошын беренче күрүем иде: кызыл эчле ялтырап торган кара галошлар! Әтине кочаклап алдым да, киеп, биеп тә киттем.

Концерт көне җитте. Минем шигырьләрем белән дә, гармун уйнап та, үзем чыгарган җырымны да җырлыйсым бар иде. Рәхәтләнәм галошларым белән! Фәнзәлия белән украин кызлары биюен биергә чыктык. Тасмалар тагып, чәчәкле такыяларын да, чигүле кофта, итәк, алъяпкычларын да үзебез тегә идек. Аның аягында туфлиләр. Бераздан Флүсә белән чыгып җырлыйсы бар. Флүсә пималардан. Пар булыйк, дип, галошларымны салдым да, мин дә киез итекләремне киеп чыктым. Җырлап кергәч, карыйм, галошларым Фәнзәлия аягында. Аның курайда уйныйсы бар. Аның артыннан сеңлесе Фәнүзә чират алган – алар абыйсы Фәзит белән җырларга торалар. Аннан, оялып кына, Флүсә чират алды, аның әби булып шаян бию биисе бар иде...

Менә, дусларым, каләмдәшем Саимә Исмәгыйлеваның язмасы безнең балачакның ихлас, риясыз дуслыгын искә төшерде. Безгә ул вакытта 12-15 яшьләр иде.

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии