Раян Садриев: «Һәрнәрсәдән яхшылык эзләп, позитивлыкка омтылып яшим»

Раян Садриев: «Һәрнәрсәдән яхшылык эзләп, позитивлыкка омтылып яшим»

«Милләт», «Татар», «Туган тел» дигән төшенчәләр милли үзаңы булган татар кешесенең һәрчак күңел түрендә инде ул. Ә быел әлеге темаларның актуальлеге аеруча арта төште. Чөнки беренчедән, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Икенчедән, алда үткәреләсе илкүләм вакыйга – җанисәп алуга кагылышлы вазгыять тә шуңа этәрә.

Ничек кенә булмасын, миллилек турында хәзер кайда гына гәп куертмыйлар. Шул исәптән, эстрада җырчылары, композиторлар да үз иҗатларында әлеге темага ешрак туктала башлады. Шөкер, милләт, тел, татарлык турында яңа җырлар туып тора.

Шундый яңа җырларның берсе соңгы вакытта социаль челтәрләрдә җырчы Раян Садриев башкаруында таралды. «Без – татар егетләре!» дип атала әлеге җыр. Сүзләренең гади һәм мәгънәле, көенең заманча һәм милли рухта, шул ук вакытта җиңел ритмлы булуы белән аерылып тора ул. Көйне дә Раян үзе иҗат иткән икән.

Өметле яңа җырчы-композитор белән очрашып якыннанрак танышып алдык, әлеге җырның язылу тарихы турында да, иҗатының башка яклары хакында да сөйләштек. Максатчан, үзе спортчы да, биюче дә, тамада да булган киңкырлы шәхес икән ул Раян Садриев.

– Мин Якутия өлкәсенең Ленск шәһәрендә туганмын. Дүрт яшькә чаклы шунда яшәп, соңыннан гына Казанга кайттык, – дип үзе белән таныштыра башлады чеп-чи татар егете.

Әти-әниең татарлар дип беләм, Якутиягә чаклы каян барып чыкканнар соң?

– Әйе, әти – Ленар да, әни – Әлфия дә татарлар. Икесе дә Апас районыннан, бер-берсенә күрше авыллардан гына. Өйләнешкәч, акча эшләргә дип киткән булганнар икән Якутия якларына. Нәтиҗәдә, бернинди акча эшли алмыйча, миңа 4 яшь вакытта кире Казанга әйләнеп кайттык. Ни өчен икәнен төгәл белмим, кайту белән алар аерылышты. Апам Алсу белән икебезне әни үстерде. Ә әтине хәтерләмим дә. Аерылышып киткәннән соң, безнең белән бөтенләй кызыксынмады, ярдәм итмәде. Хәл белергә дә килгәне булмады.

Дөрес, соңыннан, инде армиядән кайткач, эзләп таптым мин аны. Шул вакытта да күрешкәч, бурычка акча сорады…

Әни алдан Казан шәһәренең 28нче гимназиясендә татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшләде. Мин дә шул мәктәптә укыдым. Инде заманалар начар якка үзгәреп, укытучыларга акча түләнми башлагач, әни базарга сатучы булып китте. Ул вакытта әти дә юк, апам белән икебезне аякка бастырырга кирәк бит!

– Димәк сез апаң белән әтисез үстегез?

– Үз әтием булмаса да, соңыннан әни Нияз исемле кеше белән танышты. Бу инде аерылышканнан соң 6-7 ел үткәч. Ул да базарда сату-алу белән шөгыльләнә торган булган. Яхшы абый булып чыкты, безнең белән яши башлады. Миңа инде 10 яшь иде ул вакытта. Нияз абый дип эндәштем аңа. Хәзер дә әни белән бергә яшиләр. Мин үскәндә бер кыерсытмады, гел булышты, рәхмәттән башка сүзем юк.

– Раян, синең сәхнәләрдә сальтолар ясап, мәтәлчекләр атып җырлаганыңны күргәнем бар. Анысына ничек, кайчан өйрәндең?

– Казанга күчеп кайткач та, 5 яшьлек вакытымда әни мине спорт гимнастикасы түгәрәгенә бирде. Мәктәпне бетергәнче ташламадым ул шөгыльне. Аннан инде югары уку йортын да шул спорт юнәлешендә сайладым. Казан дәүләт педагогика университетының спорт факультетына укырга кердем. Анда да җиңел атлетика, гимнастика юнәлешендә шөгыльләндем. Владимир шәһәрендә үткән илкүләм ярышта беренче урынны алып, спорт гимнастикасы буенча «Русиянең спорт остасы» дигән исемне яуладым. Мәтәлчек атулар, сальто ясаулар шул вакытларда өйрәнгән күнегүләр инде.

– Әтине армиядән соң эзләп таптым, дидең. Хезмәт итеп кайтырга да туры килдемени?

– Туры килмәде, вузда укыган вакытта академотпуск алып, армиягә үз теләгем белән киттем. Чик сакчылары гаскәрендә ике ел хезмәт итеп, старшина дәрәҗәсендә кайттым. Университетны кайткач укып бетердем инде.

– Аннан соң кая киттең, Салават Фәтхетдинов төркемендә биеп йөргәнең турында ишеткәнем бар. Диплом алгач шунда бии башладыңмы?

– Юк, анысы иртәрәк булды. Университетка укырга кергәч тә, ике ел рәттән «Студент язы» фестивалендә үзем гимнастика элементлары белән катнаштырып куйган биюем белән гран-прига лаек булдым. Мине шунда күреп алып, дәүләт җыр-бию ансамбленә чакырдылар. Анда бармадым. Дөресен әйткәндә, мин бит профессиональ биюче түгел. Әни генә өйрәтте. Ул биюгә, баянда уйнарга оста. Апам скрипкада, фортепианода уйный. Без электән гаилә үзешчәннәре конкурсларында катнашып йөри идек. Шул вакытларда өйрәнгән дәрәҗәдә генә иде бию осталыгым. Ләкин, барыбер дә, сәләт булгандыр инде, мине кабаттан «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә «подтанцовкага» чакырдылар. Ул фестивальне Салават абый Фәтхетдинов оештыра иде. Шунда ул минем акробатика трюклары кушып биегәнне күреп, үзенә эшкә чакырды. Нәтиҗәдә мин ике сезон ярым Салават абыйда биеп йөрдем. Аннан соң армиягә киттем инде. Анда шуңа үзем теләп киттем, чөнки мин ФСБга эшкә урнашырга хыяллана идем. Ләкин барыбер барып чыкмады.

– Ә армиядән кайткач Салават Фәтхетдинов группасына бармадыңмы?

– Аннан соң биеп йөреп булмады инде. Укып бетереп, диплом аласы бит. Мәшәкатьләр күп иде. Диплом алгач, шофер булып та эшләдем, төзелештә дә. Ул вакытларда әни белән үги әти – Нияз абый Казан базарыннан китеп, Мамадыш шәһәрендә кечкенә кибетләр ачкан иделәр. Аларга булышырга кирәк булгач, анда барып ит сатучы булып та эшләп йөрдем.

Шул Мамадышта танышкан дуслар минем спорт гимнастикасы буенча Русиянең спорт остасы булып, ит сатып йөргәнлегемне белгәч, районның хакимият башлыгы Анатолий Петровичка әйткәннәр. Ә ул чакыртып алып, бер атна эчендә «Хыял» яшүсмер балалар клубына баш тренер итеп куйды, социаль арендалау шарты белән фатир бирде. Аллага шөкер, менә 8 ел инде шунда эшләп, яшәп ятыш. Хатыным Наилә белән ике бала үстерәбез. Олы кызыбыз Ралинәгә 10, ә улыбыз Асланга 2 яшь.

– Инде хәйран күптөрле өлкәләрдә үзеңне сынап карагансың икән. Җырлау сәнгатенә кайчан тартылдың? Син бит хәзер үзең дә концертлар куеп йөрисең.

– Әйе, андый эшләр дә бар. Дөрес, популяр татар эстрадасы җырчылары сыман, атналар-айлар буе куя алмыйм әле концертларны. Нигездә авылларда оештырам. Беренче концертым 2014нче елда булды. Менә җиде ел рәттән инде Чаллы шәһәрендә куеп киләм. Бер көнлек кенә концертлар булсалар да, минем өчен зур уңыш дип саныйм. Казанда бер тапкыр да үземнең концертымны куйганым юк әле. Анысына тәҗрибә-багаж да җитеп бетмиме соң, әлегә шикләндерә.

Гомумән җырлауга, көйләр язуга килгәндә, ул 2013нче елдан башланды. Иң беренче язган көем «Серле кыз» дигән җыр булды. Шул канатландырып җибәрде, торган саен ныграк тартыла башладым ул юнәлешкә. Хәзер инде 45ләп җырның көен яздым. Концертларда фәкать үземнең җырларны гына башкарам.

– Син нинди музыка коралларында уйный беләсең, көйне нинди коралда уйнап язасың?

– Булганда Раян, Нәрсәгә Баян? – дим мин гел шаяртып. Уен коралларында уйный белмим, өйрәнмәдем. Ә көйләрне йә сызгырып, яисә авыз эченнән көйләп, «иллә-лилә» дип язам инде. Мин көйлим, музыкант уен коралында уйнап күрсәтә. Кирәк җирен төзәткәлибез. Шулай итеп җырга яңа көй туа.

– Ә яңа җыр – «Без – татар егетләре!» дигәне ничек туды. Шулай ук «иллә-лилә» дипме?

– Анысының баштан идеясе, шундый тематикага җыр язу теләге барлыкка килде. Чөнки Татарстанда туган телләр елы. Мин үзебезнең республикабыз белән чынлап та горурланып яшим. Татарның танылган шәхесләре рухландыра. Татарстанның бүгенгесе сокландыра. Һәрнәрсәдән яхшылык эзләп, гел позитивлыкка омтылып яшәргә тырышам. Менә шуңа да, әлеге эчке халәтемне ачып бирә торган җыр иҗат итәсем килде. Шул турыда аңлатып, Гөлфия Шакировадан сүзләрен язып бирүен сорадым. Ул яза торды, мин әни белән кайбер урыннарын үзгәртә тордым. Нәтиҗәдә матур, мәгънәле генә җыр сүзләре килеп чыкты. Аннан соң инде авыз эченнән «иллә-лилә»ләп ике атна дәвамында көен чыгардым. Тулаем җыр ни дәрәҗәдә барып чыкканын тамашачылар әйтер инде.

– Раян, миңа калса, бу җыр шактый уңышлы, мәгънәле, бик матур яңгырашлы булган. Алга таба да шундый күркәм җырлар иҗат итәргә язсын!

Әңгәмәдәш – Раиф ГЫЙМАДИЕВ

PS: Гөлфия Шакирова шигыренә Раян Садриев көен язган һәм үзенең үк башкаруында киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән җырның сүзләре белән укучыларыбызны да таныштырабыз. Җырның аудио вариантын интернет сәхифәбездә шушы язма астыннан тыңлый аласыз.

Без – татар егетләре!

Татар дигән, даныбыз бар,

Матур туган телебез бар.

Без бит татар егетләре,

Бөркет, лачын кебекләре.

Барысын да булдырабыз,

Тик матурлык тудырабыз.

Йөрегән юлларыбызда,

Якты эзләр калдырабыз.

КУШЫМТА:

Һәрвакыт алга барабыз,

Куанабыз, шатланабыз.

Без бит татар егетләре,

Тырыш, көчле, бер дигәне.

Һәрвакыт алга барабыз,

Куанабыз, шатланабыз.

Без бит татар егетләре,

Лачын, бөркет кебекләре.

Бар яктан да килгәннәре,

Сынауларны үткәннәре.

Батырлыкта, тапкырлыкта,

Барысын да җиңгәннәре.

Яшь барса да картаймыйбыз,

Вакытларга карамыйбыз.

Йөрәкләрдә дәрт булганда,

Юк әле, юк, сынатмыйбыз.

КУШЫМТА.

Комментарии