Яралы сандугач

Яралы сандугач

Быел 12нче майда Татарстанның атказанган артисты, җырчы Таһир Якуповка 75 яшь тулган булыр иде. Аны искә алу уңаеннан, мин сезнең белән күңелемдә тирән эз калдырган хатирәләрем белән уртаклашасым килде.

1969нчы елның җәеннән башлыйм. Без, 16-17 яшьлек кызлар – Флүрә, Лиза, Гүзәл һәм мин, Казаннан театрдан кайтып киләбез. 8нче трамвайның соңгы тукталышы – Борисково бистәсендә төштек тә, авыл артына чыгып, дамбага күтәрелдек. Сихри төн тынлыгы. Әкияти төшләренә уралып, авыл халкы татлы йокыга талган. Тулган ай нурына иркәләнеп, биек галәмдәге шаян йолдызлар, безне үртәгәндәй, күз кысыша. Тирә-якка кыр чәчәкләре белән бакча гөлләренең хуш исен таратып, талгын гына назлы җил исә.

Лиза салмак кына «Үз ягыма кайтсам» дигән җырны сузып җибәрде. Ул керәшен кызларына хас яңгыравык тавыш белән искиткеч матур җырлый иде. Без дә аңа кушылдык. Безнең әле Отарга кадәр өч чакрым юл үтәсе бар.

Чү! Дамбаның безгә каршы ягыннан, бик ерактан, бер егетнең җырлаганы ишетелә башлады. Без тынып калдык, аны тыңлыйбыз. Алар икәү иде, ахры. Бераз сөйләшеп алалар да, кабат шул җырны башлыйлар. Икенчесе кушылгалый гына кебек. Тыңлый-тыңлый, без көен отып бетердек, якыная төшкәч, җырның сүзләре дә аңлашыла башлады:

Болыннарда йөрим сине уйлап,

Болыннарда сагыш онытыла.

Сайрый тургай моңаймаска кушып,

Күңелем сиңа гына омтыла.

Чәчәк җыеп, чәчәк тотып,

Мин килермен каршыңа.

Күңелемдә йөрегән син ул –

Бердәнбер тиң яр миңа.

Сиңа гына бүләк итәр идем

Тәүге чәчәкләрнең барысын да.

Тәүге чәчәкләрдән дә назлырак

Керсез мәхәббәтем бар сиңа.

Һай ул тавышның тылсымлылыгы! Сиңа гына, миңа гына атап җырлый кебек йөрәгенең иң түреннән чыккан мәхәббәт кичерешләрен. Җыр да юлдан түгел, күктән яңгырап төшә дә, авыл буендагы талларга барып сарыла. Отар урманына кадәр барып җитә дә, кайтаваз булып, янә кабатлана... Килеп җитәбез дигәндә генә бу серле моң ияләре дамбадан төштеләр дә, бездән алдарак булган урам арасына кереп югалдылар. Без аптырап калдык: кем иде болар? Безнекеләр түгел, кунак егетләредер инде...

Өйгә кайтып җиткәч, әниләрне уятмаска тырышып, шыпырт кына гармунымны алдым да, бәрәңге бакчасы сукмагыннан элдертеп, мунчабызга кереп утырдым. Онытмас өчен, көйне гармунга «салып куярга» кирәк иде.

Лиза белән көндезге аштан кайтып киләбез. Фабриканың ишегалды радиосыннан татар концерты бара – безнең җыр яңгырап китмәсенме! Без: «Шул! Шул!» – диюдән башканы әйтә алмыйча каушап торганда җыр тәмам булды. Диктор: «Сез яшь җырчы Таһир Якупов башкаруында «Мин килермен каршыңа» дигән җырны тыңладыгыз», – диде дә, саубуллашты. Без шуннан бирле Таһир Якупов башкаруындагы һәр җырны «эләктереп ала» идек тә, рәхәтләнеп җырлап йөри идек.

1971нче ел, Мәскәү шәһәре. Бүлмәбездә төрле милләт кызлары булуга карамастан, без һәрдаим «Маяк» дулкынында төнге 12дән соң бара торган, сораулар буенча оештырылган концертны тыңлый идек һәм үз милләтебез җырларын да сорап ала идек. Шулай бер төндә тулай торакның уку бүлмәсендә стена газетасының чираттагысын язып утырам. Украин милләтеннән булган иптәш кызым эчке күлмәктән генә керде дә: «Диляра, там твой Ильхам поет!» – дип, радионы кабызды. «Хуш, авылым» дигән җыр агыла. Җыр беткәч: «Да, Люба, это у нас второй Ильхам, его зовут Тахир Якупов. Здорово поет, правда?! Он еще на Муслима Магомаева похож», – дип, сөенү катыш рәхмәтемне белдердем. Әйе, Таһир үзенең сандугачтай моңлы тавышы белән «икенче Илһамыбыз» дигән дәрәҗәне яулый башлаган иде инде.

Янә Казан шәһәре. Без гаиләбез белән Җиңү Проспекты, 45нче йортта яшибез. Беренче подъездда безнең «Казгордорстрой» тресты эшчеләре, ә икенче подъездда медицина хезмәткәрләре һәм филармония артистлары яшәде. Кичләрен яшьләр бергәләшеп волейбол уйный, җырлап утыралар. Арабызда Зилә Сөнгатуллина, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллиннар да күренгәли. Ә Таһир Якупов безнең якка – Роза исемле кыз янына килеп йөри иде. Дуслар булдымы алар, туганнармы – ул вакытта әһәмият бирелмәгән.

Үзешчәннәребез арасында җыр, бию, нәфис сүз өлкәсендә талантлы лауреатларыбыз булса да, без бәйрәмнәрдә профессиональ артистларны да чакыра идек. 70нче еллардан бирле безнең сәхнәдә оста иллюзионистлар, рус-татар театры артистлары, филармония җырчылары чыгыш ясады. Г. Камал театрыннан Ирек Баһманов, Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Раушан Шәрипов, җырчылардан – Наҗия Терегулова, Зөләйха Хисмәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Гали Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Рафаэль Ильясов, Римма Ибраһимова, Илсур Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева, Асаф Вәлиев, Зөфәр Хәйретдинов – күбесе ике телдә дә җырлап, халыкны куандыралар иде. Ни аяныч, мин төрле сәбәпләр аркасында Таһир Якуповны гына «кулга төшерә» алмый идем.

Менә Казанның спорт сараенда «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дип исемләнгән зур концерт гөрләп бара. Тамашачы мәшһүр артистларыбызның берәм-берәм сәхнәгә чыгуын табигый күренеш итеп кабул итсә дә, алып баручы Таһир Якуповны игълан иткәч, зал бер сулыштан «аһ» итеп куйды да, аның җырлап бетергәненә кадәр тын да алмый, эчкерсез ихтирам белән тыңлап утырды. Аннары күк күкрәүдән дә ким булмаган алкышларга күмде.

Аннан соң ул ретро-концерт башка төбәкләрдә дә шаулап узды әле. Тыйнак, оялчан сабыр, мөлаем чибәр, күңелләргә май булып ягыла торган бәрхет тавышлы, моңлы былбылыбыз – Таһир Якуповның зур сәхнәләрдә соңгы балкышы шул 1991нче елның концертларында булды да инде.

1992нче елның Җиңү бәйрәменә әзерлек бара. Мин Г. Тукай урамындагы 82нче йортта урнашкан «Дорожник» эшчеләр клубында мөдир булып эшлим. Таһир Якуповның «Әй гармун, гармун» дигән җырын күздә тотып, «Ярсыма, гармуным» дигән шигыремә Сафьян абый Ибраһимовтан көй яздырып, һәм дә шуны Таһир Якупов башкаруында ишетәсем килеп, үзе янына киттем. Хатыны Гүзәл өйдә юк иде. Без Таһир белән йортлары каршындагы бакчага чыгып утырдык. Башта аның бөтен кыяфәтендә арыганлык, әңгәмәгә битарафлык сизелсә дә, тора-бара күңеленә җылылык керә башлады. Бакчадагы кошлар сайравы, язгы гүзәллек тә тәэсир итте бугай. Ерак яшьлектәге «Мин килермен каршыңа» дигән җыр вакыйгасын да бәян иткәч: «Кит әле, ник шунда ук очрашмадык соң без?» – дип, авыр сулап, көрсенеп тә куйды. Ул бик нечкә күңелле, тирән сагышлы кичерешләренә бирелеп, бар халәте, йөрәк яралары белән ачылып бетте минем алдымда...

Килүемнең төп сәбәбен аңлатып, Сафьян абый кулы белән язылган ноталы җырымны суздым аңа. Ул: «Мин нотадан җырламыйм», – дигәч, үзем җырлап күрсәттем. Аннары нотасыз текстымны аңа биреп, икәү җырлап карадык. Бу җыр Таһирга ошады. Мин аннан безнең концертта катнашуын үтендем, һәм, теләсә, ярты ставкага клубка эшкә урнашу мөмкинлеге барлыгын әйттем. Ниһаять, безнең арада җылы мөнәсәбәт тойгысы урнашып, Таһир үз баянчысы белән килеп, дүрт-биш җыр башкарырга вәгъдә итте. Без кайту ягына кузгалдык. «Син кайда идең?», «Очрашырбыз, ышанам» җырларын җырлый-җырлый, Таһирны подъездына кадәр озатып куйдым да, шатлыгымны эчемә сыйдыра алмый, эшемә кайтып киттем.

Концерт көне килеп җитте. Мин алдан сөйләшкәнчә, «служебный» автобус белән Себер тракты ягына Таһирның баянчысын алырга киттем. Тик Рафаэль Лотфуллинның хәлләре мөшкел булып чыкты, ул кичәге концертларыннан соң кәеф-сафа корып, «ял итеп» ята иде... Аны калдырдым да, безнең клубтан ерак түгел, Тукай урамында яшәгән өлкән яшьтәге Мохтар абый янына киттем. Ул миңа беркайчан да каршы килми торган, «палочкам-выручалочкам» иде. Бу юлы да хатыны Оркыя апа җәмәгатен тиз генә «тәртипкә кертте» дә, киендереп, ак концерт баянын кыстырып, минем карамакка тапшырды. Алар шулкадәр күркәм, җор күңелле, ачык кешеләр! Оркыя апа Ибраһимова белән Мохтар ага Әхмәдиев – икесе дә атаклы, легендар баянчылар иде. Әлбәттә, клубта баяныбыз бар. Тик монда Таһир Якуповка уйнарга кирәк иде бит!

Таһирыбыз да концертка килә алмады. Нариман урамы аша чыксаң, арабызда унбиш минутлык юл иде югыйсә... Концертны мин Мохтар абый баянына кушылып, Таһир Якупов репертуарындагы «Һаман яратам» һәм «Китәсез дәмени, аккошлар?» дигән җырлары белән тәмамладым. Шул вакытта Таһирны күндереп, ярдәм итә алмаганыма әле дә булса йөрәгем әрни. Аның эшчәнлеге сүрелә, сәламәтлеге какшый барды. Ләкин иптәшләре арасында да ярдәм кулы сузучы булмады, күрәсең...

1999нчы елның 12нче маенда, Таһирның туган көнендә, «Ватаным Татарстан» газетасында (№94) Габделбәр Ризвановның «Җырчы» дигән зур мәкаләсе басылып чыкты. Исемен атап язмаса да, ул җырчыбыз Таһир Якупов икәнлеге язманың башыннан ахырына кадәр, җырчыны җан әрнүе катыш чарасызлыктан йолкып алып, кабат иҗатына кайтару өмете белән сугарылган иде.

Ярты ел да үтмәде, мин документлар белән өлкән хисапчы Роза ханым янына кердем. Ул кәгазьләрен читкә алып куйды да, елап арыган күзләрен миңа төбәп: «Диляра, Таһир Якупов үлгән, ишеттеңме?» – дигәч, башыма суккандай булды. «Аны бүген җирлиләр. Үзем генә оялам, икәү барыйк әле озатырга», – ди.

Трамвайда барганда саубуллашу сүзләрен блокнотыма язып куйдым. Ишегалдында кеше күп түгел иде. Якын күршеләренә, туган-тумачасы, берничә җырчыга өйгә кереп чыгарга рөхсәт булды. Таһирның җасаден чыгарып, автобустагы урындыкларга куйдылар. Шунда мин «зиратта укырсыз», дип, язганымны бер әбекәйгә сузган идем: «Без бит анда бармыйбыз, безнең дә ишетәсе килә», – дигәч, автобуска мендем дә:

«Халкыбызның моңлы сандугачы

Арабыздан китә, хуш инде.

Кабатланмас моңлы җыр иясе –

Басып сайрар талың буш инде...

Күңелләргә генә иңеп калдың,

Сагынырлар сине бик күпләр,

Урының булсын җәннәт түрләреннән,

Якты булсын салкын, тар гүрләр...» – дип укып төштем. Исемемне дә әйтеп тормыйча: «Мин Сезнең «Җырчы»ны укыдым», – дип, язмамны Габделбәр Ризвановка бирдем. Ул: «Таһирның кеме буласыз?» – дип сорады. «Мин Таһирның җырлавына үлеп гашыйк булган халкыбызның бер вәкиле генә», – дип җавап кайтардым. Таһирга нибары илле ике генә яшь иде...

Җидесе дә килеп җитте. «Ватаным Татарстан» газетасында (№214, 12 октябрь, 1999 ел) Габделбәр Ризвановның «Үкенеч» дигән мәкаләсе басылып чыкты (минем дә шигырь бар иде). Әйе, үлем үкенечсез булмый, дигәндәй, Таһирыбыз артыннан да шулай ук кыска гомерле булып, татар халкының тиңсез җәүһәрләре Хәйдәр Бигичев, Әлфис Кыямов, Рөстәм Вәлиев, Хәния Фәрхи кебек сандугачларыбызны да мәңгелеккә озата тордык. Гомерләре буе сәхнәне балкытып, халык күңелләрен хушландырып торган, өлкән яшькә кадәр бриллиант булып нур сипкән сәхнә йолдызларыбыз Әлфия апа Афзалова, Илһам абый Шакиров, Рафаэль абый Ильясов, Хәмдүнә апа Тимергалиева күңелдә озак сакланып, яшь буын артистларга өлге, үрнәк булып, ахирәт тормышында җаннары тыныч, караңгы гүрләре якты, урыннары җәннәт түрләреннән булса иде. Иншә Аллаһ, алар моңа лаек булдылар.

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии