Урысча исемең ничек була?

Урысча исемең ничек була?

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, мине юллама белән Түбән Новгород шәһәренә (ул вакытта Горький шәһәре иде) эшкә җибәрделәр.

Горький шәһәренә килгәч, Финанс министрлыгының контроль-ревизия идарәсендә эшли башладым. Вазыйфам буенча өлкә районнарында бик еш була идем. Милли җанлы татар кешесе буларак, Шатков районында булган хәлне һич онытасым юк.

Тикшерүләр тәмамлангач, гадәттәгечә, аның нәтиҗәләре турында мәгълүматлар белән Район советы башкарма комитеты утырышында таныштыра идек. Үзем тикшерү хезмәткәрләренең төркем җитәкчесе буларак, нотык сөйләдем. Шул төбәкнең финанс бүлеге мөдире милләттәшебез Хәйруллин Наил Кадыйр улын мактап, төрле оешмаларны үз вакытында тикшереп, чара күрәләр, дип әйткәннән соң, Район советы башкарма комитеты рәисе (районда әле яңа билгеләнгән кеше): «Безнең Николай Константинович Хәйруллин Наил Кадыйрович буламыни?» – дип гаҗәпләнеп куйды, һәм аңа: «Ни сәбәпле исемегезне үзгәрттегез?» – дип сорау бирде. Мөдиребез, уңайсызланып: «Хезмәттәшләргә әйтергә җиңелрәк булсын өчен үзгәрттек», – дип аклана башлады…

Икенче бер вакыйганы да языйм. Фәнни-тикшеренү берләшмәсенә эшкә күчәргә уйладым. Генераль директоры белән сөйләштем. Ул миңа Мәскәүдәге идарә җитәкчелеге белән киңәшләшергә, бу хезмәт урынымның алар тарафыннан расланырга тиешлеге турында әйтте. Мәскәүгә баргач, идарә җитәкчесенең урынбасары миннән урысча исемемне сорады. Аңа җавап итеп:

«Анна Александровна, сез татар хатынына бик охшагансыз. Татарча исемегез ничек?» – дип кайтарып сорадым. Ул миңа: «Әниемнең әбисе татар хатыны булган. Һәр урысны тырнап карасаң, аңарда татар каны ага», – дип, Наполеон әйткән сүзләрне искә төшерде…

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Үз-үземә» исемле шигырендәге сүзләре һәрвакыт истә:

«Татар бәхте өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, үзем дә чын татармын».

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии