Айгөл Закирова: «Мине пычрак сүз белән җиңү мөмкин түгел»

Айгөл Закирова: «Мине пычрак сүз белән җиңү мөмкин түгел»

Дүрт айдан артык вакыт эчендә «Безнең гәҗит»тәге үзгәрешләрне күрергә өлгергәнсездер инде. Хәер, күреп кенә калмый, бу турыда шалтыратып сораучылар да шактый. Һәр чәршәмбе иртәсе: «Айгөл Закирова кая югалды?» дигән сораудан башлана хәзер. Бу сорауга Айгөл үзе үк җавап бирде.

– «Безнең гәҗит» укучыларыннан иң еш килеп ирешә торган сорауны бирик әле: «Айгөл кая югалды?».

– Бүгенге көндә Төркиянең Бурса шәһәрендә яшим. Ул –Төркиядәге иң олы шәһәрләрнең берсе, зурлыгы буенча дүртенче урында тора. Бу шәһәр тулысынча минем рух-хәлемә туры килә дип әйтә алам, чөнки монда чагыштырмача тыныч, табигате дә матур. Таулары күп, диңгезе дә, урманы һәм шарлавыклары да бар. Бурсаның табигате бик бай һәм һава торышы да Русиядәгедән әллә ни аерылмый. Монда ел әйләнәсе җылы түгел, яңгыры да, сирәк булса да кар да яварга мөмкин. Минем өчен бөтен яктан да уңайлы шәһәр, кыскасы. «Төркиягә күченеп китәм», – дигән ният өч ел элек үк башыма керде. Тик теләү – бер әйбер, ә менә аны чынга ашыру икенче нәрсә. Бу соңгы өч елда яхшылап уйлап, әкренләп Төркиягә китүне планлаштырдым һәм киттем дә. Югалуымны «Безнең гәҗит» битләрендә генә басылмау дип түгел, ә Русиядән китү дип аңларга кирәк.

– Журналистиканы ташларга уйламыйсыңдыр бит?

– Кистереп җавап бирергә куркам. Беркайчан да «беркайчан» дип әйтмә, диләр бит, чөнки синең үз планнарың булса, Аллаһы Тәгаләнең сиңа карата үз планнары. Барысы да нигездән үзгәреп куярга мөмкин, ә син үзеңнең әйткән сүзләрең өчен соңыннан оялырга мөмкинсең. Шуңа күрә: «Бәлки, кайчан да булса, бу һөнәремә кире кайтырмын әле», – дип җавап бирәм. Журналист булып эшләү дәверендә бар көчемне һәм энергиямне мохтаҗларга ярдәм итү, бәлагә тарыганнарга терәк булу өчен бирергә тырыштым. «Адәм баласы бу дөньяга туганда ук аның вазыйфасы билгеләнә», – дип әйтә бит Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә. Журналистика өлкәсендә бу бурычларым үтәлгәндер, бәлки.

– Журналистикадан кешене чыгарып атып була, ә кешедән аны юк, дигән фикер белән килешәсеңме? Соңгы тапкыр кулыңа каләмне кайчан алдың?

– Соңгы тапкыр «Безнең гәҗит»нең декабрь санын чыгарган вакытта яздым. Әлегәчә бүтән язганым булмады. Тик бер үкенечем бар. Якынча бер ел элек үзизоляция вакытында редакция телефонына бер апай шалтыратты. Аның малае эчкечелектән интегә икән. Ул аны тәфсилләп сөйләде: «Бик җәфалый. Аек вакытында бик әйбәт, тик әз генә эчсә, туктый алмый. Башын салып эчә, кул да күтәрә», – дип сөйләгән иде. Менә ул: «Минем малаемны дәвалыйсым килә. Кодировка ише әйберләр түгел, ә нәкъ менә халык медицинасы ярдәмендә дәвалый торган кеше бармы?» – дип сораган иде. «Булса, телефон номерларын күрсәтеп, языгыз әле шул кеше турында», – дип әйткән иде. Мин мондый кешене эзләдем, таныш-белешләрдән сораштым. Төрле газетада эшләүче журналистлар белән яхшы мөнәсәбәттә торам, шуңа күрә алардан да сорап карадым, тик нәкъ менә халык медицинасы ярдәмендә дәвалаучы кеше бар дигән мәгълүмат булмады. Шулай да, очраклы рәвештә генә мондый кешене таптым. Башкортстанның Бакалы районында шундый бер ханым бар икән. Ул сөлекләр куеп эчкечелектән дәвалый. Биргән сүземне истә тотып, интервью алу өчен әлеге дәвачы ханымга элемтәгә чыктым. Сорауларымны да юлладым. Ул башта: «Ярар, мин сезгә интервью бирәм», – дигән иде, соңыннан, гомумән, җавап бирми башлады. Аннары гафу үтенде дә: «Мин сезгә интервью бирмим», – диде. Кыскасы, бу эшем ярты юлда калды. Бәлки, бәлагә тарыган әлеге шалтыратучы миңа рәнҗидер дә. Үземнең күңелдә дә юшкыны калды, ләкин бер нәрсәне аңладым. «Язасыңны яздың инде, башка язма, кирәк түгел», – дигән билге түгелме икән бу, дип уйлап куйдым.

Кешедән журналистны чыгарып булмый, чөнки ул бөтенләй бүтәнчә фикер йөртергә өйрәнгән. Үзе журналист булган кеше генә белә ни кадәр җаваплылык аның җилкәсендә. Бер ялгыш сүз әйткәнең өчен дә, сине судка бирергә мөмкиннәр, газетага тап төшәргә мөмкин. Язмаларыңдагы мәгълүмат дөрес булырга тиеш. Ниндидер бер сорауга җавап алыр өчен син кыю булырга тиеш. Журналистикада бөтен әйбер шул «тиеш»кә корыла. «Тиеш» диюләр холыкны үзгәртә. Сүзеңне үлчәп сөйлисең, гадәти тормышта да гаделлек эзлисең. Үзем гәҗиткә язмасам да, коллегаларымның нәрсә язуын укыйм һәм, гомумән, илләрдәге сәясәт белән кызыксынып торам. «Безнең гәҗит»тә эшләгән чакта әгәр илдә, районда, оешмада берәр кискен мәсьәлә туса, бәхәс купса, минем гел кулым кычыта башлый иде. Тизрәк бу хакта язасы килү теләге уяна. Барысын да фаш итү ысулын эзли идем. Оешмадагы эшче «өстәге» хуҗасына каршы сүз әйтә алмый, ә мин алам бит.

Хәзер Төркиягә әйләнеп кайтыйк. Монда да кискен мәсьәлә килеп чыкты: 29нчы апрельдән 17нче майга кадәр бездә «локдаун» игълан ителде. Бу – урамга чыгарга ярамый дигән сүз. Ашау кирәк-яраклары алу өчен якындагы кибеткә генә чыгып керергә ярый хәзер. Полиция барысын да контрольдә тота. Бу коронавирус аркасында, диделәр. Имеш, авыручылар күп. Шундый сәбәп табып, Рамазан ахырына кадәр бөтен ил буенча тыюлар кертелде. Аек акыллы кеше моның халыкны кайгырту өчен эшләнмәгәнен яхшы аңлый. Төркия чынлыкта быелгы сезонда туристларсыз калмас өчен генә үз эчендә «ябылырга» карар кылды. Юкса, коронавируслылар күп, дип, туристлар килми башларга мөмкин бит.

Эрдоган дәүләт һәм үз кесәсен кайгырткан вакытта, халкыныкы турында уйлап карарга да онытты. Өч атна буе өйдә яткан халыкка ни дәүләттән ярдәм каралмаган, ни хезмәт хакы түләнмәячәк. Төркиядә көнлек хезмәт хакына эшләүчеләр бик күп. Базарда сатучылар, кием кибетләре хуҗалары, чәчтарашханәләрдә эшләүчеләр, кафе-ресторан хезмәткәрләре… Шәхси эш урыннарын өч атнага ябалар икән, халыкның күбесенә акча керми дигән сүз. Шуңа күрә Төркиядә моңарчы гомергә күрелмәгән хәл башланды. Локдаун башланганнан бирле Төркиядә үз-үзенә кул салучылар артты, дип хәбәр итте интернет чыганаклар. 1нче май көнне генә дә 4 кеше шушы тыюлар аркасында үз-үзенә кул салды. Шуның икесе – шәхси эшмәкәр. Әле болар җәмәгатьчелеккә билгеле булганнар гына. Билгеле булмаганнары күпмедер… Ипи алырга да акчасы калмаган кешеләр нык күп. Халык зар елый. Тик бу хакта язучы гәҗитләр, сөйләүче ТВ-радио юк. Журналистлык эчемдә калгандыр, шушыны шартлатып язмауларына ачу килә. Үзем язар идем, тик кем бастырачак аны, бу Русия түгел…

– Һәр журналистның язарга кулы җитмәгән яки язарга теләп тә язалмаган темасы бар. Синең дә бармы?

Минем өчен ул – спорт темасы. Журналист бөтен өлкә белән кызыксынырга тиеш, диләр, тик кызыксыну белән генә мени… Спортны аңламыйм һәм дөресен әйтим, кызыксынмыйм.

– Матбугатта журналист тикшерүе үткәрүнең тулы бер Айгөл Закирова юнәлеше бар. Тәҗрибәң белән уртаклашу теләгең юкмы?

– Татар халкында: «Үзеңдә булмаган акылны кешегә сатма», – дигән бик матур гыйбарә бар. Кирәк вакытта кайбер яшь журналистларга юллар күрсәттем. Тик бу гадәти хәл, тәҗрибәң белән уртаклашу. Моны казаныш дип кабул итмим.

– Газета укучылары сине еш кына «дөрес язучы журналист», «вәт курыкмый ул» дип сыйфатлый. Сер түгел, бу «дөрес язу» астында синең тарафка атылган пычраклар да юк түгелдер?

– Эшләү дәверендә мондый пычраклар булды инде. Ләкин эт өрә – бүре йөри тора. Минем турында кем нәрсә сөйләсә дә – миңа барыбер. Үз алдыма карыйм да, эшемне дәвам итәм. Телләре булгач сөйлиләр, дим, исем дә китми. Мине пычрак сүз белән җиңү мөмкин түгел, барысын да колак читеннән үткәрәм дә җибәрәм. Актаныш район башлыгы турында яза башлаган идем, «Эконом» хуҗалыгыннан ришвәт буларак сыер алуда гаепләделәр. Туганнар низагы турында язган чакта – сиңа бу туганы түләгән, тегесе күбрәк биргән, диделәр. Барысын да ришвәтчелек белән бәйләделәр. Ант итә алам – журналист булып эшләү дәверендә бер тиен ришвәт алганым булмады. «Безнең гәҗит» тә, аның хезмәткәрләре дә беркайчан да пычрак юл белән килгән акчага эшләмәде, үз көнен үзе күрде.

– Бу пычраклар, янаулар синең күченеп китүеңә сәбәпче була аламы?

– Туры әйткән туганына ярамаган дигәндәй, дөрес язган журналистны да ипи-тоз белән каршы алмыйлар, билгеле. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвапович соңгы мәртәбә күрешүебездә миңа: «Тагын бер Актаныш турында объектив булмаган фикер язасың икән, үтерәм», – дигән сүз әйтте. Ул минем диктофоныма да яздырылган. Аның бу сүзләренә генә карап, журналистикадан китмәс идем. Бүредән курыксаң, урманга барма, диләр. Актаныш районында гаиләм яшәсә дә, дөресен һәм турысын язарга курыкмадым, чөнки терәгем көчле булды. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат абый миңа: «Эшең белән бәйле рәвештә берәрсе гаиләңә, шәхси тормышыңа зыян сала башлый икән, дөнья күләмендә тавыш чыгарабыз», – диде. Илфат абый безнең өчен тау булып тора торган кеше. Ул шундый булганга күрә генә язмаларымда сүземне курыкмыйча әйтә алганмындыр, дип уйлыйм.

– Синең язмаларың аша сине кыю һәм көчле итеп күзаллыйбыз. Ә чынлыкта, чын Айгөл һәрвакыт көчлеме?

– Көчле дип саныйм, чөнки бернәрсә өчен дә артык борчылып утыра торган кеше түгелмен. Берәр нәрсә була икән, күп булса, бер сәгать борчыла алам. Кабердән генә чыгу юлы юк, башкасын җайга салырга мөмкин. Бу тормышта җебеп утырсаң, таптап китәчәкләр.

– Ә Төркиядә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

Төркиядә бөтенләй башка юнәлештә эшләячәкмен, ләкин үземнең шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Синең өчен сөенүче дә, көнләшүче дә бар, шуңа күрә бу хакта җәелеп сөйлисем килми. Әлегә кадәр ял иттем, яңа тормышка ияләштем, ә менә Рамазаннан соң үз-үземә хуҗа булып, эшкә чумачакмын. Форсаттан файдаланып, «Безнең гәҗит» укучыларына зур рәхмәтемне белдерәм. Аларны да, редакция телефонында утыруларны да, төне буе язма язуларны да сагынам. Гәҗит чыкканнан соң, Аллага шөкер, бу атнада чыкты бит, дип йокларга ятуны һәм икенче көнне тема эзләп торып чабуны да искә төшерәм. Гәҗит укучыларыбыз мактый да, үсендерә һәм канатландыра да белә. Алар һәрчак минем белән элемтәдә яшәде. Бу сүзләрне әйткәндә күземә яшьләр килә хәтта. Шуның кадәр миһербанлы, акыллы, һәм ярдәмчел «Безнең гәҗит» укучылары. Коронавирус вакытында да атна саен шалтыратып, чирләмисезме, туганнарыгыз һәм күршеләрегезнең хәлләре ничек дип сорый торганнары да бар иде. Һәркайсыгызга сәламәтлек телим. Алдан ук бәйрәмнәр белән котлыйм!

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ

Тормыш девизым: «Эшләп карамаганың өчен үкенгәнче, эшләп караганың өчен үкенүең мең кабат яхшырак».

Бүгенге көндә бәхетле булуым мине елмаерга этәрә

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии