Сынмаган язмыш

Сынмаган язмыш

Кеше тормыш көзенә якынлашкан саен, үткәне турында ешрак уйлана. Әгәр анда хурланырлык мизгелләр тапмыйча, горурланып сөйләрлек тормыш юлы калган булса, сөенәсең. Бүген шәһәрендә гомер кичерүче Флюра Рамазан кызы Гәрәева да һичшиксез үткәнен сагынып, горурланып искә ала. Сагынырлык булган шул аның үткәне. Бүген ул иренең әнисенә яраткан килен, 3 оныгына, 2 улына, 2 килененә үрнәк әби, әни, кайнана булып яши. Безнең гаиләдә киленнәр юк, кызларым гына бар, ди ул улларының хәләл җефетләренә төртеп күрсәтеп.

– Язмыш, тәкъдир кызык бит ул. Һич уйламаган борылышлары бар аның, Минем әнием Согъда Ташкентка кунакка барган җирдән кияүгә чыгып калган. Мин шунда үстем. 1979нчы елда Балтачка кунакка кайткач, язмыш мине Раушан атлы егет белән кавыштырды. Әнием Ташкентныкы булып калса, ә мин Ташкент кызы Татарстанныкына әйләндем. Әнием: «Син бит шәһәр кызы, авыл тормышына ничек ияләнерсең?! Бик кыен булыр бит…» – ди иде борчылып. Әле бераз яшәгәч тә, Ташкентка чакырды. Ә мин карыштым. Башкалар яши бит әле, мин дә өйрәнәм, дип үҗәтләнеп барына да өйрәнергә тырыштым, түздем. Ул көянтә чиләк белән су ташуларны әле дә хәтерлим. Җилкәм чиләнеп бетә. Ә мин сер бирмим. Әле бит татарчам да юк диярлек. Урысча гына сөйләшәм. Үзбәкчә аңлыйм. Җиңел булмады авыл тормышына күнегүләр, – дип сөйли ул еллар турында Флюра ханым.

Аның белән аралашу, сөйләшеп утыру һич кенә дә ялыктырмый. Ул үткәннәрдәге авыр мизгелләрне дә кызык итеп көлдереп сөйли белә.

– Язылышканда, килен, син ризамы, дип сорарлар. Риза диярсең, дип Раушан мине өйрәтеп куйган иде. Әмма язылышканда миңа килен димәделәр, кәләш, диделәр. Моңа кадәр мине әни театрга алып барган иде. Анда бер бай хатынына 3 тапкыр талак, диде. Мин кәләш дип әйтәседер дип 3 тапкыр кәләш дидем. Раушан кабыргама төртте, риза дип әйт, ди. Чыккач, ник кәләш диде соң ул, килен, димәде, дип сорыйм. Кәләш белән килен берүк сүз бит инде, дип көлештеләр. Татарчаны, авыл эшен белмәү аркасында көлкеләргә дә калдым инде. Раушан белән Балтачта яши башладык. Ул колхозда экономист. Мин шәфкать туташы, фельдшер. Авылда без дә маллар асрый башладык. Раушан тавыклар, үрдәкләр алып кайтты. Бозау алды. Бакчада да эш күп. Өйрәнәм барына да. Бозауны үзе карый иде. Бу командировкага китте. Руслан улыбыз туган иде инде. Раушан миңа, Русланны кайчан ашатасың, шулай бозауны да ашат, дип язып өйрәтеп калдырды. Мин куелган сәгатькә карап бозауны да карыйм. Берзаманны кичке 6га җиттек. Анда башак, дип язылган. Чыктым эзлим, башак юк. Башак беткән икән дим. Күршеләргә кердем. Әлфия җаным, безнең башак беткән икән. Раушан колхоздан алып кайтыр, бер ашарлык кына башак биреп тор, дим. Бу тыела алмый көлә, һични аңламыйм. Моның бирәсе килми инде, дип чыгып киттем. Икенче күршеләргә, Галия апаларга кердем. Безнең башак беткән, колхоздан да бирмәсләр инде, дим. Ул да тыела алмый көлә. Мин аптырап өйгә кереп киттем. Руслан улым да үзе генә бит әле, аның янында елап утырам. Артымнан ук Әлфия апа да, Галия апа да керде. Алар бер-берсенә карыйлар да көләләр. Аннан җизни керде. Бар да көлә, мин елыйм. Җизни, ни булды, ди. Менә инде 7 тулды, башак ашатырга дигән. Ә ул юк, дим. Җизни, кызым хәзер дип, чыгып китте. Инде Раушан да кайтып җитте. Менә шулай итә-итә өйрәнелде инде тормыш итәргә.

1979нчы елда Балтачта башланган тормыш юлы кайларга гына ташламый бу гаиләне. 1986нчы елда Мамадышка күчәләр. Кече Кирмән авылына колхоз рәисе итеп чакыралар Раушанны. Флюра исә үз эшен дәвам итә. Ул бит шәфкать туташы. Шулай матур гына тормыш корып ятканда, көнләшүчеләр дә табыла. 1989нчы елның көзе. Гәрәевларның өенә ут төртәләр. Янгыннан соң гаилә кире Арчага кайтып китә.

– Кем яндырганын белдек, әмма артыннан йөрмәдек. Аллаһы Тәгалә барын да күрә ул. Яхшыны да, яманны да… – ди Флюра ханым.

Тик тормыш сынаулары әле тәмамланмаган булып чыга. Алда аның иң куркынычы көтеп торган икән. 2006нчы елда мәкерле авыру, уйламаганда, 52 яшьлек Раушанны бу дөньядан алып китә.

– Бик авыр булды. Яши алырмын дип уйламадым. Әмма мине иманга якын килүем генә саклап калды. Аллага шөкер, хәзер намазлымын. Минем белән мәчеткә 7 яшьлек оныгым Таһир да йөри. Ирем дә юктан гына авырып китмәде. Борчу-мәшәкатьләр күп күрде. Ул үлгәч тә балаларымны, үземне эзәрлекләнүгә дучар иттеләр. Улларымны булдыксызлыкта гаепләделәр. Аллага шөкер Русланым «Автоградбанк»ның Арча филиалы җитәкчесе. Барлык филиаллар арасында иң алдынгысы. Улым Рөстәм дә Казанда «Татнефтепродукт» ширкәтендә абруйлы эштә. Әле 3 атна элек кенә кызым Алсу белән миңа онык бүләк иттеләр. Арчада башта Рөстәмне, Русланның хатыны Дилназны эшсез калдырдылар. Чират Руслан белән миңа да җитте. Аллага шөкер, аңа карап булдыксызлыкка чыкмадык. Бүгенге көнем өчен намаз саен Аллаһыма рәхмәт укыйм. Бик тату яшибез. Бәйрәмнәрдә, ялларда җыелышабыз. Кодагыйлар да бик әйбәт булып чыктылар. Дилназ кызымныкылар Мирҗәмдә яши. Ә Алсуныкы – Арчада. Бергәләшеп концерт-театрларга йөрибез. Бар да әйбәт. Тик менә Раушаным гына сагындыра. 27 ел бергә яшәп калдык. Аның белән үткән гомеремнең һәр көне бәйрәм булган икән, дип уйлыйм бүген. Шунысы сөендерә: мин бүген мәрхүмнәребезгә, балаларыбызга теләкләр теләп торучы догачы да бит. Әтием, әнием, сөекле ирем, башка якыннарым миннән дога көтә. Сынаулар биреп тә, шул сынауларны җиңеп чыгарга көч биргән Аллаһыма рәхмәтлемен, – дип шөкерана кылып яши бүген Флюра ханым.

Әйе, һәркем үзенә, якыннарына бәхетле картлык, куанычлы тормышлар тели. Флюра ханым шушы тормышыннан канәгатьлек, тәм табып, кайнанасы, кодагыйлары, уллары, кызлары, оныклары белән бергә гомер кичерә. Шушы арада бу ишле дус гаиләнең бергә җыелыр форсаты да чыгып тора. Үрнәк әби, әни, кодагый булган Флюраның туган көне. Исәнлек, иминлек һәм игелекле тормыш телик без дә юбилярга.

РӘСЕМДӘ: бөтен, имин чаклар… Уртада Раушанның әнисе Сания һәм уллары Руслан белән Рөстәм. Кырыйда Раушан белән Флюра.

Илфат ФӘЙЗРХМАНОВ.

Комментарии