- 21.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №3 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Яңа ел якынлаша башлау белән Кыш бабай күз алдына килә. Шундый зат инде ул, аңа ышансаң-ышанмасаң да көтәсең. Ансыз бәйрәм бәйрәм түгел. Башта, бала чакта, чын Кыш бабай килә икән дип, шигырьләр, җырлар, биюләр әзерлисең. Үсә төшкәч, быел Кыш бабай булып кем киенә икән, дип, көтеп йөрисең. Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәндәрәк, Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә, сыйныфташ егетләргә «Кыш бабай булып киен инде», дип ялына башлыйсың… Ә шәһәргә килгәч, бушка кәнфит-прәннек таратып йөри торган Кыш бабай булуның ару гына керемле эш икәнен дә беләсең.
Хәзер кала җирендә әтиләр Кыш бабай булып киенеп мәшәкатьләнми бит. Әзерен яллап кына китертә. Бигрәк тә акчаларын кая куярга белмәгән яңа урыс, яңа татар гаиләләрендә шулай.
Һөнәрләрнең барысы да яхшы, теләгәнен сайлап ал, дип үстерделәр безне. Кыш бабай да яхшы һөнәр, барып бер-ике шигырь сөйләп, азрак биетеп аласың да, туйганчы ашап-эчеп, өстәвенә акча да алып кайтып китәсең, дип уйлаганнар… тирә-ә-ән ялгышалар.
Кыш бабай булуның да үз кыенлыклары бар икән. Үчти-үчти иттереп кенә үстергән, ни сораса, шуны алып биргән, компьютердан башын күтәреп карамаган бай баласына ярап кара син?! Ул шигырь беләме? Җитәкләшеп чыршы тирәли әйләнеп йөриме? Ә Кыш бабайга акча түләнгән, ул баланың күңелен күрергә тиеш.
Хәер, ни дисәң дә, бала-чага белән эшләп була әле ул. Менә корпоратив кичәләрдә, акча тутырып, «кәшилүге» ябылмас хәлгә җиткән «сакаллы сабый»ларның күңелен күрү мең тапкыр авыррак. Бер фирма мине яллагач, ике дә уйламый ризалаштым. Хезмәт хакы шәп иде шул. Әмма аларның менеджеры бик тә үзсүзле кеше булып чыкты. Могҗиза ясыйсы килгән тегенең. Гади адәм затлары кебек ишектән керүемә «ден» каршы. Ә акча кесәне тишми… Уйлый торгач, тәрәзәдән керергә булдым. Кыяга менү белән шөгыльләнгән дусларым да бар. Ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать иттем. Бергәләп, бәйрәм үтәсе бинаның түбәсенә мендек. Тегеләр мине страховка бауларына «урадылар» да, карабинны кулыма тоттырдылар. «Аякларың белән стенадан этен дә, карабинны бушатып, берәр метр аска шуып төш. Шулай әкрен генә дәвам ит», – диделәр. Бина җиде катлы, мин керәсе тәрәзә өченче катта. Керер вакыт җиткәч, менеджер шылтыратырга тиеш иде. Шуңа күрә бил каешына телефонны кыстырып төшеп киттем. Дүртенче кат тирәсендә көтеп торырмын да, сигнал булу белән килеп керермен, янәсе. Алтынчы кат белән бишенче кат арасына җиткәч, карабинга сакалым кысылмасынмы?! Сүтим дигән идем, ныграк кына уралды. Инде нишләргә? Уңайлырак булсын дип, бияләемне салып тотындым. Үч иткәндәй, берсе төшеп китте. Ярый, мин әйтәм, бер кулны яшеребрәк торырмын, эчкән кеше сизмәс әле. Булышам, булышам, әмма «капканнан» котылып булмый. Шул вакытта җитмәсә телефон да уйнап җибәрде. Чакыралар! Ашыга башладым. Чәбәләнә торгач, аягымдагы пимам төшеп китте. Ярый, мин әйтәм, туным озын, искә алмаслар. Ә аста машиналар тезелеп тора икән. Билгеле, өстән минем «бүләк» лап итеп килеп төшү белән, сигнализация эшли башлады. Халык җыелды. Кемдер йодрык төя, кемдер миңа төртеп күрсәтә, көлә, телефонына төшерә. Ә миндә алар кайгысы юк, үз кайгым кайгы. Өстәгеләргә шалтыратам: «Нишлим?» – дим. «Кис!» –диләр. «Бәй, арканны кискәч, очам бит», – мин әйтәм. «Юләр, арканны түгел, сакалыңны кис», – диләр. Әйтеп тә бетерделәр, телефон төшеп тә китте. Кул туңды, тышта кыш бит.
Кис, дип әйттеләр дә ул, ә нәрсә белән? Кыш бабай кайчы кыстырып йөрми, балта да юк. Сакалымны теш белән кимереп өзә башладым. Кыш бабайның сакалын кимереп караганыгыз бармы? Карарга да язмасын. 20-25 минут дигәндә ярты сакалымны кимереп бетердем дә төшә башладым. Кунаклар мине һаман көтә бит.
Тәрәзә бикләнмәгән, этеп кенә куйган булырга тиеш иде. Өшүем җиткәнме, ашыктыммы, ныграк этеп ташладым бугай – рамы-ние белән бәреп килеп кердем. Тордым да, тешләрнең шакылдавын басарга тырышып, карлыккан тавышым белән: «Яңа ел белән сезне!» – дип кычкырып җибәрдем. Тирә-якта җыелган хатын-кызларның чинавында минем тавыш ишетелмәде дә бугай инде ул. Башка берни дә әйтеп өлгермәдем – ут сүнде. Ә яңадан ут кабынганда мин идәндә ята идем. Баксаң, утны түгел, мине шампан шәрабы белән «сүндергәннәр» булып чыкты. Кабаланып тәрәзәләрне бутаганмын. Тагын бер кат төшәсе калган. Ә мин бәреп кергән бүлмәдә медицина үзәге, төгәлрәк әйтсәк, гинекология бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм итеп утырган.
Ушыма килгәндә, мине шампан белән «сыйлаган» шәфкать туташы янымда тезләнеп тора иде.
– Син, Кыш бабай, гафу ит инде. Адәм балаларының көтмәгәндә килеп чыгуына өйрәнгән ул без. Әмма гадәттә моннан көтмибез шул, – диде ул ватык тәрәзәгә ымлап.
Шуңа күрә, зинһарлар өчен дип әйтәм, Кыш бабай килеп керү белән: «Арыдым, балалар, бераз утырып ял итеп алыйм әле», – дип, утыргыч сорый икән, иренмәгез, йөгертеп китереп бирегез!
Эльмира ИБРАҺИМОВА
Комментарии